Үткән ял көннәрендә Самараның Аврора Молл сәүдә-күңел ачу үзәгенең фуд-корт залында күп санда татарлар җыелуы күзәтелде. Алар Самараның “Түбәтәй” тиз ашау челтәренә бер яшь тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә килгәннәр иде.
Көне буе Аврора Молл үзәге сәхнәсендә бәйрәмне алып баручы Илфат Сөләйманов хөкем сөрде, “Идел” татар эстрадасы ансамбле җырлары яңгырады, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле, Альбина Мәхмүтова тәрбияләгән җырчылар һәм музыкантлар чыгыш ясады, саксофон тавышларын татар гармуны алмаштырды, гитара моңлануын акапелла башкарылган җырлар бүлдерде…
“Түбәтәй” тиз ашау челтәренең Казандагы җитәкчесе Солтан Сафин да бәйрәмгә кайткан иде (“кайткан” дип авыз тутырып әйтә алабыз, чөнки ул бит безнең Камышлы егете).
- “Түбәтәй”нең Самарадагы филиалын башлап җибәрү җиңел булмады, әлбәттә. Ләкин җирле татар җәмгыятьләре, милләттәшләребез ярдәмендә беренче “Түбәтәй”егез үз юлы белән баруын дәвам итә, үсешен туктатмый, — дип сөйләде җитәкче.
Хәләл ризык фаст-фуды эшен мөфти Талип хәзрәт Яруллин да хуплады һәм теләктәшлеген белдерде. Оешма җитәкчесе Альбина Шамсетдинова исә чит ил бургерлары түгел, ә файдалы җирле ризык сайлаганнары өчен халыкка рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә тәмле һәм туклыклы ризыклар белән сыйларга сүз бирде.
Бәйрәм программасы бик матур үтте. Биредә һәркем үзенә кызыклы шөгыль тапты. Көне буе “Түбәтәй” һәм аның партнерлары призлар уйнаттылар, теләге булган кеше бушлай кыстыбый белән сыйланды, балалар татар милли ашлары пешерергә өйрәнделәр, картоннан үзләре кисеп-ябыштырып ясаган түбәтәйләр киеп, үзәк буйлап йөгерешеп йөрделәр. Матур-матур милли киемнәрен, калфакларын киеп, чәчәкле яулыкларын бәйләп килгән апалар да бәйрәмебезнең бер бизәге булды.
Шундый күләмле бәйрәм уздырып, “Түбәтәй” пионер булды бит әле. Әлегә кадәр сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә мондый зур чаралар уздырылганы юк иде. Кибеткә кием-салым, кирәк-ярак алырга килгән кешеләр ихтыярсыз татар мәдәнияте, ашамлыклары, җыр-биюләре белән таныштылар. Аның каравы, әйткән рәхмәтләре чын күңелдән булды кебек.
Гөлфия КӘРИМОВА,
филиал үсешен тәэмин итүче белгеч.
КОНТЕКСТ:
Самарның “Түбәтәй” татар милли тиз ашау челтәре үзенең беренче туган көнен бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1247