Ульяновск өлкәсе губернаторы Димитровградта федераль Сабан туе уздырырга тәкъдим иткән

0135Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка Димитровград шәһәрендә федераль Сабан туе уздыруны тәкъдим иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Бүген Васил Шәйхразиев Ульяновскида Идел буе федераль округы татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән үткәргән очрашуда Сергей Морозов та катнашкан. Татар милли лидерлары алдында чыгыш ясаганда, губернатор төбәктә тагын бер тапкыр федераль дәрәҗәдәге Сабан туе уздыру тәкъдимен әйткән. “Бу бәйрәмне без бик яратабыз һәм кабат үзебездә уздырырга әзер. Якын елларда булмаса, 2022 елда Советлар иле оешуга 100 ел тулачак, без шушы елда федераль Сабан туен Димитровград шәһәрендә уздырыр идек”, — дигән Морозов.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновскида инде өч тапкыр федераль Сабан туе узды. 

Сергей Морозов шулай ук Ульяновскидагы татар мәктәбе төзәкләндереләчәген дә әйткән. 

Сергей Морозов Ульяновскидагы татар иҗтимагый оешмалар вәкилләренә өлкә үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткергән. Үз чиратында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Сергей Морозовка “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләрнең Халыкара берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаль тапшырган.

«Губернаторның безнең очрашуга килеп, анда катнашуы — үзенә күрә бер үрнәк булды. Ул, татарларга рәхмәтле булып, сүз тотты, безнең өчен бу бик әйбәт гамәл», — диде Шәйхразиев. 

«Татар-информ».

Просмотров: 1442

Один комментарий

  1. Председатель Национально-культурной автономии татар г.о. Сызрань Ринад Шарафутдинов также принял участие в рабочем совещании.
    Ринад Ирфанович поделился впечатлениями о прошедшем мероприятии:
    «Также тезисно и кратко хотелось бы отметить следующее.
    Во-первых, очень приятно поразило оформление и содержание Центра татарской культуры в Ульяновске. Это то, к чему нужно стремиться! И я уверен, что наш Центр татарской культуры г.о. Сызрань должен быть таким же достойным и уровневым!
    Далее хотелось бы отметить, что как и встреча на Конгрессе татар РТ, встреча с В.Г. Шайхразиевым – это всегда приятно и значимо, содержательно и очень достойно!
    Невероятно интересным и не менее достойным для меня стало выступление Губернатора Ульяновской области Сергея Морозова. Умнейший человек, прекрасный оратор с великолепным чувством юмора и вкусом жизни!
    Ну, и, конечно, всегда приятны встречи с добрыми и давними друзьями – Президентом Самарской региональной творческой общественной организации «Дуслык» Ф.Б. Канюкаевым, Председателем СГТОО В.Т. Нурмухаметовым. Это одновременно для меня и дружеское общение, и получение позитивных эмоций, и, как правило, обсуждение новых проектов, идей, новаций в деятельности автономии татар».