«Русский стандарт» холдингы хуҗасы Рөстәм Тарико: Мин татар кешесенә хас сыйфатларны саклый алганмындыр дип уйлыйм / Глава «Русского Стандарта» Рустам Тарико: «Я думаю, что все черты татарского характера я сохранил» (ВИДЕО)

0156“Русский Стандарт” холдингы хуҗасы, тумышы белән Минзәлә шәһәреннән булган Рөстәм Тарико “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында Буа спирт заводы буенча планнары, Татарстандагы бизнесы һәм татар милләтенә хас үзенчәлекләр турында сөйләде.

«Татарлар — хезмәт сөючән халык»

- Рөстәм Васильевич, ничек уйлыйсыз, Татарстан моделенең уңыш сере нәрсәдә?

- Татарлар — хезмәт сөючән халык. Хәтта совет чорында да, бөтен Советлар Союзы өчен Татарстан мөһим икътисади үзәк булды. СССРның иң зур төзелешләре — КАМАЗ, НЕФТЕХИМ, авиация заводларының Татарстанда эшли башлавы юкка гына түгел. Мин ул вакытлардан соң татар халкы тагын да зуррак уңышларга иреште дип уйлыйм. Хәзерге вакытта Татарстан икътисады белән белән бәйле эшләр республика икътисадының зур үсеш кичерүенә, төрле тармакларның үсешенә, андагы югары технологияләргә дәлил булып тора. Шәхсән үзем Татарстан буенча күп йөрдем һәм аның хәзерге халәте белән, ничек эшләве белән бик нык горурланам.

- Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә килгәндә. Ничек уйлыйсыз, Татарстан Россия икътисадында һәм, гомумән, Россиядә нинди урын алып тора?

- Минемчә, беренче урында. Федераль үзәк белән шундый яхшы мөнәсәбәт булдырган бер генә республиканы да белмим. Президент, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Россия федераль хөкүмәтенең барлык тармаклары белән дә бик яхшы мөнәсәбәтләр булдырды, абруй казанган җитәкче. Татарстан белән федераль үзәк арасында булган ышаныч буенча аның белән ярышырлык кешеләр юктыр дип уйлыйм.

«Буа заводы — иң яраткан заводым»

- Буа спирт заводында эшләр ничек? Татарстанга инвестицияләр планлаштырасызмы?

- Ул минем иң яраткан заводларымның берсе — ә алар миндә унау. Буа заводы сатып алганда ук яхшы хәлдә иде инде, яңратканнан соң аны спирт җитештерү буенча илдәге иң яхшы заводларның берсе дип саныйм. Анда заманча технологияләр кулланыла, без җитештергән спирт илдәге иң сыйфатлы спирт дип уйлыйм. Без алга таба Буа заводын да, башка җитештерү мәйданнарын да яңартачакбыз, чөнки технологияләр бер урында гына тормый. Бу заводта бик күп фәнни эшләр башкарыла. Мәсәлән,хәзерге вакытта Санкт-Петербургта Бөекбританиядән килгән белгеч бар, без аның белән техноглогик процессны камилләштерү турында киңәшләшәбез.

Буа спирт заводы белән бик горурланам, Татарстан хөкүмәтенә үз вакытында, аны миңа сатканы өчен рәхмәтлемен. Анда спирт җитештерү буенча да, су белән бәйле дә күп кенә уникаль хезмәтләр башкардык. Буада чишмә суы табачагыбызга беркем дә ышанмаган иде. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында ул җирдә чишмә суы табу мөмкин түгел диделәр. Мин таптым, бер урында гына түгел, хәтта хәтта ике җирдә. Бу безнең илдәге чишмә суында эшләгән илдәге бердәнбер завод.

- Сез башта спиртны кайдан ала идегез? Хәзерге вакытта сезнең чыгымнар ихтыяҗны ничә процентка каплый?

- Буа спирт заводы продукциясе безнең ихтыяҗларның якынча 50 процентын каплый. Бау спирты “Русский стандарт” аракысын җитештерү өчен кулланыла. Әлеге аракы һәм Зеленая марка, Парламент маркалары белән дөньяның 80 илен тәэмин итәбез. Ә калган 50 процентын без “Росспиртпром”нан сатып алабыз.

