Яшәү яме байлыкта түгел, мәхәббәттә… (АУДИОЯЗМАЛАР)

Хәбибҗамал апа сөекле улы Гакыйль белән.

Хәбибҗамал апа сөекле улы Гакыйль белән.

Бүген без укучыларыбыз игътибарына Гакыйль Сә­гыйровның 2006 елда Татарстан радиосының “Пар канатлар” тапшыруы хәбәрчесе бе­лән булган әңгәмәсен тәкъ­дим итәбез. Бу тапшыру үткән 2017 елның июль чыгарылышларының берсендә кабатлап яңгыратылды. Ка­һарман якташыбызның 80 яшьлек юбилее алдыннан аның әйткән сүзләрен, фи­керләрен “Бердәмлек” аша күңелләрегезгә илтеп салырга мөмкинлек таптык. Сүзне тапшыруның авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы ве­теран-журналист Рәзин Нуруллинга бирәбез.


ГАКЫЙЛЬ СӘГЫЙРОВ ТУРЫНДА АУДИОЯЗМА («ТАТАРСТАН» РАДИОСЫ):

Аккошларым кайта

                             тезелешеп,

Болытлардан, бик югарыдан.

Бураннарда җуйган бәхетемне,

Сорыйммы соң әллә

                               шулардан?

Аккошларны көтә-көтә,

Үткәрдем ак кышларны

Мине эзләп әйләнәләр, мине

                     эзләп әйләнәләр,

Каңгылдашып әйләнәләр

               бәхетем аккошлары.

Мин эндәштем очкан

                         аккошларга:

«Гомерлеккә моңлы итмәгез.

Мин җитмәслек серле

                               еракларга,

Бәхетемне алып китмәгез!..»

Сине өзлеп көтә-көтә,

Үткәрдем ак кышларны.

Күрәсезме, яулык болгыйм,

Күрәсезме, яулык болгыйм,

Күрәсезме, биредә мин,

Бәхетем аккошлары!

Гакыйль Сәгыйров ши­гыренә Фәрит Хатыйпов язган бу җыр Мәләкәс якларында туып үсеп, хәзер Казанда яшәүче Зөбәрҗәт Минсафина башкаруында яңгырады.

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, сигез китап авторы, гомеренең соңгы көн­нәрен Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә үткәргән милләттәшебез Гакыйль Сәгый­ровның тормышы һәрвакыт иҗат белән бәйле иде. Хәтта авыр чир дә аны сындырмады. Умыртка сөягенә операция ясаганнан соң, ул бары тик башын гына бора иде. Искиткеч таланты, үҗәтлеге нәтиҗәсендә шагыйрь, рәссәм һәм журналист Гакыйль Сә­гыйров йөзләгән шигырь язды, авызына каләм кабып рә­­семнәр иҗат итте. Милли мә­дәниятне, телне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ул Самара, Ульян өлкәләренең “Ел кешесе” исеменә лаек булды, Халыкара «Филантроп» бүләге, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Габделҗәббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр белән бүләкләнде.

Гакыйль Сәгыйровның язмышы турындагы тапшырудан соң без бер гыйбрәтле хат алдык. Анда исемен эфирдә әйтмәвебезне үтенгән бер хатын болай дип яза: “Мондый көчле рухлы кешеләргә сок­ланам мин. Ул үзеннән соң күпме иҗат җимешләре, якты хатирәләр калдырды. Минем ирем исә моның капма-каршысы. Әйбәт кенә яшәгән идек кебек. Аз булса да, мал-мөлкәт тупладык, улыбыз үсеп килә. Әмма иремнең яман чире ачыкланды, гомере аз калган дип искәрттеләр. Калган гомерен җиңелрәк үткәрсен дип, икешәр эштә эшләп, көне-төне аның артыннан чаптым, аның картайган әнисен, ягъни кайнанамны да карадым. Ирем үлгәч, шунысы беленде. Карап торган бердәнбер байлыгыбыз булган машинаны абыйсы исеменә күчергән һәм шул ук абыйсына өй салу өчен бер миллион сум ссуда алып биргән. Бу бурычлар миңа авыр йөк булып калды. Улыма пособие дә ала алмыйм, чөнки кайнанам барлык документларны да яшереп куйган. Сорагач, кукиш кына күрсәтте.

