Татар халкының күренекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына быел 111 ел тула. Бу уңайдан газета укучыларыбыз өлкәбезнең мәктәпләрендә, Мәдәният йортларында төрле чаралар уздырылачагы турында хәбәр итәләр.
Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Таҗетдинова:
- Шагыйребезнең туган көнен ел саен билгеләп үтәбез. Быел әдәби кичә уздырырга булдык. Балалар белән аның иҗатына, тормыш юлына багышланган стена газетасы әзерләдек, кызыклы программа төзедек. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы китапханәчесе Алисә Хаматшина:
- Авылыбызда Урта Азиядән килеп урнашкан гаиләләр дә яши. Аларның балалары татар шагыйрьләрен белергә тиеш, дип уйлыйм, һәм эшчәнлегемдә моңа зур әһәмият бирәм. Мәдәният йорты җитәкчесе, мәктәп укытучылары белән бергәләшеп, балалар өчен Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара үткәрергә ниятлиләр. Шимбә көн түгәрәгендә балаларны шагыйрьнең сугыш чорында, әсирлектә язылган шигырьләре белән таныштырдым. “Кызыл ромашка”, “Бүреләр” әсәрләре укучыларда аеруча нык тәэсир калдырды.
Татарстанның атказанган укытучысы, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина:
- Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре туган илебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү белән беррәттән авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, кыенлыкларга бирешмәскә өнди, көчле булып калырга өйрәтә. Мәктәбебездә аның туган көненә багышлап барлык сыйныфларда сыйныфтан тыш чаралар да үткәреләчәк.
Укучыларыбыз Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бик яхшы таныш, нинди генә сорау бирсәң дә, дөрес җавап бирерләр, дип ышанам. Шулай да, аларны кызыксындырырлык мәгълүматлар әле бар. Үзем укыткан сыйныфлар өчен кызыклы викторина, презентация әзерләдем, шагыйрьнең шигырьләрен эчтәлекле уку буенча бәйге дә оештырырга ниятлим. Муса Җәлил — әсәрләре белән генә түгел, батырларча үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйребез. Шуңа да аның туган көнен, юбилейлымы ул — юкмы, билгеләп үтмәскә хакыбыз юк.
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Соңгы җыр
Җир йөзе шундый киң,
Күңелле һәм якты!
Тик төрмәм караңгы,
Ишеге йозаклы!
Күктә бер кош оча
Югары, югары!
Мин ауныйм идәндә,
Кулларым богаулы.
Тышта бер гөл үсә
Яңгырга коенып;
Мин кибәм, мин сулам
Төрмәдә боегып.
Мин беләм: бик татлы
Да яшәү тойгысы!
Тик инде мин үләм,
Бу җырым — соңгысы!..
Яулык
Аерылганда миңа йөрәк
дустым
Бүләк итте ефәк яулыгын;
Мин ярама яптым ул
яулыкны
Басар өчен агышын
канымның.
Кан табыннан куе кызыл
төстә
Яулык минем йөрәк турында,
Сөйли миңа аның җылы назы
Һәм ялкынлы сөюе турында.
Мин чикмәдем, дускай, бер
карыш та,
Батырларча алга атладым.
Яулык шаһит: сине һәм
илемне
Йөрәк каным белән
сакладым.
Просмотров: 1712