- Татарстанда тагын нинди проектлар, планнарыгыз бар, нинди инвестицияләр планлаштырасыз?

- Мин һәрвакыт инвестициялим. Алкоголь индустриясеннән тыш мин банк эшчәнлегенә дә инвестицияләр кертәм. “Русский стандарт” банкының Татарстан бүлекчәсе Россиядә иң яхшылардан санала. Бу бик зур бүлекчә, ул Татарстанга гына хезмәт күрсәтеп калмый. Мәсәлән, Татарстандагы колл-үзәкләр бөтен ил буенча хезмәт күрсәтә. Баш офис Мәскәүдә булуга карамастан, безнең клиентлар белән элемтәгә Татарстан кешеләр керә.

Спиртлы эчемлекләр арасында иң күп кулланылганы — аракы 

- Узган ел сез Россиядә шәраб җитештерүне арттырабыз дип әйткән идегез. Компания шәраб сату буенча лидерлар арасына кердеме?

- Төгәллек кертеп китәсем килә. Без, беренче чиратта, “игристый”шәраблар җитештерүгә инвестицияләр кертергә теләдек. Италиядәге иң борынгы Gancia компаниясен сатып алдык. Ул Италиядә игристый шәраблар җитештерү буенча иң эре компания һәм бу җитештерүченең товары белән Россия һәм дөнья базарын тәэмин итәбез. Gancia компаниясендә без вермут һәм гади, тыныч шәраблар ясыйбыз. Шуңа күрә, безнең шәраблар ассортименты шактый зур һәм ул үсә генә. Шәрабны бик перспективалы юнәлеш дип саныйбыз.

- Илдә кайсы продукцияне күбрәк сатып алалар?

- Әлбәттә, аракыга сорау зуррак, ул безнең илдә шәрабка караганда күбрәк кулланыла, ләкин шәрабка да сорау үсә. Безнең аракы брендлары арасында иң популяры “Русский стандарт”, ул әле дә лидерлар рәтендә. Шулай ук, кулланучылар арасында безнең “Зеленая марка”, “Талка” һәм “Парламент” маркаларына сорау зур. Шәраб брендаларына килгәндә, Россиядә кулланучылар арасында популяр булган Gansia, Concha y Toro, J.P. Chenet, E&J Gallo Winery атап китәр идем.

- Ассортиментны үстерергә уйлыйсызмы?

- Әйе, инновацияләр компаниянең иң төп юнәлеше булып тора. Без узган елда 60-70 төр яңа продукция җитештердек, быел да шулкадәр, хәтта, күбрәк тә булыр дип уйлыйм.

- Халыкның ихтыяҗлары үзгәрәме, мәсәлән, аракыдан шәрабга күчү тенденциясе күзәтеләме?

- Аракы кулланучыларның саны кимеми. Ләкин кешеләр башка катергориядәге товарларны да сатып ала: виски, ром, джин, шәрабга сорау, әйткәнемчә, яхшы үсә. Шуңа күрә безнең компания кулланучыга барлык категориядәге продуктларны да тәкъдим итәргә тиеш. Бу, алкоголь базарындагы иң эре җитештерүчеләрнеке кебек үк, Русский Стандартның да төп бурычы.

Хәзерге вакытта без дөньяда икенче иң эре аракы җитештерүче компания булып торабыз. Без иң түбән бәя сегементыннан алып иң югары бәя сегментына кадәр эшлибез һәм алкогольнең һәм категориясендә булырга телибез.

«Татарлар — эш сөючән һәм тыйнак»

- Ничек уйлыйсыз, татарларга нинди сыйфатлар хас һәм сезгә бу сыйфатлар эшегездә, тормышыгызда ничек ярдәм итте?

- Миңа калса, татарларга хас иң мөһим сыйфат – эш сөючәнлек. Икенчесе, тыйнаклык. Бу коллектив һәм партнерлар белән дөрес мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итә. Шулай ук, татарларны җаваплы дияр идем, алар вәгъдә иткән эшләрен эшлиләр. Бу сыйфат безнең илдә һәм чит илдә бөтен кешегә дә хас түгел. Татарлар эшлекле, ул аларның канына сеңгән. Шушы сыйфатлар конкуренциягә сәләтле итә, үземне шушы сыйфатлардан уңышлы файдалана алган кеше дип саныйм.