Авыру кешеләр дә төрлечә була: Гакыйль Сәгыйров ке­бек­ләре якты истәлекләр калдыр­са, минем ирем кебекләре мәң­ге төзәлмәслек яра калдыра…

Үлгәннәрдән үч алмыйлар. Шулай да гыйбрәт өчен булса да, язмыйча булдыра алмадым”, — дигән хат авторы.

 

Каләмне авызына кабып, шун¬дый гүзәл рәсемнәр тудыр¬ган бит ул.

Каләмне авызына кабып, шундый гүзәл рәсемнәр тудырган бит ул.

Кирәк түгел андый-мондый бәхет…

 

Кирәк түгел андый-мондый

                                      бәхет,

Мин тормышка карыйм

                                 тирәннән:

Кайгысы да, шатлыгы да

                                         аның

Биегрәк булсын түбәмнән.

Нәфрәтләнеп, янып,

                           дулкынланып

Һичбер кайчан туймас бәндә

                                         мин.

Кулларымны эштән

                     качырмыйм мин,

Йөрәгемне уттан жәлләмим.

Таш кыяны ярып үскән нарат

Сынса сынар, әмма бөгелмәс,

Сазда үскән зирек имин яшәр,

Чын бәхетне ләкин ул белмәс.

 

Кулларыңны миннән яшермә

 

Күзләреңне миннән яшермә

                                           син,

Кулларыңны миннән яшермә.

Тартынмыйм мин һичкем

                           каршында да

Иркәм диеп сиңа дәшәргә.

Мин алмыймын алдап

                          кулларыңнан,

Чумган булып тирән

                                 хисләргә.

Йөрәгеңә кереп таптап

                                       йөреп,

Кара төнне ташлап китәргә.

Таян әле көчле беләгемә,

Һәм күтәрел ауган җиреңнән.

Таралышсын

                кайгы-томаннарың,

Сөюемнең тайфун җиленнән.

Кайтсын әле кара күзләреңә

Элеккедәй горур карашың.

Сөендереп көнче күңелләрне,

Энҗе яшең җиргә таммасын.

Сүз бирешик: үткән ул

                                   көннәрне

Төшермәскә кабат искә дә.

Без тиешбез үткәндәге

                                       түгел,

Алдагы көн белән яшәргә.

Без җитәсе җирләр ерак әле,

Без барасы юллар киртәле.

Бир, ышанып, миңа

                             кулларыңны,

Чын иптәшем булып күтәрел.

Йөзик икәү тормыш

                              диңгезендә,

Ишкәкләрне ишик алмашып.

Ярыймы соң безгә туктап

                                         калу?

Язмыш почмагында адашып.

Яшермә син миннән

                               хисләреңне.

Уйларыңны миннән яшермә.

Мин телимен тыным

                             кысылганчы,

Җаным диеп сиңа дәшәргә.

 “Аның караваты тәрәзә янында гына. Тәрәзәдән бәбкә үләнле киң урам күренеп тора. Урамда — карт тупыллар. Менә ничә еллар инде ул олы дөньяны шул тәрәзәдән генә күзәтергә мәҗбүр. Шул тәрәзә аша бөтен дөньяны күрергә, аңларга омтыла. Аңа җиңел түгел. Ул хәтта утыра да алмый.

Еш кына шат малай чагын исенә төшерә ул. Бер күренеш аның күз алдыннан китми. Бабасының өе. Әнә кояш чыгып килә. Бакчада — кояш чак­лы көнбагыш. Көнбагышта — көмеш чыклар, көмеш тамчылар җемелди. Ә тупылларда — каргалар төркеме. Юкка гына яратмыйлар карга тавышын. Ул да тормышның бер авазы бит. Бизәксез-нисез кырыс авазы. Һәр таң саен шуларны искә ала ул. Юк, искә алмый, шушы манзара күз алдыннан китми.

