Иртән – чаңгы ярышлары, кичен — концерт!

Пьедесталда (сулдан – уңга): Илдар ШӘРӘФЕТДИНОВ, Искәндәр МИНЕГАЛИМОВ һәм Фәрит ГАЙФУЛЛИН. Алдагы планда Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, ШАҺИЕВЛАРның кызы Гөлшат һәм киленнәре Мөнирә ханым.

Пьедесталда (сулдан – уңга): Илдар ШӘРӘФЕТДИНОВ, Искәндәр МИНЕГАЛИМОВ һәм Фәрит ГАЙФУЛЛИН. Алдагы планда Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, ШАҺИЕВЛАРның кызы Гөлшат һәм киленнәре Мөнирә ханым.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында сугыш һәм хезмәт ветераны, физкультура укытучысы мәрхүм Мөхәммәтнур Шәһимәрдан углы Шириязданов исемендә чаңгы ярышлары үткәрелеп килә. Быелгы чара 50 – 80нче елларда мәгариф өлкәсендә абруй казанган сугыш һәм хезмәт ветераннары мәрхүм Габделхак Ярыйәхмәт улы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевлар истәлегенә дә багышланды. Чараның төп чыгымнарын да аларның балалары Ришат, Рөстәм, Гөлшат һәм оныклары күтәрделәр.

Кышкы бәйрәм авыл үзә­гендә башланып китте. Ераклардан кайткан кунаклар, районнан килгән вәкилләр, авыл халкы, мәктәп укучылары Мәдәният йорты каршында сугыш һәм хезмәт батырларына куелган һәйкәл янында Мөхәммәт­нур Шәһимәрдан углы Ширияздановны, Суфия Сафуан кызы һәм Әбделхак Ярыйәхмәт улы Шаһиевларны һәм авылның башка хөрмәтле кешеләрен зурлап искә алдылар. Район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Ярмәк җирлегенең үзидарә башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов, Суфия һәм Әбделхак Ша­һиевларның кызы Гөлшат Гә­рәева сүзләреннән соң һәйкәл янына чәчәкләр куелды.

Шуннан соң гына чаңгы шуучылар Юкәле тау итәгенә юнәлделәр һәм бер-бер артлы чаңгы трассасына ыргылдылар. Килүчеләргә зур самоварларда чәй кайнап торды, табаларда коймак кызарды, мангалда хуш исле шашлык әйләнде, балалар шикәр мамыгы, попкорн пакетларын тотып, тыз-быз чабышып йөрделәр.

Әлеге чара беркемнән дә көч җитмәслек тизлек тә, җиңү дә таләп итмәде, бары тик яшьләрне спортка тарту, олыларга аралашу өчен бер сәбәп булды. Иң яшь чаңгычы 4 яшендә генә булса, иң олысы 83 яшен тутырган булып чыкты. Шулай да чаңгыда шуучылар билгеләнгән араны бер тында үттеләр һәм күбесе лаеклы урыннар яуладылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында пьедесталның беренче баскычына (һәрберсе үз төркемендә) Софья Шә­рә­фетдинова, Дамир Гаджаманов, Люзия Ибраһимова, Ислам Сөнәгатов (Яңа Усман), Диана Шәрәфетдинова, Илгиз Сәлахов (Камышлы), Юлия Шакирова, Илмир Гыйльметдинов күтәрелделәр. Мәктәп балаларына Шаһиевлар гаи­лә­сеннән ис­тә­лекле бүләкләр, медаль­ләр, Мактау грамоталары тапшырылды.

30 яшькәчә чаң­гычылар арасында беренче урынны Артур Минегалиев, Илнар Сафин, Альбина Шәйдуллина, 45 яшькәчә — Илгинар Галимов, Лилия Әбдрәхимова, 60 яшькәчә — Гамилә Вәлитова, Искәндәр Минегалимов, 60тан олырак­лар арасыннан — Ра­вилә Йосыпова, 70 яшьтән олылар арасыннан Ришат Шаһиев, Таһир Гыйльметдинов җиңделәр. Ә 83 яшьлек Әсхәт Сафин һәм аның тормыш ип­тәше Дания Сафина барысын да уздырдылар. Әсхәт абый ауга йөри торган чаңгысында трассаны яхшы гына тизлектә үтте. Дания апа да аңардан калышмады. Алар кебек спорт сөюче Кәлимуллиннар һәм Шаһиевлар гаиләләрен дә атап үтәргә кирәк. Җиңүчеләрнең барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Шаһиевлар бу ярышны оеш­тырырга һәм уздырырга булышкан кешеләргә дә бүләкләр тапшырып, рәхмәт сүзләре әйттеләр. Иске Ярмәк авылының бер генә оешмасы да бу кышкы бәйрәмгә үз өлешен кертми калмады.

