“Казан”ның “Бөек ефәк юлы”

Казан ансамблеҮткән ял көннәрендә Са­мараның Киров мәйда­нын­дагы Иҗат йортында “Казан” бию ансамбле бик матур кон­церт белән чы­гыш ясады.

Бу ансамбльне 1996 елда талантлы хореографлар талантлы артистлар өчен булдырганнар. Шушы чорда ансамбль күп иҗади уңышларга ия булган. Хәзер Татарстанның атказанган артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” төркеме күпмилләтле Казан шәһәренең визит карточкасы. Моны ансамбльнең иҗат җимешләреннән дә кү­рергә була: биредә татар халык фольклорына да, Россиядә генә түгел, бөтен җир шарында яшәүче халыкларның бию­ләренә дә зур игътибар бирелә.

Самаралыларга күрсәтелгән яңа программалары “Бөек ефәк юлы” дип аталган иде. Бу бик зур тема һәм илебездә генә түгел, чит илләрдә яшәүче күпсанлы милләтләр иҗатын үз эченә ала. Бөек татар классигы Кәрим Тинчуринның җыр һәм бию теленә күчерелгән “Зәңгәр шәл” хореографик күренеше, татарларның “Казан читеге”, русларның “Калинка”сы, Кавказ халыклары биюе, Шәрыкъ биюе, Ирланд халкының степ биюе — барысы да урынлы, барысы да югары дәрәҗәле булды.

Программада вокаль но­мерлар да күп булды. Татар­станның халык артисты Равил Харис башкаруында Робертино Лоретти репертуарыннан алынган “Бесаме муче”, “Голубка”, Мөслим Магомаев җырлаган “О море, море” популяр эстрада җырларына залдагылар да кушылып җырлады. Равил Харис залга төшеп, халык арасында да йөрде, бәрхет утыргычка ялтырап торган концерт туфлилары белән басып, зал белән дирижировать та итте. Карале, татарлар рус һәм испан җырларын да бик яраталар һәм беләләр икән!

Ә менә Халыкара премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева башкаруындагы композитор Алябьевның “Соловей” җырына без кушыла алмадык, әлбәттә. Бик югары ноталар, бик оста тавыш белән башкарылды ул. Монда уку гына аз, Гөлшат кебек сандугач булып туарга кирәктер.

Казан ансамбле“Зәңгәр шәл” хореографик композициясендә Майсәрә ролен башкарган Халыкара конкурслар лауреаты Гөлназ Гафурова  һәм Булат ролендәге искиткеч баритон иясе Рөстәм Нәсыйбуллинның чыгышы да Самара татарлары өчен бер зур ачыш булды.

…Залдан чыкканда тамашачылар концертның кыска булуына уфтандылар. Ә сәгатькә карасаң, шул ук ике сәгать ярым вакыт үткән икән. Шулай инде, яхшы концерт ялыктырмый, киресенчә, кәефләрне күтәреп җибәрә, яшәргә һәм эшләргә көч бирә,

“Казан” ансамбленең югары сәнгать җимешләрен көтеп калабыз!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1202

Комментирование запрещено