Мәктәптә иң булдыклы укучы була ул. Бөтен яклап та. Шигырьләр дә язгалый, ул ясаган рәсемнәргә унлы билгесе куйсаң да, таманга килер сы­ман. Бу сүзләрне аның белән бергә укыган авылдашы әйткән иде. Ул 7 классны бишле билгеләренә тәмамлый. Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә. Хыял­ларының иге-чиге булмый. Әм­ма язмыш рәхимсезлек кыла. Көтмәгәндә генә авырый башлый. Юк. Аның язмыш белән ризалашасы килми. Ихтыярын туплап, хастаханәгә китә. Үзе теләп операция өстәленә ята. Бу — аның беренче батырлыгы. Өйгә носилкага салып кайтаралар. Елларга тиң озын төннәр, көннәр”…

Гакыйль Сәгыйров турында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин әнә шулай яза. Ходай Тәгалә әдәм баласына күрер өчен — күзләр, ишетер өчен — колаклар, хә­рәкәт итәр өчен — аяк-куллар, яшәешен тәэмин итү өчен башка әгъзалар биргән. Кайбер ке­шеләр болардан мәхрүм, хә­рәкәтсез. Дүрт саны төгәл кешеләрдән аермалы буларак, алар тормыштан зарланмыйлар, сызлансалар да, тормыш матурлыгын күрә беләләр. Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фәнис Ярул­лин, Башкортостанның Яңа­выл районында яшәп иҗат итүче Кәүсәрия Шәфыйкова, Рә­фис Мөхәммәтдинов һәм тап­шы­руы­­бызның бүгенге кунагы Гакыйль Сәгыйров шундыйлардан.

 

-Хәерле көн, Гакыйль абый!

- Исәнмесез!

- Халкыбызда «Кайгы-хәс­рәт агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри», ди­ләр. Менә сезнең язмышта кайгы-хәсрәт агач башыннан башланган ке­бегрәк. Шулай түгелме?

- Шулай дип санасаң да була инде. Көзгә табарак малайлар белән урманга чыбык-чабык җыярга барган идек. Күрәсең, агач башына биеккәрәк менеп кителгән. Ераккарак карый-ка­рый, үземнең кайда икәнемне онытып та җибәргәнмен. Егылып төшкәнемне сизми дә калдым. Күземне ачып җибәрсәм, малайлар тирә-ягымда тезелеп басканнар. Торуымны көтеп торалар, уятырга мата­шалар. Мин шундук тордым да. Шул вакытта ук хәрәкәтсез кал­мадым мин, бер елдан соң гына имгәнүем үзен белгертә баш­лады. Җиденче классны тә­мамлаганда мин шактый аксый, кулым да начар эшли иде инде.

Минем рәссам булырга хыялым бар иде. Район поликлиникасы табибы: “Улым, сиңа әле уку турында уйларга иртәрәк, дәваланырга кирәк”, — дип өлкә үзәгендәге хастаханәгә юллама бирде.

Мин анда өч ай яттым. Бәлки диагноз да дөрес куелмагандыр, аны әйтүе кыен. Табиб­лар берничек тә булыша алмадылар. Икенче елны инде муен астындагы умырткаларны ачып, операция ясарга тәкъдим иттеләр. Анда нәрсәдер үскән һәм сыекча йөрүенә комачау­­лый икән. Мин риза булдым. Ә операциядән соң бөтенләй йөри алмадым. Бәлки операция ясатуым дөрес тә булмагандыр. Тик кеше табигате шундый инде — бөтен нәрсәгә дә өмет белән карый.

