«Самар татарлары» журналына — 5 яшь!

yl3K7HwaVREБиш ел узды, биш яшь тулды
Татарлар журналына.
Яхшы хәбәрләр тарата
Мөэмин мөселманнарга.
 
«Бердәмлек»кә энекәш булып,
Атлый шулай янәшә.
Телебез дә яшәр әле,
Алар шулай яшәсә.
 

Ислам динен хөрмәт итеп
Киябез без түбәтәй.
Туган җирне яратырга
Өйрәтте әткәй, әнкәй.
 
«Туган тел» оешмасына
Башыбызны иябез.
«Халкыбызның йөзек кашы,
Йолдызыбыз»,  — диябез.
 
Сайтыбыз да беренче бит
Дөньялар күләмендә.
Булсыннар бөтен татарлар
Һәрвакыт бергә-бергә.

«Ипозембанк» ярдәм итте
Аларны булдырырга.
Булышканны беркайчан да
Ярамый онытырга!
 
Бүген дә без җыелыштык
Журнал туган көненә.
«Самара татарлары»быз
Яшәсен мәңге-мәңгегә!!!

Рөстәм НУРТДИНОВ.
                                               Денис авылы,
Шенталы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1853

2 комментариев

  1. Рөстәм әфәнденең шушы матур, шигъри юллары күңелдә бары тик горурлану хисләре генә уята. Әйе, шул, татар халкы дөньясына битараф булмаган кешеләр булганда, без — татар халкы яшибез һәм яшәячәкбез әле. Бернинди борчу-мәшәкатьләргә карамый, биш ел буена телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклап калуда зур өлеш кертүче матур, зәвыклы журнал чыгаручы ватанпәрвәр, бөек шәхесләр бары тик матауга лаек.
    Ә безне бөтен хәбәрләр белән даими таныштырып торучы шушы сайт администрациясе директоры Римма туташка зур тырышлыгы өчен бары тик рәхмәт кенә әйтәсе килә.
    Барыгызга да зур рәхмәт, хөрмәтле, газиз милләттәшләребез!!
    Олуг юбилеең мөбарәк булсын, яраткан журналыбыз!!

    • Амин. Шулай булсын, бергэ хэм бердэм яшик.