Таһир ага Мамышевка 90 яшь тулды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_3208Янәшәбездә тирә-юньдәгеләр сокланырлык гомер юлы узган кешеләр байтак. Шундыйларның берсе – Үзәк диния нәза­рә­тенә кергән Самар өлкәсе мөсел­ман­нарының Региональ диния нә­зарәте кар­шындагы ветераннар советы рәисе Таһир Гобәйдулла улы Мамышев. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды!

10 февральдә Самарның Җәмигъ мә­четенә юбилярны шушы олуг гомер бәйрәме белән котларга   кунаклар җыелды. Алар арасында өлкәбезнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, юбилярның дуслары, хезмәттәшләре, фикердәшләре, якташлары-авылдашлары, туганнары бар иде.

Кайнар йөрәкле милләтпәрвәр, динпәрвәр, ватанпәрвәр Таһир бабай әле дә актив эшчәнлек алып бара. Җиңү көннәрендә ветераннарның очрашуларын оештыра ул. Инвалидларга, интернатларга, балалар йортларына ярдәм итүне күздән ычкындырмый. Хәзрәтләр белән бергә солдатлар присяга кабул иткән җирдә катнаша. Хәрби частьләрдә мөселман солдатлары, «Яктылык» мәктәбендә  укучылар белән очрашуларга бара. Татар авылларында йөреп, мәдрәсәдә укыр өчен шәкертләр сайлый. Самардагы «Ватанны яклаучыларны мәңгеләштерү» төркеменең әгъзасы буларак, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә күп көч куя. Самар Җәмигъ мәчетендә ул — дәрәҗәле кешеләрнең берсе. Аның фикеренә колак салалар, чөнки, офицер кеше буларак, Таһир Мамышев беркайчан да ашыгып карар кылмас, ә инде сүзенең төбендә хакыйкать, дөреслек, изге ният булыр.

Мәҗлестә Коръән сүрәләре, догалар укылды, юбилярга матур тәбрикләүләр, җылы теләкләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды.

Күпсанлы котлау хатлары һәм телеграммалары да алынган. Шуларның берсе өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Игоревич Азаровтан иде. Самар шәһәре башлыгыннан, шәһәр округы Думасыннан тәб­рикләү сүзләре, Рәхмәт хатлары да укылдылар һәм бик тә урынлы яңгырадылар.   «Кызыл Армиянең 100 еллыгы уңаеннан» кебек истәлекле хәрби медальләр белән дә бүләкләнде юбиляр бу көнне. Таһир бабай үз чиратында юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде.

1-DSC_31261-DSC_3134 1-DSC_3136 1-DSC_3141 1-DSC_3142 1-DSC_3145 1-DSC_3146 1-DSC_3147 1-DSC_3150 1-DSC_3154 1-DSC_3155 1-DSC_3156 1-DSC_3158 1-DSC_3160 1-DSC_3161 1-DSC_3163 1-DSC_3165 1-DSC_3167 1-DSC_3170 1-DSC_3175 1-DSC_3178 1-DSC_3182 1-DSC_3185 1-DSC_3186 1-DSC_3189 1-DSC_3193 1-DSC_3198 1-DSC_3200 1-DSC_3206 1-DSC_3208 1-DSC_3221 1-DSC_3224 1-DSC_3232 1-DSC_3237 1-DSC_3240 1-DSC_3244 1-DSC_3250 1-DSC_3252 1-DSC_3256 1-DSC_3260 1-DSC_3267 1-DSC_3268 1-DSC_3275 1-DSC_3276 1-DSC_3280 1-DSC_3285 1-DSC_3290 1-DSC_3297 1-DSC_3302 1-DSC_3305 Таһир ага хәзерге тормышына сөенеп туя алмый.  Шулай булмыйни! Аллаһы ризалыгы өчен башкарган эшендә зур көч-куәт бирелә. Хәләл җефете Наилә әби белән бик матур яшәп яталар. Табын тулы сыйлары бар.  Бергәләп шәфкатьле һәм ата-анага рәхмәтле балалар тәрбияләп үстергәннәр. Балалары, оныклары, оныкчыклары бик кадердә генә яшәтәләр үзләрен.

Таһир бабайның зур горурлыгы — үзенең эшен дәвам иткән уллары һәм оныклары. Олы улы Наил хәрби инженерлар командалык училищесын тәмамлап, хезмәтендә подполковник дәрәҗәсенә ирешә. Кече улы Рафаил да хәрби училище тәмамлаган. Бүгенге көндә ул майор дәрәҗәсендәге, электроника һәм радиотехник белгече. Оныклары Илгиз — капитан, Ринат — өлкән лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итәләр. Мамышевларның кызлары Наҗия әти-әнисенең беренче һөнәрләрен дәвам итеп, укытучы булып эшли, оныклары  Алия – икътисад белгече. Оныкчыкларын тәрбияләп үстерүдә дә әби-бабайның йогынтысы бик зур, билгеле.

1-DSC_3308

Таһир бабай уллары һәм оныклары арасында.

Таһир бабайга киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Илгә, дингә һәм милләткә тугрылыклы хезмәт

* * *

«Солдатта булган», диләр

* * *

Очраклы очрашулар булмый ул

 

Просмотров: 2281

Один комментарий

  1. Тагир абый исэнлек,саулык хаерле озын Гомер узегезгэ