Аяктан калгач, әни миңа бик күп ярдәм итте. Төннәр буе мин китап укыганда үзе эрләү яисә бәйләү алып яныма килеп утыра да мин укыган китап битләрен ачып тора. Ул кул эшенә бик маһир иде…

- Татарстанның халык шагыйре Фәнис абый Яруллин армиядән хасталанып кайткан, Кәүсәрия Шәфыйкова по­лио­мелит белән авырган, ә Рәфис Мөхәммәтдинов кеч­кенә чагында кайнар мичкә тотынып, куркуыннан хә­рә­кәт­сезләнеп калган. Сез­нең язмышлар уртак кебек, барыгыз да иҗат итәсез. Менә сез үзегез кайчан шигырьләр яза башладыгыз?

- Мин шигырьләрне кечке­нәдән яраттым һәм шул ук вакытта яза да башладым. 6 — 7нче сыйныфларда укыганда ши­гырьләремне мәктәп стенгазетасына урнаштыралар иде инде. Авыргач та мин ул мавыгуымны дәвам иттем.

- Бу дөньяда иҗат итәр­гә этәр­геч була торган вакый­галар була, тирә-якта яшәүче кешеләр йогынты ясый. Сез­неңчә, бу фани дөньяда әйбәт кешеләр күбрәкме, безнең тор­мышны бозып яшәүче начарлары да бармы?

- Кайвакыт шулай да була: килгән кеше яныңа утырып матур сөйләшә, әллә ниләр вәгъдә итә, ә мин шул вакытта ук ышанып бетмим аңа. “Вәгъдәләреңә рәхмәт инде, кайсын да булса, бәлки, үтәрсең”, — дип уйлап куям. Дөрес, кайсы-берсе үти. Икенчеләре ишекне ябып чыкканчы ук оныта.

Мин кешегә ышанып яшәргә өйрәнмәгән бит. Безнең әни дә шундый иде. Үземнең начар тормышымда кеше гаепләргә, ярдәм көтәргә өйрәтмәде. Шуңа да авызыма карандаш кабып язарга өйрәндем. Бу болай булды. Минем энем Наил солдатка киткән иде инде. Әни аңа хат язды да конверт тышына адресын язарга тотынды. Билгеле, алай ук яхшы язмый, хәрефләрен дә дөрес куймый. Мин карап-карап тордым да, юк, эш болай килеп чыкмый, кабат үземә язарга өйрәнергә кирәк, дигән фикергә килдем. Берничә көннән инде мин хәрефләрне үзем куя башладым. Аларны тигез, матур итеп язарга өйрәнү өчен тагын берничә көн кирәк булды. Мин язганга кешеләр сокланып туя алмыйлар иде. Хәзер үземә дә кызык булып китә. Яшьрәк чагымда шундый матур итем язганмын икән!

Язарга өйрәнгәч, рәссам бу­лу теләгем дә тормышка аша башлады. Хәреф яза алган ке­ше карандаш белән рәсем дә ясый ала инде ул.

 

Яшерим мин кемнән яшьләремне

Яшерим мин кемнән

                             яшьләремне,

Мескен диеп жәлләр өчен

                   акмый яшьләрем.

Бу көнгәчә дуслар күңеленә

Кызгандыру хисе чәчмәдем.

Бу көнгәчә керфек очларыма

Кундырмадым юеш

                               бөртекләр.

Күңелем кыясында

                             канатланды,

Курку белмәс

                     уйлар-бөркетләр.

Бу көнгәчә тормыш

                               авырлыгын

Егылсам да, ерып бардым

                                            мин.

Кайчагында якты көннәрне

                                             дә

Күрәлмаслык булып арыдым

                                         мин.

Тормыш агай, кысып

                               күкрәгемне,

Бирсә бирде минем кирәкне.

Һаман саен һәрбер

                           матурлыкка,

Сизгер иткән минем йөрәкне.

Ирләр еш еламый. Еласа да,

Көчсезлектән түгел елавы.

Яше аның — текә ярларыннан

Ташып аккан дәрья сулары.

