Шатланам мин җырлар булып калуыма

-   Халидә, Наил һәм Гакыйль СӘГЫЙРОВЛАР.

Гакыйль СӘГЫЙРОВ игелекле туганнары Наил һәм Халидә белән.

Әгәр исән булса, каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйровка 16 февральдә 80 яшь тулыр иде

Җырлар язам, хатлар язам,
Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап  салам:
Күпме көрәш китә аның һәр юлына
Шатланам мин җырлар булып калуыма.
Бик тырышсаң, дулкыннарда йөзеп була,
Тешең кыссаң, авыртуга түзеп була.
Яшереп була нинди ачы хәсрәтне дә,
Ә яшерү нигә кирәк? -
Һич төшенмим мәгънәсенә.

Әгәр исән булса, Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып, озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә яшәгән һәм иҗат иткән каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровка 16 февральдә 80 яшь тулыр иде.

Самара өлкәсенең татар җәмәгатьче­леге шушы уңайдан 18 февральдә 11 сәгатьтә Самараның Пушкин исемендәге Ти­мер­юлчылар Мәдәният йортында (Лев Толстой урамы, 94 йорт) әдәби-музыкаль кичә уздыра.

Казаннан, Нурлаттан, Ульяновскидан, Димитровградтан, башка күрше шә­һәр­ләрдән, районнардан күпсанлы кунаклар, Гакыйль Сәгыйровның батырлыгына һәм иҗатына мөкиббән кешеләр — язучылар, шагыйрьләр, җырчылар чакырыла.

Бәйрәмдә юбиляр турында истәлекләр, аның шигырьләре яңгыраячак. Профессиональ һәм һәвәскәр җырчылар Гакыйль Сәгыйров шигырьләренә язылган җырларны башкарачаклар, шагыйрьнең китаплары, ясаган рәсемнәре, аның Биккол авылындагы музее экспонатлары күргәзмәсе булачак.

Бүгенге саныбызның 3нче һәм 4нче битләрендә укучыларыбыз игътибарына Гакыйль Сәгыйровның якты истәлегенә багышланган язмалар тәкъдим ителә.


Талантларыбызны сакларга, исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк

-   Халидә, Наил һәм Гакыйль СӘГЫЙРОВЛАР.

- Халидә, Наил һәм Гакыйль СӘГЫЙРОВЛАР.

Без “Бердәмлек”нең үткән санында “Татарстан радиосы” журналисты Рәзин Нуруллинның 2006 елда “Пар канатлар” тапшыруында яңгыраган Гакыйль Сәгыйров белән әңгәмәсен бастырган идек. Ул 2017 елның июлендә һәм менә шушы көннәрдә кабат эфирга чыкты. Ә 20 февральдә, сишәмбе көнне, шул ук “Пар канатлар”тапшыруында шагыйрьне исән чагында карап-тәрбияләгән туганнары һәм аның иҗатына мөкиббән кешеләр турында сөйләячәкләр. Без шушы тапшыруның кыскартылган бер өлешен “Бердәмлек” укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.

“Пар канатлар” тапшыруының штаттан тыш хәбәрчесе Зөбәрҗәт Минсафина Гакыйльнең игелекле туганнары Наил һәм Халидә СӘГЫЙРОВЛАР гаиләсендә булып кайтты.

- Наил абый, сез, про­фессиягез буенча инженер булуыгызга карамастан, Га­кыйль абыйның шигырь­ләрен барлап, аларны кәгазьгә язып, теркәп барырга көч тә, вакыт та тапкансыз. Шул турыда сөйләсәгез иде.

- Мин эштә генә инженер бит. Өйдә мин бүтән кеше.

- Ул берәр яңа шигырь иҗат итсә, сезнең эштән кайтканны түземсезлек белән көтеп тора булгандыр инде?

- Әйе, әйе. Янына утырта да, әйтеп тора, мин язам. Ул бит әле авызына карандаш кабып, үзе дә яза иде. Шуларны туплап, калын дәфтәргә теркәп бара идек.

- Аның иҗатында сезнең дә хезмәтегез зур, дигән сүз бит инде бу.

- Күчереп язучы гына бит мин. Аннан абыйның рәсемнәренә тушь белән рамкалар ясый идем, артына исемен дә язып куя идем. Шулай алар матуррак күренәләр иде.

