Башкалада “Татарлы Мәскәү — игелекле күршеләр шәһәре” бәйрәме оештыралар / В столице пройдет День татарской культуры «Москва татарская. Город добрых соседей»

2041_1121194Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә Мәскәү шәһәренең татар-милли мәдәни автономиясе – төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Ф.Ф. Фарисов, Татар мәдәни үзәге директоры, Мәскәү шәһәренең татар-милли мәдәни автономиясе – төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Р. С. Аббясов катнашында Татар мәдәнияте үзәге Сәнгать советы утырышы узды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада төп мәсьәлә — “Татарлы Мәскәү — игелекле күршеләр шәһәре” («Москва татарская – город добрых соседей”) бәйрәмен уздыруга әзерлек турында фикер алышу булды. Бәйрәм 17 февральдә Пионерлар сараенда “Минем йортым – Мәскәү” милли мәдәниятләр фестивале кысаларында, Татар мәдәнияте көне буларак узачак.

Фестиваль Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара багланышлар департаменты милли иҗтимагый берләшмәләре ярдәмендә оештырылган. Чараның максаты – халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту, мәдәниятара диалогны киңәйтү, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Пионерлар сарае фойесында Мәскәү Татар мәдәни үзәге музее экспозициясе һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхабетдинованың шәхси фондыннан әйберләр куелачак, әдәби кунакханә һәм рәсемнәр күргәзмәсе эшләячәк.

Төп сәхнәдә зур татар эстрадасы концерты булачак. Анда Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, “Мәдинә” ансамбле, шулай ук яшь башкаручылар һәм музыкаль төркемнәр чыгыш ясаячак. «Шүрәле» төркеме, DJ Радик, «Kazan World төркеме, «Ильдан» халык бию ансамбле һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

“Татар-информ”.

* * *

17 февраля в Московском Дворце пионеров в рамках фестиваля национальных культур России «Мой дом — Москва» пройдет День татарской культуры «Москва татарская. Город добрых соседей».

В фойе Дворца Пионеров для гостей будет представлена экспозиция музея Татарского культурного центра Москвы и личного фонда заслуженного работника культуры РТ Замзамии Сахабутдиновой (национальные костюмы, картины и элементы декоративно-прикладного творчества), литературная гостиная, а также выставка рисунков.

На главной сцене состоится большой концерт татарской эстрады, в котором примут участие заслуженная артистка России и Татарстана Наиля Фатехова, заслуженная артистка Татарстана Роза Хабибуллина, ансамбль «Медина», участники вокального телевизионного шоу «Голос. Дети» Марьям Салахова и Диана Мамедова, лауреат Международных конкурсов Академический Камерный Хор «Vita Voce» (художественный руководитель и дирижер Любовь Звягинцева), группа «Шурале», DJ Радик, музыкальная группа «Kazan World», ансамбль народного танца «Ильдан» (художественный руководитель — заслуженный работник культуры РТ Радиф Яваев) и многие другие, сообщает пресс-служба Полпредства РТ в РФ.

Учредители Фестиваля — Департамент национальной политики и межрегиональных связей города Москвы при поддержке национальных общественных объединений. Цель Фестиваля — знакомство с богатством и красотой народного творчества, приобщение детей и молодежи к культурному наследию, развитие межкультурного диалога.

business-gazeta.ru

Просмотров: 1451

Комментирование запрещено