Вчера в Казани стартовал VII всероссийский сход предпринимателей татарских сел / Казанга Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыелды

4560Вчера в Казани стартовал VII всероссийский сход предпринимателей татарских сел регионов России, участие в котором принимают 750 представителей малого бизнеса, фермерских хозяйств и подворий более чем из 41 региона РФ, в том числе из Татарстана.

В программу VII всероссийского схода включены следующие дискуссионные площадки: личные подсобные хозяйства, семейные фермы, КФХ, пчеловодство, переработка и реализация готовой продукции. Также в Академии наук РТ состоится сессия на тему «Роль предпринимателей в создании социально-экономических основ татарских сел Российской Федерации».

В рамках программы схода его участники посетят Алькеевский муниципальный район Татарстана. Здесь они ознакомятся с практикой комплексного развития татарского села и поделятся опытом работы в сфере сельского хозяйства, а также получат возможность налаживания деловых контактов.

Пленарное заседание схода с участием президента РТ Рустама Минниханова состоится 3 марта в ГТРК «Корстон», также здесь будет организована выставка-ярмарка производителей халяльной продукции и товаров народных промыслов из регионов РФ. В этот день предусмотрено и заседание совета всероссийской общественной организации «Татарские села России».

Для участников мероприятий предусмотрена и культурная программа. Предприниматели посетят гала-концерт III всероссийского конкурса певцов-исполнителей татарской песни «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм».

Напомним, первый всероссийский сход состоялся в 2012 году, где при участии президента РТ прошло обсуждение важных проблем, затрагивающих различные аспекты жизни предпринимателей татарских сел.


business-gazeta.ru

* * *

Бөтендөнья татар конгрессы VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында дискуссияләр уздырды. Чарага Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән, шулай ук Татарстан районнарыннан, 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Форум эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының мәгълүмәти исәпләү үзәгенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Гарифуллин катнашты.

“Татарстанда 1200 гаилә фермасы исәпләнә. Гаилә фермалары һичшиксез авыл халкын эш белән тәэмин итү, шулай ук тормыш дәрәҗәсен яхшырту, районның социаль-икътисади үсешен активлаштыруга зур өлеш кертә. Республикада һәм районнарда гаилә фермалары төзүнең әһәмияте арта бара. Чөнки авылның киләчәге гаилә фермаларында. Кукмара һәм Әлкидә гаилә фермаларын күп төзиләр. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе бәрабәренә мул уңышка ирешкән фермерлар шактый”, — дип билгеләп узды Рөстәм Гарифуллин.

Җыенга килгән эшмәкәрләр үз казанышлары, тәҗрибәләре хакында сөйләде, татар авылларында эшләүче фермерлар, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату турында фикер алышты.

Чыгыш ясаучылар арасында Биектау районы Дөбьяз авылыннан Латыйповлар гаиләсе дә бар. Гаилә башлыгы Ленар терлекчелек өлкәсе хакында сөйләде. “Бүген 250 баш мөгезле эре терлек һәм 130 савым сыеры асрыйбыз. Бу эштә биш авылдашыбыз ярдәм итә. Балаларыбызны да эшкә өйрәтеп үстерәбез. Бергәләп эшләгәч, авырлыгын сизмибез”, — ди ул.

Башкортстаннан килгән Ямалтдиновлар да эшне башлаганда гына авырлыгын тойдык диләр. Бүген алар 300 баш савым сыеры һәм 700 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. 19 сумнан 4000 литр сөт тапшыралар. Узган ел терлекләр өчен зур ферма салганнар. Хәзер шуны җылыту эше белән шөгыльләнәләр.

Җыенда үсемчелек өлкәсе турында сөйләүчеләр дә булды. Киров өлкәсеннән килгән эшмәкәрләр бәрәңге, кәбестә үстерү, Казан егете Фикърәт Хәлилов чәчәкләрне дөрес тәрбияләү хакында презентация күрсәтте.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше кирәкле юнәлешләрнең берсе булып тора. “Бөтенрocсия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә тора.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1312

Один комментарий

  1. Из Самарской области участвуют около 35 человек.