Исламда туган көнне билгеләп үтү ярыймы?

news_21387“Исламда туган көнне билгеләп үтү ярыймы?” Дин тотучыны туган көн белән котлау урынлымы?” – шушы сорауларны “Матбугат” сайты “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга юллады.

– Нурулла хәзрәт, Исламда туган көнне билгеләп үтү ярыймы?
– Туган көнеңне үткәрергә телисең икән, үткәр, бернинди дә каршылык юк. Бары тик бәйрәмең шәригатькә каршы килмәсен. Хатын-кызлар белән ирләр бергә утырырга тиеш түгел, ярамый. Хәләл эчемлек, ашамлыклар куллан. Хәрәм уеннар, сүзләр сөйләмә, туган көнең сине гөнаһ кылырга мәҗбүр итмәсен, бары шул гына. Әгәр дә бу көнне син гөнаһ кылмыйсың, яхшылык, изгелек эшләсәң бернинди проблема да юк. Кешеләрне җыйдың, кунак итәсең, савап эшлисең.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Дүшәмбе көнне ураза тотам, бу көнне мин тудым”, – дигән, ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.) атнаның кайсы көнендә туганын белгән. 

– “Туган көнем җитте”, – дип куаныргамы?
– Чын тәкъва мөселман туган көнендә куанмый, чөнки туган көн ул дөньяга килгән, сынауларың башланган көн. Синең соңыннан, гомерең беткәч җәһәннәмгә дә керүең ихтимал. Тәкъва мөселманнар: “Эх бу дөньяга туганчы, тумаган булсам иде”,  – дип әйтәләр, шул дәрәҗәдә куркып торалар. Чөнки бу сынау дөньясы, ничек үтәсең аны беркем дә әйтә алмый. Иман белән яшәп, иман белән китә алырсыңмы?
Әгәр дә туган көнеңә дусларың килә икән, димәк бу кешеләр синең дөньяга килгәнеңә шатланалар. Без дә бит Пәйгамбәребезнең (с.г.в) туган көнен олылыйбыз, Мәүлет кичәләре үткәрәбез. Дөньяга шундый зат килгәненә куанабыз. Дөньяви күзлектән караганда да туган көнгә шатланырлык сәбәп юк. Бер елга картайдың, бер елга үлемгә якынайдың гына. Туган көндә күңел халәтең моңсуырак булырга тиештер дип уйлыйм. Маймыл шикелле сикереп, эчеп исереп йөри торган көн түгел ул. Үткән гомерне кайтарып, алда күпме калганын белеп булмый. Адәм баласының  иң кадерле чоры – хәзерге, бүгенге вакыт. Эшлисе эшләреңне хәзер эшлә, иртәгәгә калдырма. Без бөтен изге гамәлләрне иртәгә калдырабыз: намазга басам, эчүне ташлыйм, ураза тотам! Син аны бүген эшлә. Гарәпләр әйтә: “Вакыт ул кылыч кебек, әгәр дә син аны сабыннан тотмасаң  ул сине кисә.” Вакытны дөрес итеп үткәрә белмәсәң, ул сиңа начарлык белән әйләнеп кайта.
 
– Туган көнендә Коръән укытучылар бар.
– Әйе, 50 яшьне узганнар гадәттә мәҗлес җыеп Коръән укытырга тырышалар. Бик әйбәт, бик күркәм гадәт. Андый мәҗлесләргә мине дә чакырганнары бар.

– Туган көнеңдә уйнап-җырларга ярыймы?
– Азартлы уеннар тыелган, җырларга, гадәти уеннар уйнарга була. Дингә каршы килмәгән теләсә кайсы әйберне кулланырга була: табигатькә чык, хәләл кафе-рестораннарга бар. Кайчагында җырчы чакыралар, хатын-кыз килә, гаурәте капланмаган була, намазлы түгел. Яулыклары бәйләнгән булса да муеннары ачык. Хатын-кызларга ирләр алдында чыгыш ясарга ярамый. Ир-егет җырчыларны чакырсаң дөресрәк була. 
 
– Дини кешене туган көне белән котларга ярыймы?
– Ярый, зыяны юк. Бер-беребезне котлыйбыз.
 
– Синең туган көнең кайчан, хәзрәт?
– 11 май.
 
– Хәзрәт булгач туган көнеңне үткәргәнең бармы?
– Туган көндә дусларны кафега чакырам, өйдә үткәрмим.
 
– Ирләр белән хатыннар бер мәҗлестә утырырга тиеш түгел, дисең, ә бит хәзрәтләр катнашкан ашларда алар бергә утыра.
– Әлегә бу әйбергә күз йомабыз, халыкның иман дәрәҗәсе зур түгел, кызганыч. Әлегә бергә утырганнарына каршы килмибез. Шәригать буенча ирләр белән хатыннар бер өстәл артында утыра алмыйлар, катгый рәвештә тыелган. 
 
– Хәзрәткә нәрсә бүләк итәргә?
– Теләсә нәрсә бүләк итәргә була.
 
– Кайвакыт хәзрәткә гел Коръән, дини әйберләр бүләк итәләр. Хәзрәт бит инде Коръән арасында яши, аңа нәрсәгә тагын Коръән.
– Бик дөрес әйтәсең, хәзрәт тә шундый ук кеше сиңа нәрсә кирәк булса аңа да шул әйбер кирәк. Әлбәттә хәләл булсын: хәмер тотып килә алмыйсың. Үзенчәлекле әйбер булса да ярый, мөмкинчелегеңә карап. Акча бирергә дә була, аның зыяны юк, теләгән әйберен үзе ала. Кайвакытта кешенең нәрсә белән кызыксынганын белергә кирәк. 
 
– Ә үзең ни белән мавыгасың, хоббиың бармы?
– Анысы сер булып калсын.

– Ә син бит ауда йөрергә яратасың, Башкортстанга бардың.
– Гомүмән табигатькә чыгарга яратам. Пәйгамбәребез (с.г.в) дә бүләк бирүне бик хуплаган: “Бер-берегезгә бүләк бирегез, бер-берегезне яратыгыз”, – дигән. Бүләк биргәч кеше бер-берсен күбрәк ярата башлый, аларның аралары якынаеп китә.

matbugat.ru

Просмотров: 1406

Один комментарий

  1. Бик гакыллы матур фикерләр!