15 февральдә Яңа Ярмәк авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә Муса Җәлилне искә алу кичәсе оештырылды.
Чараны укытучы Сания апа Нуретдинова ачып җибәрде. Шагыйрьнең биографиясе белән таныштырып үтте ул.
Аннан соң Муса Җәлилнең «Дустыма» (Алисә Хаматшина), «Кыңгырау» (Аня Дмитриева), «Кыз һәм үлем» (Сабина Зарипова), «Ана бәйрәме» (Сания Нуретдинова) шигырьләре укылды.
Чара барышында Муса Җәлилгә багышланган видеопрезентация дә күрсәтелде.
Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Алисә ХАМАТШИНА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1864