- Без Сәгыйровлар янына Мөси авылында яшәүче күптәнге танышым, Гакыйль абыйның бик якын дусты Гөлнәфис Сәхабетдинова бе­лән бергә килдек. Аңа да берничә сорау бирмичә булдыра алмадым. Гөлнәфис, үзе-ңнең истәлекләрең белән уртаклашсаң иде.

- Мин Гакыйль абый белән аның туган көненә әзерләнеп йөргән вакытта танышкан идем. Бу юбилейларны Мәләкәснең “Восход” мәдәният сараенда зурлап үткәрәләр иде.

Минем Казан универ­ситетының татар теле факультетында укып йөрүемне ишеткәч, Гакыйль абый: “Китерегез әле шул кызны минем яныма”, — дип үтенгән. Һәм мин шулай итеп шагыйрь белән танышу бәхетенә ирештем.

Ул вакытта мин әле яшь идем. Бөтен дөнья минем каршымда, минем өчен ачылмаган ишекләр юк кебек иде. Гакыйль абый янына килеп кергәч, ничектер аптырап киттем. Моңа кадәр аның турында: “Кара инде син аны, гәүдәсендә бер башы гына сау-сәламәт, ә ничек тирән фикер йөртә”, — дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Үз күзләрем белән күргәч, нык каушадым. Тик бераздан аның бер дә селкенмичә түшәктә ятуы юкка чыкты сыман. Ул минем белән бергә үскән, минем белән бергә укып йөргән яшь бер ир-ат булып күренде. Ул вакытта аңарга алт­мыш яшь иде бит инде. Төпле фикер йөртүе, матур итеп, җиренә җиткереп сөйли белүе, вакытлы сорау бирә, бигрәк тә сабыр гына тыңлый белүе гаҗәпләндерде.

“Син университетта укый­сың икән, димәк, син тел белгече буласың бит инде. Менә минем шигырьләремне тикшереп кара әле”, — диде ул миңа. “Әй, Гакыйль абый, таптыгыз инде шигырь тикшерә торган кешене!” — диюемә каршы: “Юк, юк, мин бит үзем болай гына шигырь язам, белеп түгел. Ә син укыган кеше, шуларны карап укып, үз фикереңне әйт әле”.

Шулай ул һәрвакыт үзенең шигырьләрен укытып, миннән анализ ясата иде. Һәм без шуннан дуслашып киттек тә инде. Шагыйрьнең юбилейларын үт-кәргәндә миңа сценарийлар язарга, сәхнәдә алып баручы булырга да туры килде. Аның белән бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшә идек.

Тора-бара ул минем чын сердәшемә әйләнде. Ха­тын-кызлардан яшергән сер­лә­­ремне Гакыйль абыйга сөйли, аңардан төпле, акыллы киңәшләр ишетә идем.

Шулай итеп, без аның белән Мәләкәс шәһәрендә генә түгел, Мөси, Мукшы күле, Биккол, Фома авылларында да, Ульян, Самара өлкәләренең, Татарстанның бик күп мәк­тәпләрендә укучылар белән очрашулар үткәреп йөрдек.

Ул миңа фотографиягә тө­шерү серләрен дә өйрәтте. Безнең, үткән гасырның сик­сәненче елларында яшәгәннәр өчен, ФЭД фотоаппараты сирәк бер әйбер иде. Гакыйль абый үзенең шул фотоаппаратын миңа бүләк итте.

Гакыйль абый бик тә яр­дәмчел кеше иде. Бервакыт әнием каты авырып хастаханәгә эләкте. Ә миңа, университетны тәмамлагач, тиз генә Казанга барып, дипломымны алып кайтырга кирәк иде. Бу турыда белгәч, Гакыйль абый: “Миңа да Казанга барырга кирәк, әйдә безнең белән утырып барырсың”, — дип тәкъдим итте. Наил абыйның улы Ринатның әле бик яшь булуына да карамастан, берсүзсез “Ока” машинасына утыртып, Казанга алып барып алып кайтуын мәңге онытасым юк.

Соңыннан ачыкланганча, Гакыйл абый бу сәяхәтне махсус минем өчен оештырган булып чыкты. Кем кемгә мохтаҗ булды икән соң? Менә шундый кеше иде ул Гакыйль абый — киң күңелле, ярдәмчел, нинди генә проблема булса да, аны чишә ала, хәл итә иде.

Гөлнәфисем минем,

                              Гөлнәфис,

Язмагансың икән үземә!

Бу аның миңа багышлап язган җыры иде. Шул вакытта бик тә оялган идем.