«Минем Ватаным — Татарстан»

- Үзегезнең кече ватаныгызда еш буласызмы?

- Татарстан минем өчен кече Ватан түгел,ә бердәнбер Ватан. Әни кебек, Ватан да берәү генә була. Еш булам, үзем үскән Минзәләдә дә булам, Буада булам. Казанга еш киләм. Казан зур икътисади, мәдәни үзәккә әйләнде. Татарстан буенча сәяхәт итәргә бик яратам, табигате бик ошый, аны уникаль төбәк дип саныйм. Һәр ел саен булам, эш буенча гына түгел, болай гына, вакыт уздырыр өчен дә киләм. Балаларымны алып киләм, аларга Татарстанны күрсәтәм, минем кебек алар да Татарстанны яратсыннар, аңласыннар дим.

«Татарча авыр сөйләшәм, ләкин татар телен аңлыйм»

- Хәзерге заман шартларында милли мәдәниятне, телне ничек саклап калып була?

- Тел белән авыррактыр, аңлар өчен ул телдә сөйләшергә кирәк. Мин үзем, мәсәлән, хәзер татарча авыр сөйләшәм, ләкин татар телен аңлыйм. Татарстанга килеп анда ярты ел яшәсәм, сөйләшә башлар идем. Татарстанда яшәмәсәң, телне балачакта булган кебек дәрәҗәдә саклавы авыр, ләкин ул онытылмый. Татарстанга килгәч, урамда йөргәндә мин кешеләрнең нәрсә сөйләшкәннәрен яхшы аңлыйм. Әлбәттә, ниндидер фәнни, махсус тел булмаса, гади сөйләм телен яхшы аңлыйм, гәрчә Татарстаннан киткән вакытта миңа 17 генә яшь иде.

- Милли үзенчәлекләрне ничек саклап калырга, әйтә аласызмы?

- Кешенең мәдәнияте үзгәрми, ул аңа балачактан ук сеңгән була. Бәхеткә каршы, мин балачагымны Татарстанда уздырдым һәм классик татар кешесенә хас сыйфатларны саклый алганмындыр дип уйлыйм.

Рустам Васильевич Тарико 1962 елның 17 мартында Минзәләдә туа. Россиядәге иң эре аракы җитештерүче холдингларның берсе «Русский Стандарт» ширкәте һәм «Русский Стандарт» банкы, иминият компанияләре хуҗасы һәм җитәкчесе. 17 яшенә кадәр Минзәләдә яши, аннары Мәскәүгә күченеп китә. Мәскәү транспорт инженерлары институтын тәмамлый. «Бизнес Тур» туристлык агентлыгында, аннары Ferrero һәм Martini & Rossi Италия компанияләрендә эшли. 1992 елда ROUST Inc компаниясен оештыра һәм Martini, Smirnoff, Johnnie Walker алкоголь эчемлеклекләре белән сату итә башлый. 1998 елда «Русский Стандарт» компаниясен оештыра. Өч баласы бар — игезәк кызлары Анна һәм Ева (2003 елгы), улы Динар (2007 елгы). 

intertat.tatar

* * *

Владелец холдинга «Русский Стандарт», российский предприниматель родом из Татарстана Рустам Тарико в интервью ИА «Татар-информ» рассказал о планах развития Буинского спиртзавода, тенденциях на алкогольном рынке и своем видении татарского менталитета.

В чем заключается успех татарстанской модели развития?

— Татары очень трудолюбивый народ. Даже в советские времена Татарстан был важным экономическим центром для всего Советского Союза. Неспроста самые большие стройки СССР — «КАМАЗ», «Нефтехим», авиационные заводы — запускались в Татарстане. Я считаю, что с тех пор татарский народ стал ещё более трудолюбивым и успешным, и все, что сейчас происходит с экономикой Татарстана, яркое этому свидетельство: она очень бурно развивается и в ней есть множество отраслей, в том числе, высокотехнологичных. Я много ездил по Татарстану и очень горжусь тем, как он сейчас выглядит и работает.

Что касается взаимоотношений с федеральным центром, как Вы думаете, какое место занимает Татарстан в российской экономике и в целом в России?