Яшерим мин кемнән

                              яшьләремне,

Мескен диеп жәлләр өчен

                   акмый яшьләрем.

Бу көнгәчә сөю дигән утның

Кайнарлыгын тоймый

                                   яшәдем.

Тормыштагы чын матурлык

                                         өчен

Тамар микән минем

                             яшьләрем?

Тамса да, бар дөньяны чолгап

                                 ялкынына,

Янар икән йөрәк, янса да…

 

- Гакыйль абый, сез кешегә салышмасагыз да, якын ке­шеләрнең ярдәменнән башка тормыш итү авырдыр. Сезгә, кемнәр булыша? Гомумән, Сез бит татар мохитыннан читтәрәк, Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә яшисез.

- Билгеле, минем иң зур ярдәм күрсәтүчеләрем туганнарым инде. Энем Наил, аның гаиләсе — хатыны Халидә, уллары Ринат белән Марат. Хәбибҗамал әнием үлгәнгә ике елдан артык вакыт үтеп китте инде. Мораль яктан ярдәм итүчеләр байтак. Мәләкәстә яшәүче бик тә миһербанлы Роза Шәймардан кызы Әхмәтҗанова — миңа булы­шучыларның берсе. (ИСКӘРМӘ: Ул күп еллар шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясе җи­тәкчесе булды. Нәкъ менә ул Гакыйльне Мәскәүгә, “Филантроп” бү­лә­ген тапшыру тантанасына алып барган иде. Кызганыч, Ро­за ханым бик иртә бакыйлыкка күчте).

Укытучылар укучыларын алып киләләр, шигырьләремне өйрәнеп миңа укыйлар. Балалар яттан шигырь сөйләгәндә, миңа да кызык булып китә, күңел күтәрелә.

- Безнең “Пар канатлар” тап­­шыруы яшәү мәгънәсе, мә­хәб­бәт, гаилә турында. Менә шул темаларга тукталып үтсәк иде.

- Бу сорауга инде бик күпләр җавап бирергә тырышканнардыр. Ә шулай да һәр кешенең үзенең фикере булырга тиештер. Яшәү мәгънәсен кем генә белә икән? Анысын әйтүе кыен. Соңгы вакытта байлык белән мавыгучылар бик күп. Әгәр яшәү мәгънәсен шуңа кайтарып калдырсаң, бөтенләй юкка чыгар идең. Шундый бер сүз бар: “Бер бабайның малайлары булган ди. Бик күп байлык туплап, чит ил машиналарына утырып йөргәннәр. Бабай карап-карап торган да, малайларын чакырып алган һәм болай дигән: “Мин тиздән үләрмен. Сез мине күмгәндә сул аягымның оекбашын салдырмыйча күмегез. “Әти, алай ярамый бит”, дип башта муллага, аннары мөфтигә барып киңәшкәннәр. Алар да “ярамый” дип әйткәннәр. Менә әтиләре вафат булган һәм аны күмәр көн җиткән. Юганда оекбашын салдырганнар, ә аннан язу төшкән. Укып карасалар, анда болай диелгән: “Мин гомерем буе байлык җыйдым. Бу минем өчен бәхет тә, тормыш мәгънәсе дә иде. Менә мине күмәргә алып китәсез, хәзер инде соңгы оегымны да салдырып калдырасыз. Мин җыйган байлыктан бер нәрсә дә алып китә алмыйм”.

Менә шулай. Акча, алтын, энҗе-мәрҗән тормыш өчен генә кирәк. Кайберәүләр аны намуслы рәвештә җыймыйлар. Кемнең акчасы күп, шуларга бөтен җирдә дә ишекләр ачык, мәхәббәт тә, җаннар да сатыла. Байлыгы күбрәк булган саен кеше тормышы арзангарак төшә. Соңгы вакытта бу тормыш миңа шул ягы белән ошамый. Илебезнең төрле кисәкләргә бүленеп таркалуы күңелемдә аянычлы хисләр тудыра, хәтта мин “Туган илем” дип аталган шигыремне дә яза алмыйм. Мин СССР дип аталган зур илдә яшәгән кеше. Шуңа да ватылып, читләре кырылып беткән илне күңелемә сыйдыра алмыйм.

