Унынчы «Халкым минем» иҗат фестивале Расих Латыйповның туган көнендә зурлап уздырылды (ФОТОСУРӘТЛӘР)

1-DSC_0201«Халкым минем» иҗат фестиваленең чишмә башында барыбыз өчен дә яхшы таныш булган Гали авылының легендар егете Расих Мөҗаһит улы Латыйпов торды

Гали авылы эшкуары, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, халкы өчен хәләл малын һәм үзен жәлләмәгән мәрхүм Расих Мөҗаһит улы Латыйповның  туган көнендә - 17 февральдә — авы­лның Мә­дәният йортында унынчы тапкыр “Хал­кым минем” иҗат фес­тивале үтте.

Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруының авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәләхов, Резеда Шәрәфиева, өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Федорович Рябов, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, Самар татарлары тормышы үзә­гендә кайнаучы, аның тарихын барлаучы журналист, җә­мәгать эш­леклесе Шамил Хәйдәр улы Галимов һәм башкалар бар иде.

Концертта өлкә­без­нең үзеш­чән сән­гать осталары катнашты. Аларга әле яңа нәшер ителгән, Расих Латыйповның якты истәлегенә багышланган “Милләткә багышланган гомер” исемле җыентык бүләк ителде. Бу китапта Расих Мөҗаһит улы турында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе — Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Гөлназ Шәй­хи.

Гали авылында беренче тапкыр Бөтен­россия татар авыллары сабан­туе, ат чабышлары, “Халкым минем” фес­тивале оештыручыларының берсе Расих Латыйпов узган елның 6 мартында вафат булды. Аңа быел 53 яшь тулган булыр иде. 

Безнең сайтта Расих Латыйпов истәлегенә багышлап уздырылган «Халкым минем» иҗат фестивале турында тәфсилле мәкалә дә урын алыр. Әлегә шушы фоторепортажны тәкъдим итәбез:

+0262+0257 +0272 +0273 +0274 +0279 +0281 +0289 +0293 +0298 +0308

1-DSC_0001 1-DSC_0002 +0325+0316 1-DSC_0012 1-DSC_0016 1-DSC_0021 1-DSC_0025 1-DSC_0029 1-DSC_0031 1-DSC_0033 1-DSC_0035 1-DSC_0041

+0358 1-DSC_0048 1-DSC_0061 1-DSC_0073 1-DSC_0079 1-_0125 1-DSC_0082 1-DSC_0089 1-DSC_0095 1-DSC_0096 1-DSC_0097 1-DSC_0099 1-DSC_0100 1-DSC_0101 1-DSC_0105 1-DSC_0112 1-DSC_0114 1-DSC_0116 1-DSC_0120 1-DSC_0122 1-DSC_0132 1-DSC_0140 1-DSC_0147 1-DSC_0150 1-DSC_0151 1-DSC_0158 1-DSC_0161 1-DSC_0162 1-DSC_0189 1-DSC_0196 1-DSC_0196-1 1-DSC_0200 1-DSC_0201 1-DSC_0202

+0435

1-DSC_0210 1-DSC_0214 1-DSC_0219 1-DSC_0221 1-DSC_0223 1-DSC_0224 1-DSC_0229 1-DSC_0231 1-DSC_0232

+0448

1-DSC_0237 1-DSC_0243 1-DSC_0247 1-DSC_0254 1-DSC_0260 1-DSC_0266 1-DSC_0267 1-DSC_0271 1-DSC_0273 1-DSC_0275Римма НУРЕТДИНОВА, Искәндәр СӘЕТОВ фотосурәтләре.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1966

Комментирование запрещено