Сарай-Бату: Әстерхан түрәсе ялган тарихка туристлар җәлеп итмәкче

058AF3BB-5AA9-4D91-B8F8-852C26A8FB99_cx0_cy19_cw0_w1023_r1_sАлтын Урданың Сарай-Бату шәһәрендә археологик казу эшләре нәтиҗәсендә табылган корылмаларны туристларга күрсәтү тукталган. Әстерхан губернаторы тарих бозылып күрсәтелгән «Орда» фильмы өчен төзелгән реконструкциягә күпләп туристлар җәлеп итәргә чакырып, җәмәгатьчелектә һәм галимнәр арасында зур ризасызлык тудырган.

Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин Алтын Урда башкаласы Сарай-Бату төбәкнең туристлар иң күп килгән урныннарның берсенә әйләнергә тиеш дигән максат куя. Бу хакта губернатор сайтында хәбәр ителә.

Моңа кадәр дә Әстерхан Кирмәне, Алтын Урда һәм Хәзәр каһанлыгы башкалалары Сарай-Бату белән Итилне бер маршрут итү турында сүзләр булган. «Бу мәсьәләне мәдәният һәм туризм министрлыгы белән бергә хәл итегез», ди губернатор Сарай-Бату шәһәре урнашкан район җиткәчелегенә.

«Орда» фильмы 2012 елда дөнья күрде. Әстерханнан 120 чакрым ераклыкта, Алтын Урданың элекке башкаласы Сарай-Бату (Сарай, Әл-Мәхрусә) шәһәре хәрабәләре янында фильм өчен махсус шәһәрчек корылган иде. «Орда» дөнья күргәч татар җәмәгатьчелеге, галимнәр әсәрне кискен тәнкыйтьләде.

Шул кадәр күп хата, ялган, ахмаклык!

Фильмга консультант буларак чакырылган тарих фәннәре кандидаты Вадим Рудаков төшерүчеләр белән хезмәттәшлектән баш тартты. «Орда» турында ул Азатлыкка «Сценарийда Алтын Урда турында башка сыймаслык кыргый уйдырмалар (алардан хәтта XIX гасырда ук тарихчылар үзләре баш тартты) урын алганга күрә, гади генә итеп әйткәндә, чәчләр үрә торды. Шул кадәр күп хата, ялган, ахмаклык! Мин күргәннәрдән бу (Сарай-Бату) Алтын Урда шәһәре түгел икәнен әйтә алам», дигән иде.

Әстерхан рәсмиләре Сарай-Бату реконструкциясенә болай да күпләп туристлар килгәнне белдерә. Әлеге урында төрле фестивальләр оештырыла. «Орда» фильмын караган, әмма бу хакта язылган фикерләрне укымаган, тарихны төптән белмәгән турист Алтын Урда башкаласы чыннан да шулай төзелгән булган һәм анда вәхшилек хөкем сөргән дип нәтиҗә ясарга да мөмкин.

Интернеттагы сайтлар «Орда» фильмын төшерү төгәлләнгәч, Мосфильм «Сарай-Бату» реконструкциясен өлкә хакимиятенә сата дип язды. Азатлыкка өлкә музееннан бу комплексның шәхси кулларда булуын әйттеләр. Берничә тапкыр шалтыратуга кармастан, аның җитәкчесе Александр Бондаренко белән сөйләшеп булмады.

Әлеге корылма дөньядагы галимнәргә «Селитренное городище» атамасы белән билгеле тарихи-археологик урын, Сарай-Батуның җир астында калган хәрабәләреннән ерак түгел. Биредә үз вакытында селитра табучылар авылы салына һәм авыл исеме тыюлык исеменә дә бирелә. Федераль әһәмияттәге тарихи урынның мәйданы 2080 гектар җирләрне били. «Селитренное городище» бүген дә музей-археология комплексы итеп тәкъдим ителә һәм ул Әстерхан дәүләт берләшкән тарихи-архитектура музей-тыюлыгының бер бүлеге булып тора.

Татарстан Археология институты фәнни хезмәткәре, Мари дәүләт университетындагы фәнни-арехологик үзәк башлыгы Евгений Пигарев «Селитренное городище» музеенең беренче җитәкчесе, аны оештыручы.

Әлеге музей 2003 елда ачык урында булдырыла. «Селитренное городище»ны музей итү өчен күп төрле проектлар языла. Ул вакытта Әстерханда археолог һәм музей белгече булып эшләгән Пигарев боларның башында тора.

