Рафис Бурганов о татарском языке: «Я бы не стал эту лодку каким-то образом раскачивать» / Рәфис Борһанов: «Киләсе уку елында да татар теле ихтыяри укытылачак»

2C855121-4788-4262-99D8-3D2B08D68CEC_w1023_r1_sМинистр образования и науки Татарстана обещал найти «приемлемое решение» языкового вопроса в республике.

Министр образования и науки Татарстана Рафис Бурганов не смог ответить на вопрос журналистов о противоречии отмены обязательного изучения татарского языка республиканскому законодательству, которое предполагает изучение госязыков республики в равных объёмах. Бурганов лишь заявил, что «этот процесс приводится в соответствие с республиканским и федеральным законодательством и, наверное, здесь ни у кого нет никаких сомнений, какой процесс первичен». Министр считает, что «будут найдены нормальные варианты решений».

— Я бы не называл их компромиссными. Это нормальное рабочее решение проблем, которые жизнь каждый день подбрасывает: сегодня это язык, завтра математика, послезавтра это химия, — отметил Бурганов.

Министр также добавил, что «не стал бы эту лодку каким-то образом расскачивать»:

— Это рабочий процесс, в котором, как наш президент республики говорит, виноваты и лошадь, и телега.

Он призвал «спокойно разобраться в этом процессе до конца», отметив, что мы «не ломаем учебный процесс, всё у нас циклично в образовании». По словам министра, «мы по имеющимся учебным планам, которые приведены в соответствие с ФГОС, этот учебный год дорабатываем», а потом «в соответствии с имеющимся законодательством консультируемся с педагогическим сообществом, родителями, самими учениками».

— Поэтому я бы эту ситуацию не накалял. Конечно, есть вопросы. У нас порядка 25-26 языков являются вторым государственным языком (в республиках). Я думаю, что мы найдём приемлемое решение, — закончил Рафис Бурганов.

Напомним, после слов президента России Владимира Путина о недопустимости принуждения изучать неродные языки уроки татарского языка в Татарстане перестали был обязательными.

idelreal.org

* * *

Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак. Республика кануннары бу мәсьәләдә федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәк.

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты коллегиясе утырышы алдыннан журналистларга министр Рәфис Борһанов хәбәр итте.

«Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак», диде Борһанов.

Ул шулай ук телләрне укыту мәсьәләсендә республика кануннарының федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәген дә белдерде. «Әлеге мәсьәлә киләчәктә каралачак. Аны хәл итүнең нормаль вариантлары табылачак. Мин моны компромисс дип атамас идем, бер дәүләттә ничек инде компромисс булсын, бу – проблемны эшлекле хәл итү. Бүген телләр проблемы, иртәгә – математика, иртәгәдән соң химия булырга мөмкин», диде министр. Ул шулай ук «көймәне чайкалдырмас идем, Татарстан президенты әйтмешли, гаеп атта да, тәртәдә дә», дип өстәде.

Утырышка Мәскәүдән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкче урынбасары Анзор Мурзаев та килгән иде.

Ул туган телләрне өйрәнүгә бәйле вазгыять аркасында Татарстан бөтен илгә яңгырады дигән фикер белән килешмәве турында әйтте. Төрле хокук бозулар башка милли республикаларда да табылды диде Мурзаев. «Без президент кушуы белән төбәкләрдә тикшерүләр уздырдык. Күп төбәкләрдә башка төрле проблемнар бар. Милли азчылык вәкилләре үз туган телләрен өйрәнә алмый. Бу уңайдан кайбер төбәкләргә кисәтү белдерелде», диде Мурзаев.

Аның фикеренчә, илдә бер генә дәүләт теле бар – урыс теле. «Ул – башка милләтләрне бәйләп тора һәм берничек тә республикаларның милли телләрен түбәнәйтми. Милли телләр – бер халыкның гына түгел, бөтен Русиянең байлыгы. Телләр проблемына багышланган зур җыелыш көтелә. Һәр бала үзенең ана телендә дә, урыс телендә лаеклы белем алсын өчен нинди юлдан бару турында фикер алышу булачак», дип белдерде Рособрнадзор вәкиле.

Татарстан баш прокурор урынбасары Олег Даминов чыгышы алдыннан, «ябык мәгълүмат» дигән сылтау белән, барлык журналистларга утырыштан чыгып китәргә куштылар.

Былтыр көз башында Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә биргән иде.

Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлык 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшерүе турында белдерелде. Барлыгы 3856 канун бозу ачыкланган. Боларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә дә, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләргә, шул исәптән Татарстан президентына да күрсәтмәләр җибәрелде.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде.

 

Просмотров: 1567

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>