Хезмәт даныгыз үлмәс беркайчан да, хәтерләрдә мәңге саклана…

1-DSC_0392Иске Ярмәк авылында сугыш һәм хезмәт ветераннары, данлыклы укытучылар булган Габделхак Ярыйәхмәт улы һәм Суфия Сафуан кызы ШАҺИЕВЛАРНЫ искә алу кичәсе узды.

Исегезгә төшереп үтәбез, 17 февральдә Иске Ярмәк авылында инде матур гадәткә әйләнеп баручы, сугыш һәм хезмәт ветераны, физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Шәһимәрдән углы Шириязданов исемендәге чаңгы ярышлары үтте. Бу кышкы уенны шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннары, данлыклы укытучылар булган Габделхак Ярыйәхмәт улы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевлар истәлегенә дә багышлаганнар иде. Шаһиевларның балалары һәм оныклары чараның төп иганәчеләре булдылар, бу бәйрәмнең күп чыгымнарын үз өсләренә алдылар.

Бәйрәм яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янындагы җыелыш белән башланып китте. Аннан чаңгы ярышлары үтте, алдынгы урыннарны алучылар медальләр, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр. Мәчет йортындагы ашханә бинасында тукланып алгач,  кунаклар авылның Халик Садри исемендәге мәдәният йортына тамаша кылырга җыелды.  Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын дип, ярыштан соң биредә Габделхак Ярыйәхмәт улын (тарих укытучысы, мәктәп директоры) һәм Суфия Сафуан кызын (рус теле һәм әдәбияты укытучысы) искә алу кичәсен уздырдылар.

1-DSC_0292 1-DSC_0294Иң элек авыл имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим тарафыннан бакыйлыкка күчкән укытучыларның рухларына сүрә укылды һәм барлык халык бергәләп дога кылды. Аннан соң Шаһиевларның  коллегалары, укытучы-ветеран Рәхимә Зариповна, укучылары Алсу Сабитова, Мәҗит Йосыпов, Фәрит Шириязданов, 1972 елда чыгарылган сыйныф әгъзалары үзләренең  истәлекләре белән уртаклаштылар, Габделхак Ярыйәхмәт улын һәм Суфия Сафуан кызын олылап искә алдылар.

1-DSC_0303 1-DSC_0321 1-DSC_03141-DSC_0347 1-DSC_0350 1-DSC_0352 1-DSC_0357 1-DSC_0360- Авыл мәктәбендәге эш нәтиҗәләре һәрвакытта югары булды. Дәфтәр-китаплар, уку җиһазлары җитешмәгән чакта тал чыбыгыннан ясаган таякчыклар белән санарга өйрәнеп, керосин лампалары яктысында укыган кешеләр илебезнең төрле почмакларында дан казанган белгечләр, галимнәр, атаклы хезмәткәрләр булып танылдылар. Әлбәттә, болар сугыштан соң авылда тупланган педколлективның югары эш күрсәткечләре. Шул укытучыларның күбесе фронтовиклар булганга, укучыларда патриотизм тәрбияләү аеруча көчле һәм нәтиҗәле булды.

Сугышта катнашкан һәм батырлыклар күрсәткән Габделхак Ярыйәхмәтович һәм Суфия Сафуановна — авыл мәктәбендә эшләп, үзләре турында якты истәлекләр калдырган укытучылар. Һәркем күңеленә алар ягымлы, үз эшләренә мавыгып, чын күңелдән бирелгән педагоглар буларак кереп калдылар, - дип сөйләделәр чыгыш ясаучылар.

1-DSC_0383Шаһиевларның гомерлек күршеләре Таһир Рәхимов җитди сәбәпләр аркасында әлеге чарада катнаша алмаса да, сәхнәдән укыр өчен үзенең истәлекләрен кәгазьгә язып калдырган.

- Габделхак абый һәм Суфия апа безнең әти-әни белән йөрештеләр, хәзер без аларның балалары һәм оныклары белән аралашып яшибез. Шаһиевлар безнең әти-әнигә һәрвакыт киңәшчеләр, ярдәмчеләр булып тордылар.

Без гаиләдә алты бала үстек, шушы мәктәптә белем алдык. Безне икесе дә укыттылар. Укытучыларыбызга һәрвакыт кереп йөри идек. Истә калган, аларда телевизор карап, чәй эчеп чыга идем. Габделхак абыйны сугыш турында сөйләтергә яраттык, Суфия апа да кушыла торган иде» — диелгән аның хатында.

