Укытучылар истәлегенә спорт бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

2617 февральдә Иске Ярмәк авылында инде матур гадәткә әйләнеп баручы, сугыш һәм хезмәт ветераны, физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Шәһимәрдән углы Шириязданов исемендәге чаңгы ярышлары үтте. Бу кышкы уенны шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннары, данлыклы укытучылар булган Габделхак Ярыйәхмәт улы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевлар истәлегенә дә багышлаганнар иде. Шаһиевларның балалары һәм оныклары чараның төп иганәчеләре булдылар, бу бәйрәмнең күп чыгымнарын үз өсләренә алдылар.

Бәйрәм яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янындагы җыелыш белән башланып китте. Аннан чаңгы ярышлары үтте, алдынгы урыннарны алучылар медальләр, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр. Мәчет йортындагы ашханә бинасында тукланып алгач,  кунаклар авылның Халик Садри исемендәге мәдәният йортына юл тоттылар. Биредә Габделхак Ярыйәхмәт улын һәм Суфия Сафуан кызын искә алу концерты узды. Кичә Шаһиевлар турындагы истәлекләр, Самарның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле солистлары Ренат Азизовның, Әлфия Йосыпова-Сөнгатованың,  Камышлыдан Наил Хәкимовның моңлы җырлары, “Ялкынлы яшьлек” кызларының дәртле биюләре белән үрелеп барды. 

Безнең сайтта әлеге бәйрәм турында тәфсиллерәк мәкалә дә урын алыр. Әлегә шушы фоторепортажны тәкъдим итәбез:

12 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40

1-DSC_02831-DSC_0285 1-DSC_0287 1-DSC_0292 1-DSC_0294 1-DSC_0298

1-DSC_0303 1-DSC_0305 1-DSC_0308 1-DSC_0309 1-DSC_0314 1-DSC_0317 1-DSC_0321 1-DSC_0333 1-DSC_0336 1-DSC_0340 1-DSC_0341 1-DSC_0347 1-DSC_0350 1-DSC_0352 1-DSC_0357 1-DSC_0360 1-DSC_0370 1-DSC_0381 1-DSC_0383 1-DSC_0384 1-DSC_0387 1-DSC_0389 1-DSC_0392 1-DSC_0399 1-DSC_0404 1-DSC_0405 1-DSC_0407«Камышлы хәбәрләре» газетасы хезмәткәрләре һәм үз хәбәрчебез фотосурәтләре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1864

Один комментарий

  1. Работники СДК села Старое Ермаково в пишет:

    Бу чаңгы ярышларын уздырырга бик булыштылар спорт комитеты хезмәткәрләре Шамкаев А. И. Һәм Ганниев И. К., физкультура укытучылары Гилязов А.М. һәм Яруллин Р.И., шулай ук клуб, ЦСО, сельсовет эшчеләре. Барысына да бик зур рәхмәт.