2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде. Егет белән кәләшнең бик иртә өйләнешүләренә күпләр шаккатып, әти-әнисе аларның теләгенә каршы төшмәдеме икән, диючеләр дә булды. Аларга Хәния: «Мәхәббәткә ничек каршы торасың инде?!» — дип җавап биргән иде.
Уфада куйган соңгы концерт программасында Хәния Фәрхи сәхнәдән кечкенә кызы Алсуга багышланган шигырь укып, бөтен тамашачыны елаткан иде. Шигырдә сүз кызын кияүгә биргән әни турында бара: әни кеше баласына үз киңәшләрен бирде. Иренә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен сөйләде, каенатасына – әти, каенанасына – әни дип дәшәргә, аларга җылы сүзен җәлләмәскә кушты.
Алсу белән Руслан бүгенге көндә Уфада яши. Икесе дә университетта белем ала. Аннан тыш, Алсу визажист булып та эшли.
Просмотров: 2206