Табылган объектлар музейлаштырылмаганга без аларны кире күмеп куйдык.

«Әмма акча табылмады һәм әнә шулай итеп алар кәгазьдә генә калды. Үз вакытында без анда күпләп туристлар да җәлеп итә алган идек. Җәен килгән кешеләр археологик экспедицияләрнең ничек эшләвен дә, казылган урыннарны да күрә, волонтерлар казу эшләрендә катнаша ала иде. Әкренләп болар барсы да юкка чыкты.

Фильмга декорацияләр эшләнгәч, без казылган урыннарны да, корылмаларны да кешеләргә бер комплекс буларак күрсәткән идек. Казылган урыннарны саклау, консервацияләү өчен акча табылмаганга табылган корылмаларны яңадан күмдек һәм консервацияләдек. Хәзер анда «Орда» фильмына ясалган корылмалардан кала туристларга башка күрсәтер әйбер юк.

Анда археологик база бар. Әмма ул музей-тыюлыкка карамый. Анда музей корылмасы юк. Төзи алмадык. Казып табылган объектлар музейлаштырылмаганга без аларны кире күмеп куйдык. Хәзер тыюлык филиалы булып саналса да, анда берни дә эшләнми», дип сөйләде Азатлыкка Пигарев.

Өлкә хакимиятләренең чын тарихка, үткәнне халыкка җиткерүгә исләре китми дип тә белдерә галим.

«Һәр эшкә акча кирәк. Татарстанда Болгарны алсак, менә дигән итеп ясап куйдылар, музей иттеләр. Анда галимнәргә дә, туристларга да мөмкинлекләр тудырылган. Республика җитәкчелеге теләге белән шулай эшләнде, финансланды. Әстерхан өлкәсендә бу мәсьәләгә артык исләре китми. Безнең Әстерхан Кирмәне һәм башкалар бар дип әйтәләр, «Селитренное городище» иң соңгы чиратка кала. Күп тапкырлар биредә туризмны үстерү, бу урынны музейлаштыруны күтәрдек, һәр ел саен әйтелә, әмма урныннан кузгалганы юк, сүздә генә кала», ди галим.

«Орда»ның башыннан ахырына кадәр әкият икәнен аңладым

Пигарев «Орда» фильмының фәнни киңәшчесе була. Костюмнар, декорацияләргә, биналарны коруда киңәшләре белән ярдәм итә.

«Сценарийга минем бер катнашым да булмады. Укымадым мин аны. Ә куелганны күргәч, башыннан ахырына кадәр әкият икәнлеген аңладым. Күп нәрсә буталган, дөреслеккә туры килеп бетми. Корылмаларга һәм фильмдагы күренешләргә килсәк, 100 процент хакыйкатькә туры килеп бетә дип әйтә алмыйбыз. Әмма без 70 процентка булса да уңышка ирештек дип исәплим. Фильмда археологлар тапкан күп кенә материаллар кулланылды. Аларның копияләре эшләнде.

Әлеге корылмада бөтен шәһәрне дә күрсәтү һич мөмкин түгел иде. Анда кирпеч корылмаларны да һәм балчыктан эшләнгәннәрне күрсәтү өчен төзелгән өлешләр бар. Чын Сарайда да байлар яшәгән өлештә административ корылмалар, җәмәгатьчелек корылмалары, аксөякләр биналары яндырылган кирпечтән эшләнгән була, һәм шул ук вакытта һәр шәһәрнең гади халык яшәгән өлеше дә бар. Балчыктан да бик яхшы корылмалар төзелгән булган.

Фильмда күрсәтелгән вәхшилек, шакшылык режиссер уйлап тапкан «ерунда». Урда шәһәрләре һәм Урда цивилизациясе матур һәм пакь булган», ди Пигарев.

2007 елда Әстерхан өлкәсендә үткән «Дөньяның сигезенче могҗизасы» интернет бәйгесендә «Селитренное городище» җиңеп чыга һәм Үлчәүләр йолдызлыгындагы йолдызга «Сарай-Бату» исеме бирелә.