 

Бәхет

Кайчандыр, элек заманда

Бәхет иясез йөргән.

Ияле булырга теләп,

Бер йортка килеп кергән.

Идәннәр ап-ак юылган,

Чиста-пөхтә һәр җире.

Балалары уйнап йөри,

Нәрсәдер көйли ире.

Ә хатын тегеп утыра,

Бер читтә — бәйләвече.

Уйлаган бәхет: боларның

Минсез дә бара эше.

Икенче бер йортка кергән:

Бала елый бишектә,

Япь-яшь хатын йоклап ята,

Чүп-чар тулы һәр читтә.

Озак басып торган бәхет

Бусагада уйланып:

Болар, диеп, миңа мохтаҗ,

Шунда төпләнеп калыйм.

Шул көннән бирле дөньяга

Таралган мондый хәбәр:

Уңган кеше үз кулыннан

Бәхетен эзләп табар…

Могҗиза — күркәм бизәге

Ул үткән заманнарның.

Әбием шулай сөйләде,

Мин уйлап чыгармадым.

 

- Гакыйль абый, нинди вакыйгалар шигырь язарга этәргеч бирә, кайдан туа алар?

- Күп еллар элек мин “Хуҗалар” дип аталган бер шигырь язган идем. Бу болай булды: кырдан кайтып киләбез. Карыйм, элек гөрләп икмәк үскән кырларда алабута азган. Элеккеге хуҗалар юк, яңалары да күренми. Колхозларның таркалуы, иген кырларының эштән чыгуы, караучысыз калуы бик аяныч хәл. Мин “Хуҗалар”ны язганда шуларны истә тотып яздым. Кеше язмышлары, фикер йөртүләре йөрәгеңдә чагылыш таба һәм кәгазъ битенә күчә.

Мин аеруча балалар турында шигырь язарга яратам, чөнки аларның саф күңеле, самимилеге мине әсир итә.Күптән түгел дөнья күргән “Шатлыклы иртә” дип аталган китабым — балалар өчен. Ел буена иң күп укылган китап дип бәяләп, “Укучылар укый торган китап” дигән диплом да бирелгән иде.

- Кешеләр, вакыты җиткәч, өйләнәләр, гаилә коралар, кайберләре балаларын ятим итеп, аерылып та китәләр. Менә сезнең язмыш шундый гаиләләргә гыйбрәт инде — авырганда да, тормыш кыйб­ласын югалтмасаң, алга таба барып була. Бер-берсен тапкан парлы кешеләргә сез нәрсә әйтер идегез?

- Бер-берсен хөрмәт итеп яшәсеннәр, берсе беркайчан да икенчесенең сүзен таптап узмасын. Мин хатыннары тарафыннан да, ирләре тарафыннан да хыянәт итү турында ишетсәм, бик авырсынам, күңелем әллә нишләп китә. Юк, алай яшәргә ярамый. Тормыш кордың икән, хәләл җефетеңне хөрмәт итәр­гә, якын күрергә кирәктер.

 

Күпне күргән бур да бер

                                   тотыла.

Ник шул хакта уйлап

                             бакмыйсың?

Иптәшеңә хөрмәт кылып

                                         кына

Әлегә син өстә, батмыйсың.

Син үзеңне аклап ни

                               әйтерсең,

Якыннарың кинәт аңласа?

Йөрәгеңә поскан хыянәтең

Хәерсез төш булып калмаса?

Гөнаһыңны күреп белгәннәрме,

Ачуларың килә аларга.

Гаеп синдә! Нигә бүтәннәрне

Түбән җаннар диеп санарга?..

