Пенсияне ала да ул, тагын бирә балага…

14092015-3Басып тора акча сорап
Бала ана каршында.
Оят та юк, башкасы да
Хәзерге заманада.

Тәүфыйклы бала очрый
Хәзер бик сирәк,
Аларга бит әниләрнең
Акчасы гына кирәк.

Көтеп яталар аналарының
Пенсия акчасы килгәнен.
Үзләре дә белми алар
Ул акчаның кайда киткәнен.

Бала кулында ул акча
Бик тиз очып бетә.
Ә әниләре тагын бер ай
Күз карасыдай пенсия көтә.

Пенсияне ала да ул,
Тагын бирә балага.
Үзе акчасыз кала,
Нишләргә соң анага?

90 яшен тутырып килүче Мәгъзүмә Нурсафа кызы ӘХМӘДУЛЛИНА, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1145

Комментирование запрещено