Минем өчен шундый зур шагыйрь үзенең йөрәк серен ачкан бит инде. Ә хәзер шуңа шатланып яшим! Гакыйль абыйның йөрәк түрендә миңа да урын булган икән бит, дим.

Кызым Гөлназым туып, аңа шушы матур исемне кушкач та, ул шатлыгыннан тагын бер шигырь язды:

Гөлназ, гөрләми торчы,

Мөгаен булырсың

Әниең кебек җырчы…

Ә кызыма дүрт ай тулгач, ул безгә кунакка килде. “Куй әле, сеңелем, аны минем күкрәгемә”, — дип соралды. Гөлназ шунда ук аның чәчләрен йолкырга, колакларын тарткаларга, үзенчә нәрсәдер гүләргә тотынды…

“Бу кызың җырчы булачак, моңлы көйли”, — диде ул шул вакытта. Күрәзәче булгандыр ул. Кызыма хәзер унике генә яшь, ә ул хәтта халыкара конкурсларда беренче урыннарны яулап килә. Гакыйль абыйның еракка күрә белүе, теләктәшлеге, үзе ярдәмгә мохтаҗ булуына карамастан, башка кешеләргә ярдәм итүе шулкадәр сокландыра иде. Мин шул елларны сагынып искә алам.

Әлбәттә, бергә йөргән вакытларыбызда мин аның ши­гырь­ләрен рәхәтләнеп укый, җырларын үзенә багышлап җыр­лый идем. Чөнки аның зәң­гәр күзләренә карыйсың да, үзең­не тып-тын диңгезгә кереп чумган кебек тоя башлыйсың. Ул күзләрдә шул хәтле уй, шул хәтле фикер! Сокланып туймаслык иде.

Гөлнәфис СӘХӘБЕТДИНОВА кечкенә кызы Гөлназ һәм Ринат СӘГЫЙРОВның улы Айнур белән Гакыйль абыйлары янында (2005 елда төшерелгән фотосурәт).

Гөлнәфис СӘХӘБЕТДИНОВА кечкенә кызы Гөлназ һәм Ринат СӘГЫЙРОВның улы Айнур белән Гакыйль абыйлары янында (2005 елда төшерелгән фотосурәт).

Аның бик зур проблеманы күтәргән “Әтием” җыры бар. Атасыз үскән балалар турында ул. “Сугыш вакытында атасыз үскән балаларны уйлыйсың да кайгырасың, шул хәтле аяныч хәл бит ятим калу. Без үзебез дә атасыз үстек. Ә менә хәзерге, сугыш булмаган заманада, балаларын ташлап киткән аталарга бернинди аклану юк. Аларны мин ничек кенә дә гафу итә алмыйм”, дип, шундый ачынып сөйли иде Гакыйль абый!

Әти, әти — нинди матур

                                      исем,

Кемгә әйтим өзелеп, әти,

                                   дип?..

Кемгә генә барып эндәшсәм

                                           дә,

Йөрәк хисе бетми әйтелеп.

- Гөлнәфис, авыру кешене карау җиңел түгел. Халидә апа турында да сөйлә әле.

- Гакыйль абыйларга килеп кергәннең беренче минутында ук Хәбибҗамал әби, урындыгына таянып, самоварына килеп ябыша, ә икенче минутында кулына җимеш бәлеше тотып Халидә апа килеп керә иде. Алар бер подъездда, ишеккә-ишек кенә яшиләр иде. Шулай итеп, Гакыйль абыйларның ишеген шакыганда ике ишек тә берьюлы ачыла һәм Халидә апа искиткеч тәмле пәрәмәчләрен, кыстыбыйларын тотып килеп җитә иде. Кай арада идән дә юыла, кай арада фатир да җыела, өстәл дә корыла…

Бигрәк тә соңгы елларда, Хәбибҗамал әби вафат булгач, Гакыйль абыйның һәр минуты Халидә апа белән бәйле булды. Аның йомшак сүзе, кеше хәленә керә белүе, нинди генә хәлдә дә кешегә ярдәм итәргә тырышуы сокланырлык.

Наил абыйның да, Халидә апаның да туганнарын Ходай Тәгалә белеп кавыштырган һәм бу гаиләдә шундый тәүфыйклы балалар туган. Гакыйль абый­ның соңгы көненә кадәр янында булучы, аны караучы Халидә апа иде, әлбәттә.

