Айсылу Габдинованың «Ленинград» төркеме башкаруында «Лабутены» хитын татарча «Алабута» дип җырлавын күпләр хәтерлидер. Бу идеяне мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов белән журналист Данил Сәфәров уйлап тапкан иде. Бүген «Матбугат.ру»да премьера: Айсылу Габдиновадан тагын бер тәрҗемә-күчтәнәч – Ольга Бузова башкаруындагы «Мало половин» җырының татарча варианты.
“Алабута” җыры чыккач, аны бөтен Татарстан матбугаты диярлек язган иде, рус телле басмалар да читтә калмады. Хәтта Мәскәүнең NewsRu.com, “Комсомольская правда”, “Русская служба новостей”ларына кадәр читтә калмады. Комментарийларда мактау сүзләре белән бергә тәнкыйть тә яуды, “татарлар үзләренекен иҗат итә алмый мени соң, русларны кабатламаса”, дип шелтә белдерүчеләр дә шактый иде.
- Айсылуның кушылып җырлавы бик кызык тоелды, бөтенебез көлештек, һичшиксез, татарча башкарырга кирәк бу җырны дигән карарга килдек, — дип сөйләде Айбикә “Матбугат.ру” хәбәрчесенә, — “Алабута” җыры Айсылуның визит карточкасына әйләнде, бу “Бала мин” дигән кавер да шундый ук популяр булыр, дип өметләнәбез.
- Миңа Ваһапов фондыннан Айбикә Фәттахова шалтыратты, — дип сөйли җырны тәрҗемә иткән Данил Сәфәров, — “Алабута” җыры бик популяр булды, “Мало половин”ны да татарча эшлик әле” дип сорады. Мин үзем бу җырны яратмыйм. Әмма ул бик популяр булганга хайпка кушылырга булдым. Айсылуның беренче продюсеры мәрхүм Илфак Шиһапов бу җырны тыңласа, көлеп куяр иде.
- “Алабута”ны да, “Бала-бала мин”не дә беренче дубльдән яздырдым. Мин русча җырлар да башкарам, шуңа бу миңа ниндидер авырлык китерми. Минем өчен бу ниндидер шаяру, күңел ачу гына. Рус кешеләре дә мондый җырларны бик кызыксынып тыңлый. Данилга шундый кызык текстлары өчен зур рәхмәт!
Многие, наверно, помнят как певица Айсылу Габдинова исполнила хит группы «Ленинград» на татарском языке. Это был кавер на песню «Экспонат» и назывался он «Алабута». Идея перевода принадлежала ныне покойному продюсеру Ильфаку Шигапову и журналисту Данилу Сафарову. На этот раз Айсылу Габдинова перепела на татарском песню Ольгы Бузовой «Мало половин».
«И «Алабуту» и «Бала мин» записала с первого дубля. Я пою и на русском, поэтому это было несложно. Для меня это прежде всего повод пошутить, повеселиться. Русские тоже любят слушать такие песни. Спасибо Данилу за интересные тексты», — поделилась с нами Айсылу.
Просмотров: 1973