 

- Гакыйль абый, безнең тапшыруларны Мәләкәстә дә, башка өлкәләрдә дә тың­лый­лар. Шуңардан файдаланып, кан­кардәшлә­ребезгә үзегезнең те­ләк­ләрегезне җиткерү мөм­кин­леге бар. (ИСКӘРМӘ: Кызганыч ки, соңгы елларда “Татарстан радиосы” FМ форматына күчерелү сәбәпле, Татарстаннан читтә яшәүчеләр аны интер­нет сайты аша гына тыңлый алалар)

- Билгеле, Казанның үзендә, татарлар арасында яшәү кызыктыр. Бергә булуыңны хис итү, күмәк фикердә булу бик шәптер. Безнең якларга да, сирәк кенә булса да, Татарстан артистлары, язучылары килеп чыккалый. Кайберләре минем яныма да кергәлиләр. Үз телебездә китаплар басылып чыгу, үз укучыларын табу турында сөйлиләр. Минем өчен бу шатлыклы хәбәр. Аларны укырга, динебезне, кыйблабызны югалтмаска кирәк.

Утызынчы елларда, безнең Иске Җүрәй авылы мәчетенең манарасы кисеп төшерелгәч, бер кеше аның ярымаен алып, яңа мәчет салынганчы яшереп саклаган. Татарлар арасында шундый батырлар күбрәк булуын теләр идем.

Әңгәмәне Рәзин Нуруллин алып барды.

Тапшыруны әзерләүдә Әлфинур Хисами, Сания Хамматова, Тәлгать Хаматшин һәм Миләүшә Насыйбуллина катнашты.

РЕДАКЦИЯДӘН:

20 февральдә, сишәмбе көнне, 11 сәгать 10 минутта Гакыйль Сәгыйровны гомер буе тәрбияләгән туганнары — энесе Наил, хатыны Ха­лидә, аларның уллары турында Татарстан радиосында “Пар канатлар” тапшыруы янә эфирга чыгачак. Бу тапшыруны туры эфирда һәм «Пар канатлар» архивында тыңлап була. Шулай ук “Самар татарлары” интернет-сайтында да яңгыратабыз:

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

“Шатланам мин җырлар булып калуыма…”(Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән җырларның КЛИПлары)

* * *

Әдәби-музыкаль кичәгә рәхим итегез! / Приглашаем на литературно-музыкальный вечер!

* * *

Оргкомитет обсудил ход подготовки к юбилею Гакиля Сагирова в Самаре

* * *

Алда – юбилейлар, зур милли чаралар / В памяти народной

* * *

Ветер жизни

* * *

Рисунки Гакиля Сагирова

* * *

«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге

* * *

Барысы да үз кулыбызда! / Пока мы помним, мы живем

* * *

Гакыйль Сәгыйров турындагы китап рухландыра

* * *

Разил Вәлиев: «Гакыйль Сәгыйров — татар халкы тарихында мәңгелеккә калырга тиешле шәхес, мәңгелеккә калырга тиешле иҗат»

* * *

Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә (ВИДЕО)

* * *

Яңа Усман авылында Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар / Сильный духом поэт и художник

* * *

Гакыйль Сәгыйровны онытмыйбыз! (ВИДЕО)

* * *

В Камышле прошла презентация книги «Гакиль Сагиров. Про себя и все о нем» / Камышлылылар Гакыйль Сәгыйров иҗатына гашыйк

* * *

Гакыйль Сәгыйров гел безнең күңелдә

* * *

“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”

* * *

Гакыйль Сәгыйровның “Буранлы кичтә” хикәясе

* * *

Болгар радиосының «Яшәү яме» тапшыруы Гакиль Сәгыйровка багышланды (АУДИОЯЗМА)

 

Просмотров: 1638

Один комментарий

  1. Игътибар! Техник сәбәпләр аркасында Гакыйль Сәгыйровны гомер буе тәрбияләгән туганнары (энесе Наил, хатыны Ха­лидә, аларның уллары) турындагы Татарстан радиосында “Пар канатлар” тапшыруы 13 февральдән 20сенә күчерелә.