Муфтий Татарстана Камиль Самигуллин назвал новую миссию ДУМ РТ / Диния Нәзарәте татар телен үстерүне үзләренең яңа миссиясе дип игълан итте

1519201315_1_40_0Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин назвал новую миссию ДУМ РТ — это те задачи, которые были «на злобу дня» 25 лет назад, и сегодня обрели новое, актуальное звучание. Об этом он сказал на заседании пленума ДУМ РТ по итогам деятельности в 2017 году.

«Речь, безусловно, о новой миссии ДУМ РТ — по сохранению национальной идентичности татарского народа и татарского языка как государственного в Татарстане, о возрождении нашего духовного наследия и школы воспитания национальной интеллигенции. Передать эти сокровища национальной культуры, которые определяют лицо, характер и нравственные ценности татарского народа, нашим будущим поколениям — ДУМ РТ не может сегодня осуществлять свою деятельность, игнорируя эти фундаментальные задачи», — цитирует пресс-служба ДУМ РТ Самигуллина.

Он также обозначил основные цели и направления деятельности ДУМ РТ на этот год — это сохранение традиций ханафитского мазхаба, возрождение татарского богословского наследия и повышение авторитета религиозных деятелей в обществе.

Деятельность ДУМ РТ в 2017 году муфтий оценил положительно. «Несмотря на трудности и вызовы, которые поставлены перед уммой и республикой, в 2017 году ДУМ РТ удалось достичь значительных результатов», — сказал Самигуллин.

В ходе заседания были перечислены все достижения в работе организации, в том числе принятие положения о никахе, захоронение останков ханов, завершение организации четырехступенчатой системы религиозного образования, запуск халяльного тарифа, мусульманского радио и ТВ и другие. Участники пленума отчет о деятельности ДУМ РТ в 2017 году приняли единогласно.


business-gazeta.ru

* * *

Кама Тамагы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең 2017 елда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган чираттагы Пленум утырышы узды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пленумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Рафик хәзрәт Мөхәммәтшин, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов һәм барлык район имам-мөхтәсибләре җыелды. 

«Безнең мөфтият өчен тарихта 25-еллык юбилее белән истә калган 2017 ел артта калды, — диде мөфти. — Чирек гасыр эчендә Татарстан өммәтендә күзгә күренерлек үзгәрешләр булды. Бүген Нәзарәт карамагында 9 казыят, 48 район мөхтәсибәте, 1415 мәхәллә, 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты, Казан ислам институты, Болгар ислам академиясе бар».

Шуның белән бергә, 25 ел элек көн кадагында булган мәсьәләләр бүген яңача яңгыраш һәм төсмер алды, дип әйтә мөфти: «Сүз, иң беренче чиратта, татар телен саклап калу һәм аны Татарстанда дәүләт теле буларак үстерү, үзебезнең рухи мирасыбызны торгызу, милли зыялылар катламын тәрбияләү турында бара. Милләтебезнең йөзен һәм холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый юнәлешләрен билгели торган әлеге рухи хәзинәбезне киләчәк буыннарга җиткерү – бүген Нәзарәт үз эшен шушы олы бурычны да күздән чыгармыйча башкарырга тиеш». Үз чыгышында хәзрәт шулай ук 2018 елда Нәзарәт алдында торган төп максатларны билгеләде: Хәнәфи мәзһәбен саклау, татар дини мирасны торгызу һәм үстерү, дин әһелләренең җәмгыятьтәге абруен күтәрү.

Мөфти шулай ук 2017 елда башкарылган эшчәнлеккә үз бәясен бирде: «Шактый кыен һәм каршылыклы булуына карамастан, 2017 елда мөфтият байтак казанышларга иреште».

“Татар-информ”.

 

Просмотров: 1783

Комментирование запрещено