Тамаша Самарның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле солистлары Ренат Азизовның, Әлфия Йосыпова-Сөнгатованың,  Камышлыдан Наил Хәкимовның моңлы җырлары, “Ялкынлы яшьлек” кызларының дәртле биюләре белән үрелеп барды. Тамашачылар бу кичне үзләренең иҗат җимешләрен җиткергән артистларга алкышларын жәлләмәделәр.

1-DSC_0305 1-DSC_03081-DSC_0333 1-DSC_0336 1-DSC_0370 Кичәне алып баручы Гөлисә Бәдретдинованың Габделхак Ярыйәхмәт улы һәм Суфия Сафуан кызы турында газеталарда язылган мәка­ләләрне укуы үзе бер тамаша булды. Күләмле өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез:


Утлар-сулар кичеп

Суфия фронтта үзен тиз таныта, аны зенит артиллериясенең комсоргы итеп билгелиләр.

- Беренче сугыш чирканчыгын без Орша тирәсендә алдык, — ди ул. — Штаб урнашкан составны саклап бара идек, тирә ягыбызда бомбалар шартлый башлады.

Сугыш көчле булды, хәтта медсестралар Дмитриева һәм Байко да коралга тотындылар. Дмитриева каты яраланды, ә Вера сул кулсыз калды. Безнең дивизия кызлары Ватан өчен әнә шулай сугыштылар.

- Беләсезме, читтә авылдашны очратудан да зур шатлык юк икән ул, — дип куйды. — Вильнюста политработниклар курсында укыган чагыбыз. Безне күршедәге артиллерия дивизионына 8 март көненә кунакка чакырдылар. Тантаналы җыелышта кызларны грамоталар белән бүләкләделәр. Шулар арасында Гарифуллина дигән фамилияне ишетеп калдым. Ул минем дустым Мәрьям Гарифуллинаның апасы булып чыкты. Шатлыгыбызның чиге булмагандыр. Иренең фронтта һәлак булуы хакында ишеткәч тә, хәбәр алгач Мөнәвәрә үзе теләп фронтка китә.

- Сагышы да булды, — ди Суфия, — яшьлек дустым Габделхакның хатлары килүдән туктагач.

Габделхак Сталинградта сугыша, Украинаны азат итүдә катнаша, 4 мең километр озынлыгындагы сугышчан юл үтә. Шул вакыт өчендә 3 мәртәбә каты яралана, бер тапкыр контузия ала. Соңгы тапкыр яралануыннан соң, Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, врачлар биргән белешмә белән, 1944 елның маенда туган авылына кайта. Кайту белән авыл советы рәисе булып эшли башлый. Шушы яралануыннан соң ул Суфиягә хат язмый. Авылга кайткач, аның исәнлеген ишетеп шатланса да, ул мине ничек кабул итәр, баш тартмасы дигән уйлар белән җәфалана.

Сугыш тәмамлану белән, илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр туган-үскән якларына кайта башлыйлар. Алар арасында Суфия апа да була. Ул станциядән килеп алуны үтенеп авыл Советына телеграмма бирә, әмма бу шатлыклы хәбәрнең Габделхак кулына барып керәсен башына да китерми.

Суфия сугыштан кайткач ук кияүгә чыгарга ашыкмый. Киләчәктә илебез өчен файдалы кешеләр булу өчен безгә иң элек укырга кирәк, — ди. Ахырда уртак тел табып, Суфия апабыз кияүгә чыга. Икесе дә укуларын дәвам итеп мәктәптә эшлиләр. Суфия Сафуановна рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Габделхак Яриевич тарих укытучысы, мәктәп директоры булып эшли.

Габделхак әфәнде инициативасы белән авылда ике катлы мәктәп салына. 1965 елны мәктәп музеена нигез салына, Мухаметзянов Әсхәт Вагазович белән материал туплыйлар. Мәктәптә бердәм тату педагогик коллектив эшли.

Һадия РАФИКОВА.

«Азат хатын» журналы.

* * *

…Хезмәт һәм сугыш ветераны, укытучы-пенсионер Суфия Сафуановна Иске Ярмәк авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1939 елны урта мәктәпне тәмамлап, Казан пединститутына рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Аны тәмамларга Ватан сугышы комачаулый.
1942 елда 19 яшьлек Суфия Иске Ярмәк мәктәбендә балалар укыта башлый. Шул ук елны ул фронтка җибәрүләр сорап гариза яза.
Аның теләген канәгатьләндерәләр һәм Куйбышев шәһәрен һавадан саклау өчен төзелгән зенит-артиллерия дивизиясенә җибәрәләр. Шушы дивизия сафында көнбатышка хәрәкәт итеп, Суфия ханым немец фашистларын тар-мар итүгә үзенең зур өлешен кертә. Аларның дивизиясе тимер юлы станцияләрен һәм зур әһәмиятле күперләрең дошман самолетлары җимерүеннән уңышлы саклый.

