Якты истәлекләр дәвамлы булсын иде (ФОТОСУРӘТЛӘР)

Ярмәк чаңгычылары 1954 ел.

Ярмәк чаңгычылары, 1954 ел.

Иске Ярмәктә күпләргә таныш булган спорт мастерлары һәм күп санлы разрядлы спортчылар тәрбияләнде.

1952 елда авыл тормышы шактый авыр хәлдә иде. Сугыштан соңгы авырлыклар әле һаман да җиңелеп бетмәгән. Караңгыдан-караңгыга кадәр ялсыз эшләсәләр дә, халыкка көненә бары тик бер трудодень эш хакы языла. Аңа бер кило икмәк бирелә.

Авыл халкы шул кадәр авыр, ачлы-туклы тормышта һәм ярым хәерчелек хәлендә булса да, кешеләр киләчәккә ышаныч һәм якты өметләр белән яшиләр. Алар авыр тормышны ничек тә җанландыру, ямьләндерү юлларын эзлиләр. Менә шундый заманда Иске Ярмәк авылына мәктәп директоры булып Казан Дәүләт университетын тәмамлаган Маннур Саттаров эшкә килә. Дәрте ургып торган һәм көчле рухлы яшь җитәкче, спорт мастеры буларак, ул заманына күрә искиткеч яңалыклар кертә. Движок урнаштырып, мәктәпкә электр уты кертелә. Юкәле тауда чаңгыдан сикерү буенча трамплин төзелә.

Шул вакытта физкультура укытучысы булып Шаһимәрдән углы Мөхәммәтнур Шириязданов эшли башлый. Алар зур кыенлыклар белән трамплиннан сикерү өчен махсус ботинкалы чаңгылар булдырып, укучыларны аннан сикерергә өйрәтәләр.

Ике ел эчендә берничә батыр егет оста сикерүчеләр булып танылалар. Кызганыч ки, ике ел эшләгәч, Маннур Саттаров Казанга күчеп китә. Ул анда данлыклы шагыйрь һәм язучы булып таныла. Хәзерге вакытта ул, 96 яшендә булса да, уңышлы иҗат итә.

Маннур Саттаров киткәч тә, Юкәле тау буенда Совет Армиясе көненә багышланган спорт бәйрәмнәрен үткәрүләр дәвам итә. Монда мәктәп укучылары, авыл яшьләре һәм олы кешеләр өчен чаңгы ярышлары оештырыла. Әлбәттә, трамплиннан сикерү — ул иң зур тамаша булып санала.

Чатнама суыклар булуына карамастан, авыл халкының яше-карты барысы да спорт бәйрәменә җыелалар. Тирә-як авыллардан да халык бу матур бәйрәмне карар өчен атлар белән киләләр.

Мондый бәйрәмнәрне оештыру никадәр көч, хезмәт куюны таләп итә. Шуңа күрә, башкалар көтеп алган ял көннәре дә Шаһимәрдән углы Мөхәммәтнур Шириязданов өчен һәрвакытта иң актив эш вакыты булды. Ярышлар уздыру һәм тренировкалардан тыш, ул кичке мәктәп директоры да, профсоюз комитеты рәисе, партком секретаре дә булды һәм башка җәмгыять эшләрен алып барды.

Язарга дәфтәрләр, укырга китаплар да җитешмәгән чорда ул штанга, турник, борыслар, герләр, ботинкалы чаңгылар һәм башка спорт кирәк-яракларын булдырды. Моның өчен турыдан-туры обком, облисполком түрәләре каршына барды.

Нәтиҗәдә күпләргә таныш булган спорт мастерлары һәм күп санлы разрядлы спортчылар тәрбияләнде. Укучылар катлаулы гимнастика күнегүләре башкарырга өйрәнделәр.

Гамил Әхмәтгалиев чаңгыда шуу һәм велосипед ярышларында Куйбышев һәм Чиләбе өлкәләре чемпионы булды. РСФСР буенча узган ярышларда призлы урыннар алды.

Ваһаҗев Тәлгать һәм Шакиров Мәсхүт РСФСР күләмендә трамплиннан сикерү буенча үткәрелгән ярышларда катнашалар.

Штанга күтәрү буенча Салават Йосыпов, Равил Әхмәдуллин, Әсфәндияр Вәлитов югары дәрәҗәле спорт мастерлары булып танылалар.

Салават Йосыпов спортның өч төреннән – штанга, гер күтәрү һәм көрәш буенча СССРның атказанган спорт мастеры һәм атказанган тренеры булды. Татар көрәше буенча 500 көрәшче, югары дәрәҗәле спортчылар әзерләде. Шулар арасында дөнья чемпионы да бар. Салаватның исеме татар энцииклопедиясенә кертелгән.

Җыелма команда

Җыелма команда.

Атказанган спорт мастеры, атказанган тренер, күптапкыр Рәсәй һәм Татарстан чемпионы Салават Йосыпов..

Атказанган спорт мастеры, атказанган тренер, күптапкыр Рәсәй һәм Татарстан чемпионы Салават Йосыпов.

Волейбол командасы

Волейбол командасы.

Гайсина Фәния

Гайсина Фәния.

Гимнасткалар

Гимнасткалар.

Иске Ярмәк спортчыр командасы, 1956 ел.

Иске Ярмәк, 1956 ел.

Район ярышында

Район ярышында.

Салават Йосыпов

Салават Йосыпов.

Физкультура дәресе 1950нче еллар

Физкультура дәресе, 1950нче еллар

Хаматнур Шириязданов

Хаматнур Шириязданов.

Шагиев Азат

Шаһиев Азат.

Ярмәк чаңгычылары 1954 ел.

Ярмәк чаңгычылары, 1954 ел.

Ярыш алдында

Ярыш.

Әсфәндияр Вәлитов1

Әсфәндияр Вәлитов.

Күпләрдән, хәтта элгәре хулиган булган укучыларыннан да, Мөхәммәтнур Ширияздановка армия сафларыннан һәрвакытта рәхмәт хатлары килеп торды.

«Башкаларга армия хезмәте — каторга булса да, безнең өчен аның бер кыенлыгы юк», - дигән сүзләр күп булды.

Авылда спорт һәрвакыт үсеш юлында иде. Шулай да, Хәмәтнур Ширияздановның мактанганы, үзенә мактау һәм бүләкләр таләп иткәне — беркайчан да булмады.

Аңардагы яшәү дәрте үзенең соңгы көннәренә кадәр сүнмәде. Олыгайган саен дуслары, фикердәшләре арта торды. Ярдәм һәм киңәш сорап килгәннәрне беркайчан да игътибарсыз калдырмады.

Кешенең шатлыгына көнләшмәде, аңа чын күңелдән сөенә белде. Тормышта пыскып түгел, янып яшәде ул. Олыгайгач та, ул үзенең хисләрен шигъри юлларга салды һәм алар «Бердәмлек» газетасында еш басылып тордылар.

Хәзер итеккә мунчала бау белән тагып чаңгы шуулар бик еракта калды. Һәр авылда биек таулар бар. Кайчандыр, Иске Ярмәк авылындагы кебек, трамплиннар ясап, алардан сикерерлек тәвәккәл укытучылар һәм яшьләр хәзерге вакытта табыла алырмы икән?!

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самарда яшәүче

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1743

Комментирование запрещено