«Сәләт-Самара» сменасыннан җылы хатирәләр

самараааа2

Сабир Галимуллин — уртада.

«Сәләт-Самара» кышкы сменасы тәмамланды. Аланның барлык нечкәлекләре, үзенчәлекләре, юнәлеше турында смена әйдаманы, «Сәләт-Самара» клубы рәисе Сабир Галимуллин сөйләде.

- «Сәләт-Самара» сменасы башка аланнардан нәрсә белән аерыла?

- Беренчедән, безнең алан Самара шәһәрендә оештырыла. Аның төп максатларының берсе – Самара өлкәсе балаларын актив рәвештә җәлеп итү, аларның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын ачу, Сәләтнең төрле проектларында катнаштыру.

Икенчедән, сменабызның төп тематикасы галәм, галактика һәм планеталар белән бәйле. Планеталарның берсе – Самара. Максатларның тагын берсе – балаларны галәм мохите белән таныштыру, әлеге темада остаз булган кунакларны чакыру, мөһим мәгълүмат бирү.

- Әлеге смена синең өчен үзенчәлеклеме?

- Әйе. Сәләттә ролем үзгәрде, сменада беренче тапкыр әйдаман вазыйфасын башкардым.

- Сменаның юнәлеше нинди?

- Юнәлешебез – интеллектуаль-иҗади. Белем бирү һәм күңел ачу процесслары бер-берсенә комачауламыйча, параллель рәвештә бардылар. Бөтен әйбер дә системалаштырылган иде. Шуңа күрә, балалар ике төрле юнәлештә дә үзләрен бик актив күрсәттеләр, яңа яктан ачтылар.

- Сменаның программасы нәрсәдән гыйбарәт? 

- Сменаның асылы түбәндәге: һәрбер 3 төркем үзенә бирелгән рольне үти. Алар үзара эксперт, полиция хезмәткәрләренә һәм детективларга бүленделәр. Смена дәвамында төрле дәлилләр җыеп, квестлар үтеп, ахырда шифрлар ярдәмендә сер булган сүзнең нәрсә аңлатканына төшенделәр.

- Сменага әзерлек нинди булды? Барлык фикерләрегезне тормышка ашыра алдыгызмы?

- Нәрсәнедер әзерләү ул – һәрвакытта да җиңел процесс түгел. Күбесе белгәнчә, әлеге процесс үзенә якын килүне, җентекләп карауны таләп итә. Кыска срокларга карамастан, без, командабыз белән шактый кызыклы һәм заманча программа әзерли алдык. Минемчә, әлеге процесста команда – иң төп элемент.

- Команда эчендә эшчәнлек нинди иде?

- Команданың һәр катнашучысы да аның алдына куйган бурычларга бик җитди карады, үз эшен нәтиҗәле башкарып чыкты. Команданың һәрбер вәкиленнән чыккан төрле фикерләр, ахыр чиктә, куәтле, кызыклы программада үз урыннарын таптылар.

- «Сәләт-Самара» аланының кышкы сменасында күпме бала ял итте? Аларның хис-кичерешләре нинди?

- Сменада барлыгы 45 бала ял итте. Аларның 4-се Татарстан Республикасыннан. Балаларның барлык хис-кичерешләрен без смена дәвамында, ул тәмамлангач та социаль челтәрләрдә күрдек. Бу рәхмәт сүзләре, төрле уңай тәэсирләр, хисләр, сменаның мохитенә тулысынча бирелү, аланның тәмамлануына моңаю… Барысы да булды.

Моның барысы да бик ихлас һәм гадел иде. Биредә, һәр бала да үзен яңа рольләрдә, образларда сынап карый алды.

- Сменаны әзерләүдә, аны тормышка ашырганда иң авыры нәрсә булды?

- Авырлыклар беркайчан да куркыныч булырга тиеш түгел, минемчә. Һәрбер авырлык, сынау безне бары тик көчлерәк, тәҗрибәлерәк кенә ясый! Биредә, иң катлаулы процессларның берсе булып балаларны оештыру, җыю булды дип әйтә алам. Чөнки әлеге эшне булдырыр өчен бик күп вакыт таләп ителә. Шәхсән мин, бу этапны катлаулы түгел, ә күп көч таләп итүче дияр идем.

- Планыгызда икенче елга да кышкы сменаны уздыру фикере бармы?

- Планнарыбыз зурдан! Белгәнебезчә, Сәләт – мөмкинлекләр мохите һәм без әлеге мөмкинлекләрне, ешрак һәм күбрәк тәкъдим итәргә тырышабыз. Алла бирсә, уртак тырышлыкларыбыз белән башланган эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз һәм телибез.

selet.biz


КОНТЕКСТ:

Йөрәкләрдә “Сәләт” ялкыны

Просмотров: 2029

Комментирование запрещено