- Халидә апа, сез Гакыйль абыйның иҗатына бөтен мөм­кинлекләрне туды­рып, аны хөрмәт итеп яшә­дегез. Шуңа күрә халык сезнең үзегез ту­рында күбрәк белергә телидер.

- Мин 18 яшемдә бирегә килен булып төштем. Безнең гаиләбездә күпме кеше булып киткәндер, белмим дә инде. Барысын да каршылап, ашатып, чәйләр эчереп озата идем. Үзебездән генә тү­гел, чит илләрдән, мәсә­лән, Гер­маниядән, башка җир­ләр­дән дә хәбәрчеләр килә иде. Ба­рысына да якты йөз күр­сәттек.

Гакыйль Сәгыйров тор­мышының зур өлешен Самара өлкәсенең Кошки районы, Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авы­лында яшәде. Безнең бе­лән телефон элемтәсендә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире, ша­гыйрьнең әдәби мира­сын бар­лауга зур өлеш керт­кән ке­шеләрнең берсе, Татар­стан­ның атказанган мә­дәни­ят хезмәт­кәре Рәфгать ага Әһлиул­лин.

- Бу көннәрдә без зур вакыйга алдында торабыз — сөекле шагыйребез Гакыйль Сәгыйров­ның 80 яшьлеген бәйрәм итәргә җыенабыз. Юбилейны 18 февральдә Самараның Тимерюлчылар мәдәният сараенда үткәрәчәкбез. Аның туган төбәге булган Та­тар­станның Нурлат районыннан, соңгы елларында яшәгән Ульян өлкәсенең Мәләкәс шә­һәреннән, күп гомерен яшәгән һәм шунда җирләнгән Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылыннан кунак-лар чакырылды. Без каһарман шагыйребезне һәм талантлы рәссамыбызны искә алып, баш ияргә, җырларын, шигырьләрен яңгыратырга җыенабыз.

Күп еллар инде аның Иске Фәйзулладагы өен торгызып музей булдыру өстендә дә эшлибез. Өметебез акланыр, музеен ачарбыз, илебезнең күп җирләреннән, чит илләрдән дә килгән кешеләр аның талантына, каһарманлыгына сокланып баш иярләр, дип ышанабыз. Аның турында тапшырулар әзерләгән өчен Татарстан радиосына да рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Татарлыгыбызны, Гакыйль Сәгыйров кебек талантлары­бызны сакларга, аларның иҗат­ларын мәңгеләштеререгә кирәк.

- Бик дөрес әйтелгән сүзләр бу. Гакыйль Сәгыйров моңа лаеклы.

 

“Пар канатлар” тапшыруын әзерләүче

Рәзин НУРУЛЛИН.

Гомер турында
 
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә
                                           дә,
Таң атар — ә без юк,
Ә без юк дөньяда!
Булмабыз мең еллар үтсә дә.
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Кешене син бүген рәнҗетмә -
Тугандай күрешик,
Шатлыклар бүлешик,
Гел тату яшәүгә ни җитә?!
 
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен, -
Гомер ул гомерсез гөл сыман,
Табылыр микән соң
Әйтүче сагынып,
Мин, диеп, аны бик юксынам.
 
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә
                                            дә,
Таң атар — ә без юк,
Ә без юк дөньяда,
Булмабыз мең еллар үтсә
                                           дә…
 
Күз карашың

Тылсым нур тамчысы булып
Күз карашың
Тамды минем җанга.
Тын да алмый яткан
                             хисләремне
Уятты ул анда.
 
Шатланышып яшел
                               үрентеләр
Якты нурга каршы
                             үрелделәр…
Шул минуттан миңа бөтен
                                     дөнья -
Ай-йолдызы, урман-кыры
Әллә нинди серле булып
                              күренделәр.
 
… Син юк инде минем янда.
Син уяткан хисләр генә
                         кайный җанда.
Нурга каршы күтәрелеп
                               үрентеләр
Шау чәчәккә күмелделәр.
Әгәр синең караш төшми
Читтә калган булса җаным -
Бер моңаеп, бер елмаеп
                             йөрмәс идем,
Бар дөньяны кочып үбәр
                                       булып
 
Тормыш гүзәллеген
Бәлки мәңге күрмәс идем?!
… Көлемсөрәп-уйнап кына
Син уяткан идең чишмә
                           минем җанда,
 
Ул киң елга инде хәзер,
Омтыла алга гына.
Син юк күптән минем янда…
Иделне башлап җибәргән
                                       чишмә
Һаман әле ага.

