Сөю гөлем чәчәк атты, көтмәгәндә — кышларда…

i14 февраль – Гашыйклар көне

Сөю гөлем чәчәк атты
Һич көтмәгән вакытта.
Синең белән без очрашкач,
Зәмһәрир суык кышта.

Аңны җуеп гашыйк булдык,
Җанга җәйләр кайтарып.
Күбәләк булып кар очты,
Ике йөрәкне кушып.

Буран урап күмәр инде,
Сөю гөлем атса да.
Күңелебез аша аңа
Җәй әйләнеп кайтса да.

Шашып, үбеп сөям сине,
Абага чәчкәм, диеп.
Гомер кышымда атсаң да,
Каршы алдым сөенеп.

Соңгарып кына булсаң да,
Бәхет сиптең бакчама.
Өреп җылытырмын сине,
Боз астында калсаң да.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1262

Комментирование запрещено