Урман сагызы ясаучы Гөлнара Гыйбадуллина: «Аена 30-40ар мең сумлык сагыз саткан да булды»

1(2013)Алан борын-борыннан сагызчылар авылы буларак билгеле. Бу авылда сагыз кайнатып карамаган кеше юк. Ул алар өчен искә төшкәндә генә эшләнеп куя торган эш түгел, ә тотрыклы акча китерә торган шөгыль, үзләре әйтмешли, бизнес.

Аланда яшәүче әби-бабайлар әйтүенчә, җәй буена сагыз кайнатып, шуның акчасына күрше авылга укырга йөрер өчен велосипед та ала торган булганнар. Шуны сатып кергән акчага балаларны да укыттык, кредитлар да түләдек, тормышыбызны шул сагыз белән алып бардык, ди алар.
 
Аланлыларның сагызы кибеттә сатыла торган ялтыравык каплы шакмак сагызга бөтенләй охшамаган. «Коймак сагыз»ның төсе коңгырт, бер данәләп кенә сатыла һәм ул урманнан алып кайтыла. Урман сагызын кара чыршы кайрысына ябышып каткан сумаладан ясыйлар. Гыйбадуллиннар да, аны җыяр өчен, күрше район урманнарына кадәр чыгып китә.
 
– Аны ел әйләнәсендә җыярга була, әмма кышын карга чумып, язын юеш, пычракта җыясы килми. Җәен исә черкиләр талый. Шуңа да без көз көне йөрибез. Бер баруда күп итеп җыеп кайтабыз, – дип сөйли безгә сагыз кайнату остасы Гөлнара Гыйбадуллина.
 
Аның әйтүенчә, сумаланы агач кайрысын имгәтмичә сак кына җыярга кирәк. Яшь сумаланы җыю ансатрак, аны сыпырып кына да алып була ди. Катып киткәннәрен өтерге белән алалар. Урманнан кайткач, сумаланы алюмин кәстрүлгә эретергә куялар. Күп итеп тутырырга ярамый, чөнки ул кайнап чыгып ташырга да мөмкин. Аны гел күзәтеп торырга кирәк. Бер кат кайнаткач, урман чүпләре, вак ботак-чабаклардан чистарту өчен, кайнар килеш сөзәләр. Элек ике кат марля аша сөзгәннәр, хәзер җайлырак юлын тапканнар. Юка ак төстәге оекбаш аша сөзәләр. Аннары тагын кайнатырга куялар. Уттан иртәрәк тә, соңга калып та алырга ярамый. Кайнавы җитмәсә – сагыз тешкә ябыша, артып китсә – каты була. Тәмам өлгереп җиткәч, уттан алалар. Савытка салкын су салып куеп, кул пешмәсен өчен бармакларны шуңа манып алалар да кәстрүлдән бераз гына кайнар сумала алып, юка нәни коймаклар ясыйлар. Суынгач, аларны кечкенә генә полиэтилен пакетларга тыгып куялар.
 
– Каенатамнар кечкенә чакларында сагызны сулы банкаларга тутырып куеп, авылларга барып сатып йөргәннәр. Ул вакытта пакетлар юк, салкын суда алар эреми. Суны гел алыштырып йөргәннәр. Мин тумышым белән Шода авылыннан. Шушы район кешесе булсам да, безнең авылда сагыз кайнатучыны хәтерләмим. Әни аны базардан сатып алып кайта иде. Монда килгәч кенә сагыз кайнатырга өйрәндем. Декрет ялында утырганда, кайбер айларда 30-40ар мең сумлык сагыз да саткан булды. Әмма моның кадәр акча эшләр өчен шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк, – ди Гөлнара.
 
– Икешәр-өчәр мең сагыз кайнатабыз дисез, нишләп Казанга кадәр килеп җитми соң алар?
– Коймак сагызлар бик популяр, аларны Саба, Кукмара, Арча, Әтнәләргә сатабыз. Аларны күбрәк базарда сатып утыручы әбиләр ала, авыл кибетләренә сатарга куябыз. Үзебез өч сумнан бирәбез, алар үзләренең бәясен куеп сата. Әле сораучылар булып, кайнатырга чимал да калмаган вакытлар була. Авылда сумаланы урманнан җыеп кайтып сатучылар да бар. Үзебезнең чимал җитмәгәч, шулардан алабыз. Аның иң кыены да – сумала җыю. Алып кайтып бирсәләр, сагыз кайнатуның бер авырлыгы да юк.
Аланлылар менә шундый тәмләткечләр, буягычлар кушылмаган чын табигый урман сагызын чәйни. Үз сагызларын…

Шәһри Казан.

Просмотров: 749

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>