 * * *

Гакыйль абыйның “Бәхет аккошлары”

Фото Зөбәрҗәт МинсафинаГакыйль абыйларга кунакка мине беренче тапкыр Ульян өлкәсенең Мөси авы­лында яшәүче дустым, укытучы Гөлнәфис Сәха­бетдинова алып барган иде. Шагыйребезнең хәлен дә белербез, шигырьләрен Казанга алып кайтып, берәр композиторга җыр язарга бирербез дигән уйлар белән без Гакыйль абыйның Мәләкәс шәһәрендәге фатирына юл тоттык. Ул чакта алар әнисе Хәбибҗамал әби белән бер бүлмәле фатирда яшиләр иде. Күршедә генә Гакыйль абыйның энесе Наил һәм җиңгәсе Халидә Сәгыйровларның өч бүлмәле фатирлары. Соңрак алар ул фатирларын аерым йортка алыштырдылар.

Хәбибҗамал әби вафат булгач та, Наил абый белән Халидә апа Гакыйль абыйны бик яхшы карап, тәрбияләп тордылар. Аларның уллары Ринат белән Марат та абыйларын машинага утыртып, кая барырга тели — Самарагамы, Язучылар берлегенә Казангамы, шунда алып бара иделәр.

Гакыйль абый белән шулай дуслашып киттем. Соңгы елларда Казанга килгәндә ул гел миндә туктала иде. Кичләр буе аның шигырьләрен укып, рәсемнәрен карап, иҗаты турында сөйләшеп утыра идек. Очрашуларыбызның берсендә ул миңа үзе ясаган картинасын да бүләк итте. Анда җил-давылга каршы торучы бер агач тасвирлана. Шул рәсемгә карыйм да Гакыйль абый үзенең тормышында очраган авырлыкларга каршы торуын сурәтләгән кебек тоела иде миңа. Һәм мин, кыен вакытларда шул агачка карап, үземә ниндидер көч ала идем.

Килеп җитүгә Ринат белән Марат абыйларын машинадан күтәреп алып чыгалар да, коляскага утыртып, фатирга алып керәләр иде. Гакыйль абыйны үзем кашык белән ашатканым әле дә хәтеремдә. Бер килүендә мин үзем яраткан ризыкларны ул да яратыр диеп, кәбестәле аш һәм пылау пешергән идем. Ә аларны аңа ашарга ярамый икән.

Ул икенче тапкыр килгәндә минем яңа гына чираттагы ялга чыккан вакытым иде. Гакыйль абый миңа башта үзләре белән Димитровградка, аннан әнием яшәгән Мөси авылына кайтырга тәкъдим ясады. Ул кайту, ул юл күңелемдә онытылмаслык бер сәяхәт булып калды. Без Чистай аша Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылына, шулай ук тирә-юньдәге башка авылларга кереп, зур сәяхәт кылып кайттык дисәң дә була. Шул чакта озак еллар әнисе Хәбибҗамал әби һәм Гакыйль абый яшәгән ятим булып калган йортына кереп, киң тәрәзә каршындагы кайчандыр ул яткан караватны да күрдем. Шушы тәрәзәдән дөньяга карап, үзенең үлмәс шигырьләрен иҗат иткән бит ул.

Бу авылның һәр йортында Гакыйль абыйны нык хөрмәт итүләре, аңарга карата яхшы мөнәсәбәттә булулары әллә кайдан сизелеп тора иде. Һәркем аның белән исәнләшә, төрле күчтәнәчләр, оекбашлар, катык-каймак бирә. Барысының да үзенә кунакка чакырасы, сыйлыйсы килә. Гакыйль абыйның туган ягында бик тә кунакчыл кешеләр яшәгәнлеге истә калды.

Шуннан соң әле без юл буендагы болыннарга туктап, аны машинадан алып чыгып, сулыш алдыра-алдыра, бик озак кайттык. Бу минутларда аның зәңгәр, уйчан күзләре күккә төбәлгән булып, ул нәрсәдер турында уйлана, без күрә алмаган матурлыкны күреп, табигатькә соклана иде. Бик күп сөйләми, кирәген генә әйтеп куя.

Казаннан иртүк чыгып кит­кән булсам да, Мөси авылына төнге сәгать 12дә генә кайтып кердем.

