Память известного татарского поэта почтили в столице Татарстана. 9 февраля в концертном зале Татарской госфилармонии им. Г.Тукая прошел литературно-музыкальный вечер, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина, заслуженного работника культуры республики, обладателя Госпремии им. Г.Тукая.
Со сцены звучали стихотворения и песни, написанные на строки народного поэта, в исполнении известных татарских артистов. Без надрывных нот, с искренними словами благодарности – в тот день все было так, как чувствовал автор знаменитого сборника «Я влюблен в жизнь». На его счету – 46 книг и бесчисленное количество людей, которых он вдохновил на счастье литературой и собственным примером.
Судьба Фаниса Яруллина была непростой. Он родился в селе Кзыл-Яр Бавлинского района, работал монтером в «Татнефти», был призван в армию, где обучался на стрелка-радиста и занимался легкой атлетикой, но на одной из тренировок неудачно упал на спину и оказался навсегда прикованным к постели. С этого трагического момента он начал писать свои первые стихи, без которых уже невозможно представить национальную татарскую литературу.
«Кул Гали, Муса Джалиль, Фанис Яруллин – поэты большого таланта и драматической судьбы. Случайно ли это? Фанис Яруллин был профессионален в прозе, поэзии, драматургии, публицистике. Он писал искренне и про настоящую жизнь, думаю, его произведения будут помнить через сто лет», – поделился мнением татарский поэт Зиннур Мансуров, который много лет сотрудничал с юбиляром, будучи главным редактором литературной газеты «Мэдэни жомга».
В этот день прозвучало немало признательных слов в адрес известного поэта. Своими воспоминаниями о нем поделились депутат Госсовета РТ Разиль Валеев, директор театра кукол «Экият» Роза Яппарова. Героиней вечера стала вдова Фаниса Яруллина Нурсия-ханум. Она получила медаль Татарстана «За доблестный труд» из рук первого заместителя министра культуры Эльвиры Камаловой.
Нурсия Яруллина долгие годы являлась музой и верным другом для легенды татарской поэзии. «Мне трудно выделить любимое стихотворение из его творчества. Многие из них прошли непосредственно через мои руки – я их перепечатывала на бумагу», – рассказала вдова поэта. Она призналась, что больше всего ценит творчество своего мужа за простоту тем и слов, которые выражают то, что в сердце каждого человека.
С Нурсией-ханум, пожалуй, согласятся многие ценители татарской поэзии. Неслучайно же стихотворения Фаниса Яруллина переведены на многие языки мира и включены в школьную программу.
Газета «Республика Татарстан».
* * *
Фәнис Яруллинның иҗатына битараф кеше юктыр ул татар халкында. Шигырь-җырларын тыңлап, сәхнә әсәрләре, юмор-сатирага корылган көлкеле язмаларын һәм хикәяләрен укып берничә буын үсеп җитте. Күпләребезгә, шөкер, халык шагыйре, драматург, язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты белән сөйләшеп-фикерләшеп калырга насыйп булды.
Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган “Җилләрдә сыналган җилкән” кичәсен Фәнис абыйсыз гына үткәрдек. Бу көнне аның тормыш терәге, иҗатының маягы булган Нурсөя апа Яруллинаны зурлый алдык. Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова аңа Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Шушы еллар эчендә язучының туган ягы Баулы төбәгендә аларның мәхәббәт һәм тугрылык образын гәүдәләндереп, Нурсөя апа әйткәндәй: “Фәнисне синсез күз алдына китереп булмый”, – дип, икесенә бергә һәйкәл дә куйдылар. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин районда: “2018 ел Фәнис Яруллин елы”, – дип игълан ителгәнлеген белдерде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм мәдәният йортларында якташлары иҗатына ел дәвамында зур урын биреләчәген әйтте. Бәйрәм кичендә Баулы якташлык җәмгыяте рәисе Нурислам Хәбипов Фәнис Яруллинны җылы сүзләр белән искә алды. “Ул бервакытта да үләм дип яшәмәде, һәрчак күңел күтәренкелеге, тормышка мәхәббәт хисләре белән гомер кичерде. Әсәрләрендә туган ягын олылап, Баулы төбәген татар халкына танытты ул. Четерекле кеше иде, аның җаен Нурсөя апа гына белә иде”, – дип сөйләде. Әдәби кичә бер сулышта узып та китте.
Иҗатка килгәндә, шагыйрь турында саллы фикерләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җиткерде. 9 сыйныфта укучы, шигырь җене кагылган яшүсмер егетнең “Иж” мотоциклына утырып икенче яшь шагыйрь янына танышырга шифаханәгә баруы күңелдә калды. Бу хәлләрне Разил Вәлиев эчке бер тетрәнү белән сөйләде. “Оптимистик рухлы, җор телле иде. Беркайчан зарланып, сыкранып сөйләмәде. Үзе шундый хәлдә булса да, кеше кайгысын кайгырта алды. Затлы, зыялы шагыйрь иде”, – дип искә алды ул, Фәнис Яруллин иҗатына бәя биреп.