Татарстан фәннәр академиясенең Археология институты өлкән фәнни хезмәткәре Ренат Вәлиев 2013 елда Әстерханда «Селитренное городище»да казу эшләрендә катнаша. Эш арасында «Орда» фильмы өчен эшләнгән корылмаларны да барып карый. Вәлиев фикеренчә, киноны күргәннәр чын шәһәрнең нинди булганын һич кенә дә күз алдына китерә алмаячак.

Үз чорына карата нык алга киткән шәһәр була

«Безнең Русия халкы ул чорны шундый начар өйләрдә яшәгәннәр, кыргый булганнар, аттан төшмәгәннәр, чабып йөргәннәр дип уйлый. «Орда» фильмында бер биналарда гына түгел, ә башка яктан да тормыш кыргый итеп күрсәтелә. Ат тизәге җыеп ашау дисеңме, майга батып, саркының ярты ботын тотып ашап торумы һәм башкалар.

Кызганыч, андагы чын корылмалар хәрабәләр хәлендә генә сакланган. Сакланган архитектура детальләренә карасаң, хан биналары, төрбәләрнең бай, купшы һәм матур булганлыгы күренеп тора. Үз чорына карата нык алга киткән шәһәр була. Чүлмәктән эшләнгән су торбалары, төтен үткәргечләр булган», ди Вәлиев. Археолог сүзләренчә, казылма табылдыклар бай катлауның мәдәни яктан да зур үсештә булганын күрсәтә.

Әстерхан дәүләт берләшкән тарихи-архитектура музей-тыюлыгы сайтында «Селитренное городище»ның вакытлыча эшләмәве турында хәбәр ителә. Азатлык тыюлык мөдиренең фән һәм экспозицияләрдә урынбасары Андрей Курапов белән элемтәгә керде.

«Әлеге филиал нигә эшен туктатты?» дигән сорауга Курапов: «Аның җитәкчесе эштән киткәнгә» дип кенә белдерде. Аның сүзләренчә, хезмәткәрләр филиалда бар һәм алар чит-ятлар килеп казыкмасыннар өчен йөреп тора.

Курапов та «Орда» фильмы өчен төзелгән корылмаларны туристларга күрсәтү җитә дигән фикердә.

Өлкә үзе генә күтәрә алмаячак, федераль проект булырга тиеш

«Орда» фильмы корылмаларына экскурсияләр үткәрелә. Русиянең төрле төбәкләреннән археологлар җәен казый, туристлар шулай ук аларны барып карый ала. Аннан да кала, безнең Әстерхандагы төп бинада археологик казулар вакытында табылган әйберләр куелган зур гына экспозиция бар», ди Курапов. Алга таба Болгардагы кебек тарихи музей-комплекс итү өчен өлкәнең финанс мөмкинлекләре булмауны да әйтә ул.

«Ул урынны тикшерү эшләре дәвам итә, нәтиҗәләре бастырыла. Ул билгеле урын. Чыннан да бу объектның музейлаштырылуын күрәсе килә, чөнки тарихи корылмаларның кайда урнашканы билгеле инде. Объект – дөньяда археологиянең бер үзәге була ала, әмма кызганыч, әлеге сорау фән дөньясындагыларга һәм музей хезмәткәрләренә дә түгел, ә финанс бүлүче хакимиятләргә. Моны өлкә үзе генә күтәрә алмаячак, федераль проект булырга тиеш. Бик җитди акчалар кирәк аңа», ди Курапов.

Азатлык «Селитренное городище» музееның соңгы җитәкчесе Ирина Кузнецова белән дә сөйләште. Ул: «Мин бер ел инде эшләмим, әлеге музей шулай ук вакытлыча эшләми», диде. Үзенең ник эштән киткәнен әйтмәде.

Әстерхан өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрының туристик эшчәнлек үсешендә урынбасары Татьяна Порублева «Орда» фильмы өчен төзелгән Сарай-Батуны «кызыклы һәм уникаль комплекс» дип белдерә. Губернатор күрсәтмәсеннән соң нинди дә булса проект әзерләнүгә килгәндә, «әлегә өлге бар, әмма ул расланмый торып, аның хакында берни дә әйтелмәячәк һәм бастырмаячаклар да» диде.

Азатлыкның: «Әлеге корылма белән чын шәһәр булган урыннарны, табылдыкларны, чын тарихны туристларга күрсәтүне кирәк эш дип саныйсызмы?» дигән соравына ул: «Мин түрә, үземнең шәхси карашымны белдерергә хакым юк», кына диде.

azatliq.org

Просмотров: 549

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>