Гомумән, Гакыйль абый әнием янына кайтачагымны ишетеп миңа: “Сезгә кунакка киләм”, — диеп үзе шалтырата иде. Безнең соңгы күрешүебез дә шунда, аның вафатына ике көн кала булды. Әнием белән мул өстәл әзерләп аны көтеп алдык, аны үз кулларым белән ашаттым. Озатканда аерылыша алмыйча, урамда да бераз сөйләшеп тордык әле. Гадәттәгечә, әнием аңа оекбашлар бүләк итте. Шулай матур гына озатыштык, хушлаштык. Берничә көннән, Гакыйль абыйның вафаты турында ишетү бик авыр булды миңа.

Сөйләшеп утырулары­быз­ның берсендә мин бераз моң­суланып, тормышка зарлана башлавымны аңлап алдым да, ничектер оят булып китте. Ничек инде мин, бөтен җирем сау-сәламәт килеш, Гакыйль абый алдында зарланып утырам соң әле? Ә ул, киресенчә, чын исән-сау кеше кебек, елмаеп, миңа киңәшләрен биреп тора: нык булырга, юк-бар авырлыкларга бирешмәскә, оптимист булырга өнди.

Менә шулай үз хәле хәл булуга карамастан, ул кеше күңелен күрә белә торган илаһи бер зат иде. Юлымда аны очратуыма чиксез шатмын, чөнки ике шигыренә җыр яздырырга да өлгердем — “Бәхетем аккошлары” һәм “Кайнана”.

Әле күптән түгел, үткән елның февралендә, беренче шигы­ренә композитор Фәрит Хатыйпов язган бу җыр белән “Болгар радиосы”ның хит-парадында да катнаштым. Шул чакта Самарадан да шалтыратып, рәхмәт әйтүчеләр булды. “Февральдә Гакыйль абыйның туган көне иде, рәхмәт сүзләребез аңа дога булып барсын”, — диделәр. “Бәхетем аккошлары” җырын җырлаганда һәрвакыт Гакыйль абыем турында уйлыйм.

Без Ходайдан да, ниндидер могҗиза белән “Бәхет кошы” очрый калса, материаль нәрсәләр — байлык, рәхәт тормыш сорау турында хыялланабыз. Ә менә Гакыйль абыйның теләге, мөгаен, бер генә булгандыр — ничек булса да үз аяк­ларында йөреп китү. Минемчә, юлында “Бәхет кошы” очраса да, ул үзенә бары исәнлек кенә сорар иде. Кызганычка каршы, тормышка ашмаслык хыялы хыял гына булып калды.

Бу сүзләр, бу уйланулар шагыйребезнең 80 яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә Гакыйль абыйга дога булып барсын, урыны оҗмахта булсын иде. Барыбызга да теләгем — Гакыйль абый кебек гел көчле рухлы булып кала белсәк иде.

Зөбәрҗәт МИНСАФИНА,

Ульян өлкәсенең Мөси авылында туып-үсеп, хәзер Казанда яшәүче татар җырчысы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1915

Один комментарий

  1. Тегермәнле авыл егете (Гакыйль Сәгыйров истәлегенә)

    Нурлат төбәгендә җил тирмәне1…
    Бердәнбере…
    Сәгыйровлар авлы Әхмәттә!
    Тыгыз җилләр генә уйнаклаган
    Биеклектә урны, әлбәттә.
    Авылның ул йөзек кашы кебек…
    Данлыклы да үзе һәрьякта.
    Манарадай калкып, бураннарда
    Адашканнар өчен маяк та.
    Ул халыкның яклаучысымыни, –
    Тау башында, гүя, сак тора.
    Канатларын селкеп, арыган сәфәрчегә
    Дәрман бирә, алга чакыра.
    Тегермәнле икән, авыл уңган,
    Тегермәнле, димәк, икмәкле.
    Кершәндәй он тарткан ташта түгел,
    Кешеләрдә икән хикмәте.

    …Килде заман. Котырды да туфан,
    Канатларын өзде тирмәннең,
    Нигез эзе калды ядкарь булып, –
    Гыйбрәтен шунда күрәмен:
    Гакыйльне дә шулай ачы язмыш
    Ник кыйнады җанын канатып,
    Бирешмәде!
    Талпынды да күккә күтәрелде,
    Мәгърур җәеп шигъри канатын.
    Баш өстендә мәхшәр, әйдә, купсын,
    Кара көчләр шашсын өркетеп, –
    Йөрәгенә халкы сыендырды
    Үз шагыйрен –
    Тегермәнле авыл егетен.

    Илдус Диндаров.