Әйе, Фәнис Яруллин төрле жанрда эшли алды. Күп кенә язучылар үтеп керә алмаган темаларны күтәреп чыкты. Дөресрәге, сәламәт кешеләр дә булдыра алмаган эшләрне башкарды ул. Укучысына берсеннән-берсе үзенчәлекле әсәрләр язып, китаплары табадан төшеп торды. Моны шулай дип әйтү генә җиңел, һәрбер әсәрен язар өчен аңа бик күп көч кирәк булды. Тик моны ул беркайчан беренче күргән, беренче тапкыр очрашкан кешегә сиздермәде. Озаграк Фәнис абый янына йөри торгач, аларның шактый гына проблемалар эчендә калганын да күреп аласың. Моны китап чыгарганда, фатир юллап йөргәндә, Нурсөя апаның туган якларына кайтып килергә, хастаханәгә барырга кирәк булып, Фәнис абый янында калырга кирәк булганда да, белеп аласың. Иҗаттан тыш тормышның бетмәс-төкәнмәс мәсьәләләрен чишкәндә бер-берсенә терәк булырга кирәк иде шул аларга. Язучылар, иҗат әһелләре, нәшрият директорлары белән шактый күп аралашты ул. Әмма терәк булырлыклары гына сирәк булды дип беләм. Тормышның якасына ябышырга, яшәр өчен дә үзләренә көрәшергә туры килде. Дөресен генә әйткәндә, бу дөньяның мең дә бер мәшәкатен чишә-чишә дә арыган чаклары шактый булды аларның. Моны без “Хәтер төпләрендә утлы күмер” китабын кулга алгач, тагын бер кат инандык. Шуның өстенә Фәнис абый яткан җиреннән генә башкаларның борчуларын чишәргә, әллә нинди кайгы-хәсрәтләр сөйләргә килгәннәргә ярдәм кулы да сузарга, аларны юатып, яшәргә көч биреп кайтара иде. Аның янына баргач, авыру шагыйрьне түгел, ә рухи ныклыкка ия булган кешене күрәсең. Синең вак-төяк мәшәкатьләрең дә юкка чыга. Әнә шулай Фәнис абый янында барысын да сөйләп бирәсең, аннан ул үзенең киңәшләрен, проблемадан чыгу юлларын күрсәтә. Ул турыдан бәреп дөресен әйтә, аңа шуның өчен үпкәләп тә булмый иде.
“Фәнис бик күп эшли иде. Яза, төзәтә. Көндәлекләрне үзе редакцияләп чыкты. Үзе исән чакта әзерләнгән шигырь китабына өр-яңа шигырьләрен кертеп калдырды. Аның бөтен китабында яңа әсәрләре генә тупланды. Бүген Сәвия белән архивларын барлыйм. Том-том булып чыгачак китаплары нәшриятка бирерлек әзер тора. Аның тырышлыгы белән, далада калса да, йорт салып чыгарга була, шундый көче бар иде”, – дип сөйли Нурсөя апа. Заманында Нурсөя апаның бертуган сеңлесенең кызы Сәвиянең Фәнис абыйларда яши башлавы үзе бер вакыйга булды. Берзаман бу йортта Сәвиядән башка тормыш бармаган кебек тоела башлады. Сәвия үзе дә фәнни эшләрен тулысынча Яруллин иҗатына багышлады дип беләм.
Нурсия апа уңган хуҗабикә буларак еш кына өйдә таба исе чыгара. Ишекләре һәрвакыт ачык. Әгәр дә аш-су янында кайнашырга һәвәс хатын-кыз килсә, Нурсөя апа рәхәтләнеп кухнясын калдырып чыга иде. Бер үк вакытта аларның үзләренә булган аз гына илтифатка да уңайсызланулары еш кына гаҗәпләндерде. Фәнис Яруллиннарга барып йөргәндә алар башкаланың квартал ягында торып, фатирлары да өске катта иде, дип истә калган. Ә үзләре җайлы гына фатир өмет итеп, хыялларының тормышка ашуын көтеп яшәүләрен беләм. Ә күңел теләгән фатирлы булып та, телефонсыз калулары аерым бер тарих. Өй телефонына баскалап-баскалап номер җыйган язучыга кесә телефоны үзе бер җәфа булгандыр. Ә бит шул куллары белән аның каләменнән йөзләгән шигырь, пьеса, проза әсәрләре, газета-журналлар өчен мәкаләләр туган. Әнә шундый батырлык-чыдамлык үрнәге ул безнең өчен Фәнис абый. Күпме укучыларын ышыкландырган җилләрдә сынмаган җилкән ул.
“Ватаным Татарстан” (№ 22, 14.02.2018).
Просмотров: 1377