Җәйге ялларны кайгыртып

Шура 8.02Фәхретдин Канюкаев 2019 елда Бөтенроссия авыллары Сабан туен Камышлы районында уздырырга тәкъдим итте

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Президиумы утырышы үтте. Чарада Самараның “Дуслык” өлкә иҗади-иҗтимагый җәм­гыяте президенты, Милли шура әгъзасы Фәхретдин Бәд­ретдин улы Канюкаев та катнашты.

“Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов балаларны авыл тормышы белән таныштыру өчен лагерьлар оештыру мәсьәләсендә ярдәм итүне сорады. “Бездә “Сәләт” лагере бар. Әмма бу бөтенләй башка юнәлеш. Бөтен бала да сәләтле булып бетә алмый, кемдер халыкны ашатырга да тиеш. Шуңа күрә балаларны авыл белән таныштыру, аларны бирегә тарту өчен мондый лагерьлар да кирәк”, — дип белдерде.

Лагерь оештыру идеясен Васил Шәйхразиев та хуплады. “Аграр юнәлешле лагерьлар оештыру бик яхшы башлангыч булыр иде. Әгәр дә балаларны яшәтергә урын бар икән, нигә оештырмаска, балалар ялын оештыру өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Моны тик Роспотребнадзор белән килештерергә кирәк”, — диде Милли шура рәисе.

Бөтендөнья татар конгрес­сының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан чигендә урнашкан татар авыллары берләшеп эшләргә, дус яшәргә тиешлегенә басым ясады. “Башкортостан, Чувашстан, Удмуртия республикалары, Оренбург, Самара, Киров өлкәләре татарлары дус булып яшиләр икән, без “Татарстан чиксез” дип әйтә алабыз”, — диде Милли Шура рәисе.

“Татар кызы” бәйгесен үткәрү мәсьәләсе дә күтәрелде. Васил Шәйхразиев Россиянең барлык төбәкләре дә конкурсантлар әзерләргә тиеш, дип белдерде.

Шура 8.02Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев 2019 елда Бөтенроссия авыллары Сабан туен Самара өлкәсенең Камышлы районында уздырырга тәкъдим итте. Васил Шәйхразиев бу тәкъдим буенча Самара өлкәсе губернаторы белән очрашырга кирәк, дип белдерде. Ул быелгы федераль Сабан туеның 7 июльдә Чебоксарда, ә Бөтенроссия авыллары Сабан туеның 14 июльдә Курган өлкәсендә узачагын искәртте.

Сәлимә ВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1448

Комментирование запрещено