Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылы җирлеге башлыгы Ирек Миргазыян улы ГАЗИЕВка!

Газеев Ирек  МиргазияновичХөрмәтле Ирек әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез Самар өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин тарафыннан «Тугрылык һәм мәхәббәт өчен» дип аталган медаль белән бүләкләнгәнсез, «Похвистнево районының мактауга лаеклы кешесе» исеменә лаек, дип табылгансыз. Озак еллар үзегез туып-үскән авылның киләчәге, анда яшәүче авылдашларыгызның көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз.

i2Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.  Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

“Яктылык” татар мәктәбенең тәрбия эше буенча мөдир урынбасарлары Рәсимә Әлимҗан кызы АЛЮШЕВАга!

1-DSC_0958Хөрмәтле Рәсимә ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Язмыш Сезгә бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетегез мул, саф, самими булсын! 600867_uy0l29kcrjkskc0cМаксатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.


И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы каршында эшләп килүче «Мин-Ниса» хатын-кызлар клубы җитәкчесе Наилә ӘБДЕЛГӘНИЕВАга!

232.970Хөрмәтле Наилә ханым!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.