«Бердәмлек» газетасыннан, 10 февраль, 2018 ел

i2

хуснетдинова на 10 февСамара шәһәре,
Бобруйская урамы
Наилә Вазыйх кызы ХӨСНЕТДИНОВАга!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән кот¬лыйбыз. Сиңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Туган көнең котлы булсын, әни,
Туган көнең узсын күңелле.
Балаларың бүген сине котлый,
Шушы инде бәхет түгелме?!
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйладың син гомер юлыңда.
Онытмабыз, әни, төпле сүзең, зирәк фикерең,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга,
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән,
Терәк булып безнең иңнәргә,
Пар канатлар булып әти белән,
Талмый атла гомер үренә…

Изге теләкләр белән кызларың Аэлита, Галия, оныкларың Тимир, Рамазан.

* * *

Самара шәһәре,
Ташкентская урамы
Таһир Гобәйдулла улы
МАМЫШЕВка – 90 яшь!

Хөрмәтле Таһир бабай! Сезгә дөньядагы иң зур байлык — саулык телибез,булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер юлларыгызда тормышыгыз иминлектә, бәхеттә-шатлыкта үтсен, балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетегез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итәргә язсын.

Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Изге теләкләр белән Әминә, Гөлфия.

* * *

Самара шәһәре,
Карл Маркс урамы
Гүзәлия Җәүдәт кызы ШӘКҮРОВАга – 45 яшь!

Кадерлебез! Җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктән ташып чыккан иң ка¬дерле, иң гүзәл хисләр белән сине котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез.

Кемгә килен, кемгә апа,
Кемгә сеңел һәм туган.
Салкын кышны җылы итеп,
Бу дөньяга син туган.
Юбилеең белән котлап,
Бәхетле бул, дибез,
Ак бәхетләр һәм уңышлар,
Тик шатлыклар телибез.

Изге теләкләр белән әниең Мәрьям, әтиең Вәсил, энең Марат, киленең Гөлия, энекәшең Таһир, сеңелкәшең Әминә.

* * *
Гүзәлия Җәүдәт кызы ШӘКҮРОВАга!

Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Барлык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, алдагы гомереңдә гаиләң белән язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.

Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә ныклы канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илфат, кызларың Камилә, Алия, улың Илнур.

* * *
Похвистнево районы,
Подбельск авылы
Фәүзия Рәшид кызы
САПУКОВАга — 55 яшь һәм Шамил Миргалифән улы
САПУКОВка — 60 яшь!

Кадерлеләребез! Без сезне истәлекле юбилейларыгыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә
Бу дөньяда шатланып яшәргә.
Язсын Ходай, кайгы-хәсрәт күрми,
Бергә озын гомер итәргә!

Иң изге теләкләр белән әти-әниегез, туганнарыгыз Сө¬ләймановлар, Сәетовлар, Ашировлар, Әхмәтовлар гаиләләре.

* * *

гиниятуллин на 10 февПохвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Хәйдәр Абүзәр улы
ГЫЙНИЯТУЛЛИНга — 60 яшь!

Кадерле әтиебез, бабабыз һәм кодабыз! Сине ихлас күңел¬дән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!

Парлап канат кагу җинелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чалтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!

Иң изге теләкләр белән кызың Гөлфия, киявең Ильяс, оныкларың Дамир, Тимур, Илнур, кодагыең Шаһидә.

* * *
Хәйдәр Абүзәр улы
ГЫЙНИЯТУЛЛИНга!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Чын күңелдән сине зур бәйрәмең — юбилеең белән тәбрик итәбез! Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. һәр көнеңне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын!

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

Изге теләкләр белән улың Рамил, киленең Венера, оныкларың Алмаз, Данияр һәм барча туганнарың.

Просмотров: 484

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>