Кышкы көн салкын булса да, спорчылардан, җанатарлардан бөркегән җылылык, дустанә мөнәсәбәт күңелләрне эретте. Спорт бәйрәменнән соң Мәдәният йортында концерт тамашасы да булды. Тамак ялгап, күлмәкләрен алмаштырып килгән авылдашлар Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең күңелле концерт программасын карадылар. Шаһиевлар турындагы истәлекләр белән үрелеп барган тамаша ялыктырмады, бик күңелле үтте. Аларның тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык иде бит.

Суфия Сафуан кызы 1923 елның 20 январенда Иске Ярмәк авылында укытучылар гаиләсендә туган. Укытучы булырга хыялланган кыз педагогия институтына укырга керә алмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Суфия районның комсомол комитетына сугышка җибәрүләрен сорап гаризалар яза. Ватанын дошманнан сакларга теләге булган кайнар йөрәкле кызны сугышка алалар һәм девизия комсоргы итеп билгелиләр. Кырыс холкы, ялкынлы чыгышлары өчен үткен телле солдатлар аңа “Чапай” дигән кушамат тагалар. Кече лейтенант Суфия Сафуан кызы 1945 елның декабрендә сугыштан кайта һәм җирле мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый, читтән торып педагогия институтын тә­мамлый.

Әбделхак Ярыйәхмәт улы да шушы авыл егете. Ул Бело­руссиядәге хәрби учи­лище­лар­ның берсен тә­мамлап, лейтенант зва­ниесендә Мурманск өлкә­сендәге хезмәт урынына барганда сугыш башлану хәбәре килә. Шаһиевка һәм аның полк­ташларына Ленинград фронтында сугышырга туры килә. Маңгаена снаряд эләгеп, бер күзен югалткач кына, 1944 елда ул авылга кайтып эшкә керешә. Сугышка кадәр йөргән кызы Суфиягә өйләнеп, матур гына тормыш корып җибәрәләр.

Пьедесталда (сулдан – уңга): Илдар ШӘРӘФЕТДИНОВ, Искәндәр МИНЕГАЛИМОВ һәм Фәрит ГАЙФУЛЛИН. Алдагы планда Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, ШАҺИЕВЛАРның кызы Гөлшат һәм киленнәре Мөнирә ханым.

Пьедесталда (сулдан – уңга): Илдар ШӘРӘФЕТДИНОВ, Искәндәр МИНЕГАЛИМОВ һәм Фәрит ГАЙФУЛЛИН. Алдагы планда Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, ШАҺИЕВЛАРның кызы Гөлшат һәм киленнәре Мөнирә ханым.

Әбделхак Ярый улы башта авыл советы рәисе булып, аннан ятим балалар бакчасында эшли. Шул ук вакытта читтән торып педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Кулына диплом алуга Иске Ярмәк мәктәбенә укытучы булып эшкә урнаша, ә соңрак аны директор итеп билгелиләр.

Шаһиевлар күп еллар, иңгә-иң куешып, мәктәптә эш­лә­деләр, укучыларын хезмәт сөяргә, батыр һәм гадел булырга өйрәттеләр. Алар үзләре дә тәртипле, укымышлы өч бала үстерделәр, үз юлларын табарга булыштылар. Суфия Сафуан кызы 1992 елда, ә Әбделхак Ярый улы өч елдан соң вафат булдылар…

Бу вакыйгаларга күп еллар үтсә дә, аларның якты рухы халык күңелендә яши. Авыл интеллигенциясенең югары үрнәге булган шушындый гаиләләрне искә алу, яңа буын кешеләренә аларның тормышын күрсәтү бик үтемле тәрбия чарасы да булып тора бит.

Фәния КӘРИМОВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Укытучылар истәлегенә спорт бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Хезмәт даныгыз үлмәс беркайчан да, хәтерләрдә мәңге саклана…

 

 

 

Просмотров: 1210

Комментирование запрещено