Елмаю – гүзәллекнең бер сере

НаиляҺәр хатын-кызның ма­тур буласы килә. Моның өчен берәүләр күп вакытны матурлык салоннарында уз­дыра, икен­челәре модадан калышмаска тырыша. Ә менә хатын-кызларга ма­тур булырга ярдәм итүче милләт­тәшебез Наилә Ма­йер (Низа­мова): “Чын-чынлап матур булу өчен үзеңнең стилеңне табу кирәк”, — дип саный.

Наиләне “Бердәмлек” укучылары да хәтерлидер әле. Ул 2000 еллар башында газетабызда хәбәрче булып эшләп, милләттәшләребезне татар дөньясы яңа­лыклары белән таныштырып, танылган шәхесләребез турында мә­каләләр язып торды. Иҗат кешесе буларак ул күп эзләнде, күңеле матурлыкка омтылды. Ниһаять, Наилә үзен стилист буларак танытты. Ул хатын-кызның үзенчәлеген күреп, кабатланмас кыяфәт тудыру, аңа гына хас затлы сыйфатларны күрсәтү өстендә эшли.

- Бу эштән чын ләззәт алам. Мин тәкъдим иткән образдан канәгать калган гүзәл затларның елмаюы, күз­лә­ре­нең нур чәчә башлавы — иң зур бәя, — дип сөйли Наилә.

Наилә макияж, прическа ясау серләренә Самараның һәм илебезнең иң шәп стилистларында укыган, ә мөселманча матур итеп яулык бәйләүне Казан осталарыннан өйрәнгән. Әле шушы көннәрдә генә Наилә танылган мөселман киемнәре дизайнеры Наҗия Галимованың курсларын тә­мамлап кайткан. Бүген ул Самарада да «Яулык бәй­ләү сәнгате» мастер-класслары оештыра.

- Никах — гомердә бер генә була торган истәлекле вакыйга. Бу көнне кәләш игътибар үзәгендә булганлыктан, гү­зәл, серле булырга омтыла. Шуңа да бизәнүгә аеруча игътибар бирелә. Никахның мәчеттә узуын исәпкә алып, кәләшнең табигый матурлыгына басым ясарга, аңа гына хас гүзәл бер образ тудырырга тырышам.

Кайбер хатын-кызлар нинди причес­ка яисә макияж ясарга кирәклеген үзләре әй­теп бирә, ә икенчеләре стилист-виза­жист их­тыя­­рына тапшыра, һәм мин алар­ның ышанычын тулысынча акларга тырышам, — дип һөнәр серләре белән уртаклашты Наилә ханым.

Укучыларыбыз арасында: “Кайда инде стилистларга йө­рү?! Гаилә, балалар, эш — үз-үзеңне карарга вакыт та, көч тә калмый”, — диючеләр дә бардыр. Бу сүзләр белән Наилә һич тә килешә алмый. “Хатын-кыз үзен яратмаса, аны ире яратырмы икән? Үзегез өчен вакыт табып, бер генә тапкыр булса да, профессиональ бизәүче белән очрашып, үз йөзегезне булдыру турында киңәшегез. Өстенә килешле кием (кыйбатлы дигән сүз түгел!) кигән, битенә оста макияж ясаган хатын-кыз үз-үзен югарырак бәяли башлый, аның белән балалары да, ире дә сок­лана, горурлана”, — ди ул.

Халыкара хатын-кызлар бәй­­рәме алдыннан тагын да матуррак, мөлаемрак кү­ренү серләре белән уртаклашуын соралдык.

- Матур булу өчен көн саен үз-үзеңне карап, тәрбияләп торырга кирәк. Кемгәдер охшарга тырышмагыз — иптәш кызыгыз кигән матур күлмәк сезгә бөтенләй килешмәскә мөмкин. Гүзәллекнең тагын бер сере бар — ул йөзегездәге елмаю. Елмайган кешеләр күпкә матуррак, сөйкемлерәк булып күренә, — дип киңәш бирде Наилә Майер.

Без аны һәм барлык хатын-кызла­рыбызны бәйрәм белән котлап, һәрвакыт гүзәл, мөлаем булып калуларын телибез.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 2176

Комментирование запрещено