Аккошлар мәхәббәте

1657Һәр кешенең язмышы төр­лечә була, ә менә халык моны бәхет булу-булмау бе­лән юрый. Кайсыбер кешене язмыш го­ме­ре буе “кыйный”, ә кайберәүләрнең арка­сын­нан гына сыйпап тора. Һәрбер йортның гаиләсенә сугылсаң, нинди генә язмышларга очрамыйсың. Менә Алмаз бе­лән Нәфисәнең дә язмышында ниләр генә булып үтмәгән.

Алар беренче сыйныфтан бер парта артында утыралар. Үсә төшкәч, кыз сыйныфташына гашыйк булуын аңлый, ә Алмаз моны әллә сизми, әллә сизмәгән булып кылана.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң егетнең әти-әнисе бер­дәнбер улларын югары уку йортына укырга кертәләр, ә күпбалалы гаиләдә туып-үскән Нәфисәнең аттестатында гел “бишле”ләр генә булса да, ул авылда калып, авыру әти-әнисенә сеңелләрен тәрбияләргә ярдәм итә. Кыз читтән тырып укырга керә, авыл китапханәсенә эшкә урнаша. Уку, эш, дөнья мәшәкатьләре белән биш ел вакыт сизелми дә үтеп китә.

Бер көнне өенә кайтып барганда Нәфисә Алмаз белән урамда очраша. Егет укуын тәмамлап, әниләре янына ялга кайткан икән. “Берәр ай ял итәм дә кабат шәһәргә китәм. Һөнәрем буенча эш тә таптым инде”, — дип уртаклаша ул Нәфисә белән үзенең киләчәккә планнары турында. Сыйныфташларын, мәктәп елларын искә алып, егет белән кыз капка алдында әле озак сөйләшеп торалар. Әнисе чакыргач кына, Нәфисә өйләренә кереп китә.

- Бай малае белән нәрсә дип вакыт уздырасың? Ул бит синең белән шаяра гына, бу җилбәзәкне кулга ияләштереп булыр, дип уйлыйсыңмы? Башкача аның белән очрашасы булма! — дип ачулана кызны әнисе.

Нәфисә аңа бу сүзләре өчен үпкәләп, ике көн сөйләшми йөри. Тик менә Алмаз гына аның уеннан бер дә чыкмый. Егет тә шундый ук хәлдә булган, күрәсең. Кыз дүшәмбе көнне иртән эшкә барырга дип йортыннан чыгуга Алмаз Нәфисәне кулыннан эләктереп ала да күптән яратуын, ансыз яши алмавы турында әйтә. “Иртәгә үк яучы җибәрәм, чык миңа кияүгә, Нәфисә! Шәһәргә бергә китәрбез, эшкә урнашырсың. Бездән дә бәхетле пар булмас!” — диюенә Нәфисәнең дә йөрәге дөп-дөп итеп ныграк тибә башлый, йөзләре алсулана. Ул да бит Алмазны ярата!

…Иртәгесен егет әти-әнисе белән, күчтәнәчләр күтәреп, кызны соратырга килеп тә җитә. Тик Нәфисәнекеләр генә кунак­ларны якты йөз белән каршы алмыйлар.

- Бу чын мәхәббәт түгел, мавыгу гына. Күрешүегезгә ике-өч кенә көн бит, — дип әни кеше кызын кияүгә бирергә ризалашмый. Тик егет үҗәтлек күрсәтә:

- Без бер-беребезне беренче сыйныфтан бирле яратабыз! Зинһар бәхетебезгә каршы килмәгез. Бирмисез икән, урлап китәм! — ди. Нәфисәнең әти-әнисенә ризалыкларын би­рүдән башка бер ни дә калмый.

Яшьләргә никах укыталар, гөрләтеп туй төшерәләр, бераздан алар шәһәргә китеп, эшкә урнашалар. Алмаз — юрист, Нәфисә балалар бакчасында эшли башлый. Игезәк кызлары Динә белән Диләрә тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнә төшә.

Тик тормышта һәрвакыт ак буйлар гына булып тормый шул, Нәфисәнең гаиләсенә дә авыр көннәр килә. Көтмәгәндә әтисе бакыйлыкка күчә. Дүрт сеңелесенең икесе әле мәк­тәптә генә укып йөри бит. Ул әнисенә аларны аякка бастырырга ярдәм итмәсә, башка моны кем эшләсен инде?

Бераздан тагын бер сынау — Алмазның кинәт кенә башы авырта башлый. Хастаханәдә тикшеренгәч, табиблар аңа “яман шеш” дигән диагноз куялар. Ике ел эчендә нинди авырлыклар, газап-әрнүләр киче­рергә туры килгәнен Нәфисә үзе генә белгәндер.

Ниһаять, Алмаз терелеп, яңа­дан аягына баса. Ул дин юлы белән китеп, җомга на­мазла­рына мәчеткә йөрергә тотына, ярлы-ябагайга садакаларын бирә.

Тик бар да яхшы, дөнья түгә­­рәкләнде дигәндә генә Нә­­фисәнең әнисе юл һәла­кәтенә эләгеп, вафат була. Бу югалтуны авыр кичергән хатын хастаханәгә эләгеп, йө­рәгенә катлаулы операция ясата. Ире Алмазның Аллаһы Тәгаләдән елый-елый хатынына сәламәтлек соравы файда булган, күрәсең, операция уңышлы үтә.

Алмаз белән Нәфисә, әни­ләре үлеп, ятим калган се­ңелләрен дә үз гаиләләренә алырга, үстереп, укытып, үз балалары белән аларны да олы юлга озаталар. Инде үзләре генә калып, тиздән оныкларыбызны сөя башларбыз дип хыялланып яшәгәндә, Алмаз кабат авырый башлый. Ике ай дигәндә ябыгып, ул тәмам коры сөяккә кала. Нәфисә күпме генә тырышса да, бу юлы аңа ярдәм итә алмый. 50 яше тулган көнне Алмаз мәңгелеккә күзләрен йома.

Бу зур югалтуны Нәфисә бик авыр кичерә. Ашау-эчүдән кала, йокысызлыктан интегә. Алмазның рәсемен кулына алып, сыйпый-сыйпый, аның белән сөйләшеп йөри башлый.

Беркөнне балалары әни­лә­рен йокысыннан уята алмый­лар. Ул иренең күлмәген кочак­лаган килеш йоклаганда бакыйлыкка күчә. Мендәре астыннан туйларында төшкән фото­сурәтне һәм бер язу табып алалар. Анда: “Хисләр дөньясына күпер салам — шул күперне кичеп, синең янга барам”, — дигән сүзләр язылган була.

Нәфисә белән Алмазның ка­берләре дә янәшә. Аларны явыз үлем дә аера алмады. Аккошлар мәхәббәте шундый буладыр күрәсең. Аларның да берсе парын югалтса, икенчесе сагыштан үлә диләр бит…

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1201

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>