Хезмәт итү вакытында Суфия Сафуан кызы махсус курслар тәмамлый һәм аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирәләр. Бу дәрәҗәдә ул дивизиянең комсоргы булып бик уңышлы эшли.

Суфия ханым Шаһиева 1945 елның декаберендә туган авылына кайта һәм Иске Ярмәк урта мәктәбендә балалар укыта, шул ук елны Казан пединститутында да укый һәм уңышлы тәмамлый.

Тырышып, иҗади эшләү Суфия ханыма зур ихтирам китерә. Ул үткәргән ачык дәресләр, аның төрле район киңәшмәләрендә һәм семинарларда ясаган чыгышлары һәркемгә ошый торган була. 1978 елда лаеклы ялга чыга. Шуннан соң тагы ике ел балалар укыта.

Суфья Сафуан кызы хезмәтенә илебез зур бәя бирә. Ул Почёт билгесе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Халык мәгарифе отличнигы» значогы, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Тырыш иҗади хезмәте өчен Мактау кәгазьләре бирелә.
Искиткеч армый-талмый эшләгән Суфья Сафуан кызына якты истәлек.

«Камышлы хәбәрләре», 26 август 1992 ел, №85 (6947).

* * *

…Габделхак  Ярый улы 1921 елны Иске Ярмәк авылында туа. 1939 елны яхшы билгеләргә генә мәктәпне тәмамлый, хәрби училищега укырга китә.
Тырыш курсант 1941 елда училище тәмамлап, хәрби хезмәт урынына юнәлә, ләкин барып җитә алмый. Бөек Ватан сугышы башлана, аның хезмәт урыны — сугыш кыры була.
Лейтенант Шаһиев сугышта 1944 елга кадәр була. Каты яраланып хәрби хезмәткә яраксыз диелгәч, авылга әйләнеп кайта.
Урта белем алган, хәрби училище тамамлаган, күпне күргән офицерны кайткан елны ук авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. 1947 елны балалар йортына эшкә күчә.
Хәрби хезмәткә яраксыз офицер үзенә яңа һөнәр эзли һәм Богырыслан укытучылар институтына укырга керә. Аны тамамлагач, Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укый. Шулай итеп укытучылык һөнәре — гомерлек хезмәт юлы башлана.
Ул эшнең асылын аңлап, тырышып, зур сабырлык белән оештырды, коллективны туплады, ата-аналар белән эшне эзлекле алып барды. Гаҗәеп сабыр, акыллы кеше була ул.
Сабыр холыклы булган өчен, кеше гозерен тыңлый белгән өчен, ипле итеп, дөрес киңәш биргәне, ярдәмчел сыйфатлары ихтирамлы итә. Олы җанлы, кече күңелле, тыйнак, зур киңәшче, ярдәмче, авылның зур абруйлы карты.
Аның гомерлек тормыш иптәше Суфия Сафуан кызы да Иске Ярмәк урта мәктәбенә бөтен хезмәт гомерен куйган, абруйлы укытучы була. Габделхак  Ярый улы тормыш иптәшенең даими ярдәмен тоеп яши һәм эшли.
Аларның гаилә гомерләре дә, хезмәтләре дә халык арасында күпләргә үрнәк була. Ике ул, кыз үстерәләр.

«Камышлы хәбәрләре», № 53 (7246), 4 июль, 1995 ел.

* * *

 

Хәтерләрдә мәңге сакланыр

Арабыздан мәңгелек йортка киткән Габделхак Ярый улы Шаһиевны искә алу уңае белән.

Авыр һәм газаплы сугыш гөрелтесенең авырлыгын татыган, аның иң каты сынауларын йөрәге аша кичергән, утлар, сулар, таулар, Ленинград сазлык-күлләрен кичкән һәм сугыш сөреме белән имгәнеп кайткан, туган авылы Иске Ярмәк урта мәктәбен ике дистә елга якын җитәкләгән Габделхак Ярый улы Шаһиев олы җанлы, тыйнак, кече күңелле, сабыр холыклы кеше булганы өчен, барыбыз да аны ихтирам итә идек. Тарих укытучысы, алдынгы карашлы кеше, мәктәп музеена нигез салучы (Мухаметзянов Әсхәт Вагазович белән 1965 елда материал туплыйлар.)

Яхшы оештыра алу сәләтен күреп, үзенә урта мәктәп белән җитәкчелек итүне тапшырдык.Ул безнең ышанычыбызны намус белән аклады. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул халыктан аерылмады.

Курку белмәс көрәшче идең син,

Үттең күлләр, сазлыклар аша.

