На лыжной базе «Чайка» прошел национальный день здоровья (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Җил-буран дип тормыйбыз, шуабыз да шуабыз

6c7ce2a5-eae8-4d18-ae3f-0161ec773110В субботу, 3 марта, на лыжной базе «Чайка» прошел День здоровья татарской общины Самары. В ярком национальном празднике принял участие глава региона Дмитрий Азаров.

День здоровья проводится в Самаре с 2013 года. Организатором праздника стала городская школа «Яктылык» с углубленным изучением отдельных предметов.

«Изначально это было чисто школьное мероприятие, которое проводилось в парковой зоне Советского района. Но уже через два года мы перебрались на лыжную базу. Помимо наших учеников сюда приходят их бабушки, дедушки, соседи, друзья. В этом году к нам присоединились общественные советы микрорайонов и организация «Общее дело», — рассказал директор школы «Яктылык» Радик Газизов.

Несмотря на морозную погоду, поучаствовать в празднике пришли более 1000 человек — это люди разных национальностей и возрастов, связанные узами дружбы, взаимоуважения и любви к родному городу.

Гостем праздника стал и глава региона Дмитрий Азаров. Его появление ученики школы встретили танцевальным флешмобом. Под песню «Самара» ребята зажгли цветные дымовые факелы и внесли флаг с космической символикой.  

Дмитрий Азаров поприветствовал гостей по-татарски, поблагодарил организаторов мероприятия и пожелал удачи спортсменам.

«Этот праздник давно стал традицией не только для школы «Яктылык», но и для всего города Самара. Я уверен, что это замечательное настроение мы сохраним на весь день и заберем в рабочие будни, чтобы достигать новых высот ради нашего родного региона, — сказал Азаров. — Президент страны Владимир Владимирович Путин несколько дней назад озвучил послание, которое обращено ко всем гражданам страны, устремлено в будущее. Сегодня мы можем быть абсолютно уверены, что это будущее прекрасно, а все достижения нашей страны абсолютно защищены».

Теплые слова участникам сказал и председатель регионального духовного управления мусульман самарской области, муфтий, Талип-хазрат Яруллин. По его мнению, такие праздники помогают поддерживать мир и согласие в нашем многонациональном регионе.

6c7ce2a5-eae8-4d18-ae3f-0161ec773110«Мы живем в едином обществе, где соприкасаются различные нации и конфессии, где праздник одного народа не оставляет равнодушными всех граждан страны. В этом смысле Россия — пример для многих других государств. У нас нет неуживчивости и желания преобладать, наоборот, царят мир и согласие, которые поддерживаются на государственном уровне», — подчеркнул Яруллин.

После приветственных слов Дмитрий Азаров пообщался со школьниками, а также поучаствовал в приготовлении национального плова.  

Спортивная программа праздника оказалась насыщенной: лыжные гонки на 500, 1000 и 2018 м, веселые старты, армреслинг, футбол. Нашлось занятие и для совсем маленьких горожан: они катались с горы на тюбингах и дружно поддерживали спортсменов.

btyIMG_20180303_101606 IMG_20180303_101704 IMG_20180303_101906 IMG_20180303_102825 IMG_20180303_102922-1bty bty bty bty bty bty bty bty bty bty bty bty bty IMG_20180303_120609-1 IMG_20180303_120713-1 IMG_20180303_120838-1IMG_20180303_120903-1 IMG_20180303_121001 IMG_20180303_120836-1

IMG_20180303_121059 IMG-4b105b712fc40b0a7c7e1cb67fed9c0a-V IMG-5c3fce29f0b41163e624843a09971b0e-V IMG-7a5789dc54764e1b114548d12033b696-V IMG-7ba6c652e43a9fac69a98d7a7d66eb12-V IMG-926e9b78147930c05a47d9df845a3014-V IMG-63503b2d5f274cfcc812fdaf35854c1a-V IMG-99378c02b631fabf329b2af05e4e7d60-V IMG-4196348ca03b5b3835a510d4b00bfe37-V

GbnxuXfZ8GE iktvS7CcFUA jjE6KyLueh0Дарика Бекниязова участвует в празднике впервые. Ее семилетняя дочь Алия в 2018 г. пойдет в «Яктылык» в первый класс. «В этой школе мы встретили множество родных и близких людей. Это и татары, и русские, и чуваши, и узбеки, и киргизы — все мы хотим, чтобы в стране были мир и благополучие. А такие праздники только помогают нам стать ближе друг к другу», — сказала Дарика.

volga.news

Фоторепортаж Гельгены САЛАХОВОЙ.

* * *

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Сәламәтлек көне уздыру матур гадәткә әверелде. Башта мәктәптән тыш чара буларак үткәрелә башлаган чаңгы ярышлары, киң колач җәеп, соңгы елларда шәһәребезнең “Чайка” чаңгы базасына кү­черелде. Хәзер анда укучылар һәм аларның ата-аналары гына түгел, туганнары, дуслары, хәтта “Чайка”га чаңгы шуарга килгән шәһәр халкы да катнаша. Ачык һавада спорт белән шөгыльләнеп, җырлап-биеп, кайнар ашлар белән сыйланып, рәхәтләнеп ял итәләр.

Быел да бу чара нәкъ шулай күңелле үтте. Һава торышы салкын булуга карамастан, “Чайка” чаңгы базасына бик күп кеше чаңгыларын күтәреп килгән иде. Ә өлкә һәм шәһәр администрациясеннән, Совет районы иҗтимагый советын­нан, “Гомуми эш” (“Общее дело”) оешмасыннан килгән мөх­тәрәм кунаклар аны тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде.

Өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаровны яктылык­лылар флешмоб һәм “Сәләт-Самара җыры” белән каршы алдылар.

Регион башлыгы бу чыгышны хозурланып карады, “Лаек­лы буын үсеп килә”, — дип мактау сүзләре әйтте. Дмит­рий Игоревич халык белән саф татар телендә исәнләшеп, бәй­рәмнең матур үтүен теләде. “Язның беренче көннәре салкын булса да, бу бәйрәм аңа ямь өсти. Бүгенге күтәренке кәефне киләсе эш көннәренә җиткереп, хезмәтебездә югары уңышларга ирешик”, — диде ул. Регион башлыгы бәйрәмне рәсми рәвештә ачык дип игълан иткәннән соң, мәйданда Россия гимны яңгырады, “Яктылык”ның физкультура укытучысы, Рос­сиянең спорт мастеры Руслан Йосыпов Россия әләмен күтәр­де.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кер­гән Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бәйрәмне оештыручыларга, ба­­лаларга, ата-аналарга җылы те­ләкләрен җиткерде. “Бүгенге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балаларны әхлаклы итеп үстерүгә ярдәм итә. Аларның сәламәтлеге — киләчәк буыннарның, миллә­тебезнең сәламәтлеге”, — диде мөфтиебез.

Сәламләүләрдән соң чараны алып баручылар Инзилә Гыйззәтуллина һәм Илфат Сөләйманов ярышлар башлануын игълан иттеләр. 2 — 3нче сыйныф укучыларына чаңгыда 500 метрга, ә 4 — 5нче сыйныф укучыларына 1 километрга старт бирелде. Чаңгы ярышларында үзләрен сынап карарга теләгән өлкәннәр дә 2018 метр­га йөгерделәр. Ә калганнар бу вакытта футбол уйнадылар, армрестлингта, гер күтәрүдә, аркан тартышуда көч сынаштылар. Сабыйлар да тик тормады, чыр-чу килеп, рәхәтләнеп таудан шудылар. Дмитрий Азаров һәм мөхтәрәм кунаклар һәр мәйданчыкны карап, балалар, ата-аналар белән аралаштылар, ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

Шул арада хуш исләре белән борыннарны кытык­лап, берничә зур казанда пеш­кән пылау (аны пешерүгә губерна җи­тәкчесе дә өлеш кертте) әзер булды. Балалар, кунак­лар рәхәтләнеп сыйландылар, милли ризыклардан авыз итеп, кайнар чәй эчтеләр.

Ниһаять, соңгы чаңгычылар финиш сызыгын үтте. Хө­кемдарлар нәтиҗә ясаганнан соң, иң дулкынландыргыч мизгелләр — җиңүчеләрне бү­ләкләү тантанасы башланды. 500 метрлы дистанциядә Ильяс Гыйматдинов һәм Эльвина Якупова өченче булып килделәр, икенче урында — Әмир Шәйхуллин һәм Асия Сабирҗанова, ә иң җитезләре Галим Ибраһимов һәм Анастасия Богатикова булдылар.

1 километрга йөгерүдә өчен­че урынны Рөстәм Йосыпов һәм Әдилә Шәкүрова, ә икенчене Мөхәммәт Куряев һәм Динара Кә­лимуллина яуладылар. Беренче урынга Илдар Латыйпов һәм Анастасия Гурьянова чыктылар.

2018 метрга йөгергән Вилдан Йосыпов һәм Рәсимә Алюшева — өченче, Рамил Гый­ззәтуллин һәм Екатерина Хамматова — икенче, ә Евгений Радаев һәм Юлия Басыйрова беренче булдылар. Аларның барысына да медальләр һәм “Салюс клиник” медицина үзәге тарафыннан бүләкләр — бассейнга йөрү, су керү зонасында ял итү, үзең сайлаган белгечтә сәламәтлегеңне тикшертү мөмкинлеге биргән сертификатлар тапшырылды. Ярышларның баш хөкемдары Назыйм Борганов та шушы үзәк бассейнына йөрергә мөм­кинлек биргән сертификат белән бүләкләнде. Башка төр ярышларда җиңүчеләр дә бүләкләргә ия булдылар.

Самараның Промышлен­ный районы башлыгы Минәхмәт Хә­лиуллов (ул чараны үткәрүгә матди ярдәм күрсәтүче дә) җиңүчеләрне котлап, бу бәй­рәмне оештыручыларга рәх­мәтен җиткерде. “Алтынчы тап­кыр үткәрелгән чара­да ел­дан-ел күб­рәк спортчылар катнаша. Монда гаи­лә­ләре белән катнашучылар да бар. Сәламәтлек көне ту­ган­нар­ны, дусларны бергә җыя, төр­ле милләт халыкларын бер­ләштерә”, — диде ул. Аның сүзләренә шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин да кушылып, бәйрәмне оештыруга күп көч куйган мил­ләттәш­ләребезгә, мәк­тәп ад­министрациясенә, укы­тучы­лар коллективына рәх­мәтләрен җит­­керде.

Самараның “Яктылык” мәк­тәбе директоры Радик Газизов, җиңүчеләрне котлап, бу чарага килгән һәм ярышларда катнашкан барлык самаралыларга рәхмәт әйтте.

Чара рәсми рәвештә тә­мамланса да, күңел ачулар, тау шуулар әле озак дәвам итте.

Гөлгенә СӘЛАХОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1559

Один комментарий

  1. Молодцы! Супер!