Самараның “Максимильянс” ресторанында “ПоПУЛЯр уеннар” дип аталган XIVхалыкара интеллектуаль уеннар фестивале үткәрелде. Фестиваль кысаларында массакүләм матбугат чаралары һәм интернет-сайтларның блогерлары арасында тиз шахматлар буенча турнир үткәрү дә каралган иде.
Россия журналистлар берлегенең Самара өлкәсе оешмасы һәм “Самара өлкәсенең шахмат Федерациясе” оештырган бу турнирда Самара дәүләт техник университетының “Инженер” газетасына даими язып торучы Руслан Габдушев 12 очко җыеп, җиңүче булып танылды. Икенче урында — Иске Ярмәктә уздырылучы шахмат турнирлары буенча укучыларыбызга яхшы таныш булган ФИДЕ мастеры Олег Безман, ә өченче призер — Владимир Попович.
Бүләкләрне “ПоПУЛЯр уеннар” XIVхалыкара интеллектуаль уеннар фестиваленең оештыручысы Дамир Габидуллин һәм региональ шахмат Федерациясе вице-президенты Станислав Янушинский тапшырдылар.
Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.
Просмотров: 1099