Ярсып бардың дошманнарга каршы

Дөрләп янган ялкын – ут аша.

Авыр көрәшләрдә сынатмадың,

Тирең юды канлы тәнеңне.

Явыз дошман белән якалашып,

Данга күмдең яуда үзеңне.

Бөек Җиңү яулаган кеше дип,

Яу кырында эзем калды дип,

Сөйләмәдең, сиздермәдең һич бер,

Йөрәгемне кыршый ярчык диеп.

Ил сулышы белән атлый-атлый

Игелекле юллар ярдың син,

Тыйнак хезмәт үрнәкләрең белән

Тарихларга кереп калдың син.

Үлгәнеңә беркем ышанмый -

Елмаясың кебек түреңдә,

Гөлчәчәкләр булып тибрәләсең,

Сакланасың күңел түрендә.

Юк, син үлмәдең, тыныч ял итәсең.

Тик күңелләр сине юксына.

Хезмәт даның үлмәс беркайчан да,

Хәтерләрдә мәңге саклана.

Матурлыгын һич тә җуймый яктыра синең йөзең.

Яшь буынга үрнәк булып тора калдырган якты йөзең.

М. Шириязданов, сугыш һәм хезмәт ветераны.

«Бердәмлек»,  №34 (277), 15-21 август.

* * *

Одна из ведущих словесников школы — Софья Сафуановна Шагиева

Её жизнь пример для молодого поколения. Она росла и воспитывалась в учительской семье. В школу она пошла на год раньше своих сверстников, училась с большой охотой. За отличные успехи в учёбе и примерное поведение неоднократно награждалась похвальными грамотами.

Успешно закончив среднюю школу, поступает в пединститут. Но завершить учёбу в вузе ей помешала война.

Верная патриотическому долгу, комсомолка Шагиева пишет в райоком ВЛКСМ заявление: «Моё место там, где решается судьба Родины. Прошу отправить меня на фронт!»

Не один раз приезжает она в район, пока не добивается положительного решения. Вскоре её назначают комсоргом дивизиона. Старший лейтенант Шагиева всегда в гуще бойцов, учит военному мастерству, выступает перед ними с пламенными речами. Не случайно однополчане дают ёй краткое, но ёмкое имя «Чапай».

В действующей армии младший лейтенант Шагиева служит до конца войны, а после демобилизации возвращается в родное село. Буквально через неделю приходит в школу преподавателем русского языка и литературы, одновременно продолжая учёбу в институте заочно. Очень популярны в классах Шагиевой сочинения-миниатюры. Из лучших сочинений создаётся альманах «С чего начинается Родина!». Влияние внешне хрупкой, но сильной женщины на учащихся многогранно: личным примером она учит своих воспитанников мужеству и настойчивости, трудолюбию и увлечённости наукой, доброте и искренности в общении.

За спиной С.С.Шагиевой, кавалера ордена «Знак почёта», 27 лет учительского труда. Всю свою жизнь она посвятила обучению и воспитанию своих односельчан, всё село – её большая семья.

Среди воспитанников Софьи Сафуановны есть агрономы и зоотехники, инженеры и врачи, офицеры. Некоторые выпускники по примеру любимой учительницы избрали профессию педагога. И для каждого из них, сколько бы ни прошло лет, школьная учительница остаётся близким человеком. Когда необходимо решить серьёзный жизненный вопрос, они шли к доброй советчице с твёрдой верой, что она не только подскажет, как поступить, но и поможет делом.

Минзакир Нуртдинов.


Кичә ахырында авыл җирлеге башлыгы Минсәет Низаметдин улы Шәйхетдинов һәм Шаһиевларның балалары күркәм чыгышлар ясадылар, әлеге чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәтләрен белдерделәр.

1-DSC_0392 1-DSC_0399 1-DSC_0389Шөкер, Шаһиевларның балалары һәм оныклары да тырыш, үзләренең әти-әниләрен, әби-бабаларын, туган авылларын тирән хөрмәт итеп, алар турында якты истәлекләр саклыйлар. Әнә, күптән түгел Иске Ярмәктә яшәүче оныклары Илшат әфәнде мәчет манарасын яңарту эшләрендә дә булышлык күрсәткән икән. Гомумән, аның гаиләсе авылда үткән барлык мәдәни чараларда матди ярдәм күрсәтеп тора.

2-2 1-13-34-45-55a-5009010014015016017018019020021022

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА һәм Римма НУРЕТДИНОВА әзерләделәр.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Укытучылар истәлегенә спорт бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Любовь земная

Просмотров: 1820

Один комментарий

  1. Хэрмэткэ лаеклы кешелэр, мине укыттылар. Авылдашларым белэн горурланам.