Шайхразиев и губернатор Новосибирской области обсудили проблемы местных татар / В.Шәйхразиев һәм Новосибирск губернаторы татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште

0170Заместитель Премьер-министра Татарстана, председатель Национального Совета Всемирного конгресса татар «Милли Шура» Василь Шайхразиев встретился с врио губернатора Новосибирской области Андреем Травниковым. Они обсудили проблемы татар, живущих в области. Об этом сообщает пресс-служба Всемирного конгресса татар. 

Напоминаем, что Василь Шайхразиев находится в Новосибирске с деловым визитом. 

«На встрече с Андреем Травниковым обсудили вопрос, касающийся нового помещения для Региональной национально-культурной автономии татар. Губернатор дал указания для положительного решения этого вопроса. Также был поднят вопрос о создании центра по изучению истории Чадских татар и возрождении села Йорт-Ора, который находится в 65 км от Новосибирска, как этнокультурного и туристического центра», — говорится в сообщении. 

ИА «Татар-информ» ранее уже сообщало о знакомстве председателя «Милли Шура» с Новосибирским областным татарским культурным центром.

«Татар-информ».

* * *

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников белән очрашты. Алар өлкәдә яшәүче татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәрендә.

«Андрей Травников белән очрашуда Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең бина мәсьәләсе күтәрелде. Губернатор мәсьәләне уңай хәл итү өчен күрсәтмәләр бирде. Шулай ук мохтарият әгъзалары күтәреп чыккан Чад татарларының тарихын өйрәнү һәм үзәк булдыру турындагы инициативалар, Новосибирскидан 65 км ераклыкта урнашкан Чад татарларының Йорт-Ора авылын этно-мәдәни һәм туристик үзәк хәленә китерү мәсьәләләре каралды», диелә әлеге хәбәрдә.

 «Татар-информ» Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге белән танышты, дип хәбәр иткән иде.

«Татар-информ».

Просмотров: 1478

Один комментарий

  1. Приятные новости! Так держать!)))