Татар язучыларының 90 проценты татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган

0672Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә укучыларга эшкә урнашу проблемасы юк, дип саный.

27 гыйнвар көнне КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә абитуриентлар өчен ачык ишекләр көне булып узды. Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова уку-укыту программалары буенча тулырак сөйләп үтте.

Институт 2011 елдан башлап бердәм структура буларак эшли, ягъни бу бинада элекке татар дәүләт гуманитар педагогик университеты, дизайн, музыка һәм татар филологиясе бүлекләре урнашкан. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә 6 кафедра бар: татар теле белеме, татар әдәбияты, тюркология һәм гомуми тел белеме, тел һәм мәдәниятара багланышлар, татаристика һәм культуроведение, милли сәнгать дизайны кафедралары.

Ачык ишекләр көнендә югары мәктәпнең директоры Әлфия Йосыпова уку-укыту программаларына тукталып узды: “Без 2018-2019нчы уку елына филология юнәлешенә татар теле, татар әдәбияты һәм журналистика буенча абитуриентлар кабул итәбез. Чит телне тирәнтен өйрәнү буенча төрек теле булачак, уку дүрт ел дәвам итәчәк. Ә педагогик белем бирү юнәлешендә татар теле, татар әдәбиятыннан тыш, өстәмә тел буларак инглиз һәм төрек телләре укытылачак, уку биш ел дәвам итәчәк. Дизайн юнәлешендә дүрт ел, ә интерьер дизайны юнәлешендә биш ел укырга мөмкин. Читтән торып музыка юнәлешендә биш ел белем алырга була”, – диде ул.

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан филология һәм педагогик белем бирү юнәлешләренә без бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре (рус теле, җәмгыять белеме) буенча кабул итәчәкләр. Ә татар телен исә мәктәптә имтихан формасында бирергә була яисә югары мәктәпнең үзендә өстәмә имтихан буларак тапшырырга мөмкин. Дизайн һәм интерьер дизайны юнәлешләренә рус теле, җәмгыять белеме БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәчәкләр һәм ике предмет (предмет дизайны һәм рәсем) буенча өстәмә имтихан үткәреләчәк.

Читтән торып музыка юнәлешенә рус теле, җәмгыять белеме БДИ нәтиҗәләренә караячаклар һәм өстәмә фән буларак музыка буенча имтихан кабул итәчәкләр.

Әлфия Йосыпова Кытайдан килгән студентларга аерым тукталып үтте. “Алар республикабыз һәм Бөтендөнья татарлар конгрессының махсус программасы кысаларында чакырыла. Кытай татарлары – безнең милләттәшләребезнең бишенче буын балалары. Аларның бабалары 19 гасырда Кытайга күченеп китә һәм Синьцзян-Уйгыр автоном районында яши башлый. Шулай ук Төркиядән килгән студентларыбыз да бар. Алар татар телен өйрәнеп, киләчәктә фәнни тикшеренүләр алып барыр өчен махсус безнең институтка укырга керә”, – дип белдерде ул.

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова фикерен болай дип дәвам итте: “Татар теле һәм татар әдәбияты юнәлешенә керүчеләрне истә тотып әйтәсем килә: әлбәттә, 2017 ел авырга туры килде, көз аенда берникадәр үзгәрешләр булды, татар теле дәресләренең сәгатьләре кыскарды. Абитуриентлар киләчәктә “эшкә урнашып булырмы?” дип баш ватмасын иде. Безнең студентлар бер дә югалып калмый. Һәммәсе дә теге яки бу урында үз урынын табып эшли башлый. Аларның күбесе мәктәпләрдә татар һәм инглиз телләрен укыта, хакимият органнарында, газета һәм журнал редакцияләрендә, китап нәшриятларында, радио һәм телевидениедә хезмәт куя. Язучылар союзының 90% безнең институтны тәмамлаган, алар безнең горурлыгыбыз!”.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1631

Комментирование запрещено