Мәликәне МУЗ-ТВ каналы зурлап күрсәтте (ВИДЕО)

news_21653Мәликәнең татарча җырлавы хәзер ишетелми диярлек. Аның каравы, без аны хәзер Татарстаннан читтә иҗат итүен күреп торабыз. Йә ул илкүләм танылган актерлар белән берәр кинода төшә, йә Казахстанда кадәр барып музыкаль конкурста илебез данын яклый.

Һәм менә яңа үр яуланган. Россиядә иң популярлардан саналган «МУЗ-ТВ» каналы шушы көннәрдә Мәликәнең берничә чыгышын бирде. Җырчы бер-бер артлы «Луна в скорпионе» һәм «Мы сойдем с ума» җырларын башкарды. Видеодан күренгәнчә, Мәликәбезне тамашачы бик җылы кабул итте. Видеоны Russian Music ютуб-каналы да элеп куйган. Карыйбыз:

matbugat.ru

Просмотров: 1178

Комментирование запрещено