“…Җырдай моңлы татар теле”

Айтурган Осмонова (сулдан уңга), Наилә Газизова, Гүзәлия Шәкүрова Татарстанның халык артисты, җырчы һәм мөгаллим Мингол Вәгыйз улы Галиев белән.

Айтурган Осмонова (сулдан уңга), Наилә Газизова, Гүзәлия Шәкүрова Татарстанның халык артисты, җырчы һәм мөгаллим Мингол Вәгыйз улы Галиев белән.

Татарстан Республика­сы­ның мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда регионара олимпиада үткәрде. Анда Россия төбәкләреннән килгән йөздән артык укучы белем дәрәҗәсен сынашты. Шулар арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да бар иде.

Уку дәверендә татар теле һәм әдәбияты буенча яхшы белем күрсәткән Алия Биксалиева, Исламия Гарипова, Айтурган Осмонова, Наилә Газизова, Гүзәлия Шәкүрова Казанда да сынатмадылар, язма эштә татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәрне үтәделәр, ә иҗади бәйгедә күренекле татар шагыйре, публицист, журналист, быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Роберт Миңнуллинның шигырләрен яттан сөйләделәр. Соңгы бәйге аеруча дулкынландыргыч булды, һәр бала ятлаган шигырен йөрәге аша үткәрде дияргә дә ярыйдыр.

Олимпиадада катнашкан балаларның барысы да призлы урыннар алдылар. Димәк, алар апрельдә уздырылачак Халыкара олимпиадага да барачаклар. Ә “Яктылык” мәктәбе укучысы Исламия Гарипова җиңүче дип танылды.

Бу өч көннең һәркайсында нинди дә булса бер кызыклы чара үткәрелде. Мәсәлән, укучылар һәм укытучылар Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Туфан Миңнуллинның “Төш” спектаклен карадылар. Язучылар белән очрашу да һәркемнең күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Айтурган Осмонова (сулдан уңга), Наилә Газизова, Гүзәлия Шәкүрова Татарстанның халык артисты, җырчы һәм мөгаллим Мингол Вәгыйз улы Галиев белән.

Айтурган Осмонова (сулдан уңга), Наилә Газизова, Гүзәлия Шәкүрова Татарстанның халык артисты, җырчы һәм мөгаллим Мингол Вәгыйз улы Галиев белән.

Татарстанның халык артисты, музыка белгече Мингол Вәгыйз улы Галиев белән очрашу бигрәк тә файдалы үтте. Ул гаҗәеп моңлы тавышы белән күңелләребезгә керде, һәр укучыга игътибар күрсәтте, кызык­лы мәгълүматлар бирде.

Шушы кыска вакыт эчендә егетләр-кызлар үзләренә күп кенә яңа дуслар таптылар, туган яклары, үз мәктәпләре, анда үткәрелүче кызыклы чаралар турында сөйләшеп туймадылар, телефон номерларын алыштылар.

Алия ӘБСӘЛӘМОВА,

Самараның “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1358

Комментирование запрещено