— Я думаю, одно из первых. Я считаю, что нет ни одной республики, которая могла бы так хорошо выстроить отношения с федеральным центром. Я знаю, что президент, Рустам Нургалиевич Минниханов, построил очень хорошие отношения со всеми ветвями российской федеральной власти и пользуется большим авторитетом. Думаю, что мало кому удается конкурировать с ним по тому уровню доверия, который существует между федеральным центром и Татарстаном сейчас.

Как обстоят дела с Буинским спиртзаводом, планируете ли Вы вложить в него какие-либо инвестиции?

— Это один из моих любимых заводов, (а их у меня десять). Когда мы его купили, он уже был в хорошем состоянии, а после модернизации, я считаю, он стал одним из самых лучших заводов по производству спирта в стране. На заводе применяются самые современные технологии, что позволяет получить спирт очень высокого качества. Несмотря на это, мы планируем продолжить модернизацию как Буинского спиртового завода, так и других наших производственных площадок, так как технологии не стоят на месте. Сейчас, например, в Санкт-Петербурге работает специалист из Великобритании, с которым мы консультируемся относительно дальнейшего усовершенствования технологического процесса.

Я очень горжусь Буинским спиртзаводом и благодарен Правительству Татарстана за то, что они в свое время мне его продали. Предприятие воплотило в жизнь большое количество уникальных научных разработок, как в самом производстве спирта, так и в уникальности воды, которую мы используем. Ранее никто не предполагал, что мы найдем рядом с Буинском родниковую воду. Более того, в Министерстве экологии и природных ресурсов считали, что там найти родниковую воду невозможно. А я нашел и даже в двух местах. И сейчас наше предприятие — единственный завод в стране, который работает на родниковой воде.

Где Вы еще закупаете спирт и на сколько процентов ваше производство покрывает ваши потребности?

— Продукция Буинского завода покрывает примерно 50 процентов от наших потребностей. Буинский спирт используется для создания водки «Русский Стандарт», которая поставляется в 80 стран мира и ряда других водок, таких как Парламент и Зеленая Марка. Оставшиеся 50 процентов мы закупаем у «Росспиртпрома».

Какие у вас есть планы, проекты, собираетесь ли вы и дальше инвестировать в Татарстан?

— Я никогда не прекращал это делать. Вы знаете, что кроме алкогольной индустрии, я также инвестирую в банковскую деятельность. Подразделение банка «Русский Стандарт» в Татарстане является одним из самых лучших в России. Это очень большое подразделение, которое обслуживает не только Татарстан. Например, колл-центры, расположенные в Татарстане, обслуживают всю страну, и, несмотря на то, что главный офис банка находится в Москве, часто в контакт с нашими клиентами вступают именно жители Татарстана.

В прошлом году вы сказали, что будете увеличивать винный портфель в России. Вошла ли компания в число лидеров по продаже вина?

— Хочу уточнить, что мы хотели инвестировать, в первую очередь, в игристые вина. Мы купили старинную компанию Gancia, которая является самым крупным производителем игристых вин в Италии, и успешно поставляем продукцию данного производителя и на российский рынок и по всему миру. На Gancia мы производим также вермуты и тихие вина. У нас также есть завод Браво в Санкт-Петербурге, на котором мы начали производство игристых вин. Таким образом, наш винный портфель уже достаточно большой, и он продолжает увеличиваться. Мы считаем вино очень перспективным направлением.

Какая продукция пользуется большим спросом, если сравнить с водкой?

— Естественно, в нашей стране водка потребляется в гораздо большем количестве, чем вино, но спрос на вино очень быстро растет. Из наших водочных брендов самым популярным является «Русский Стандарт», который до сих пор остается лидером рынка. Также очень востребованы у потребителей наши —»Зеленая Марка«, «Талка» и «Парламент».Если говорить о винных брендах, которые пользуются заслуженной популярностью у российских потребителей, то стоит упомянуть продукцию Gancia, Concha y Toro, J.P. Chenet, E&J Gallo Winery.

Планируете ли вы увеличить ассортимент?

— Да, инновации являются, наверное, самым большим приоритетом компании. Например, только в прошлом году мы выпустили где-то 60-70 новых продуктов, я думаю, в этом году будет столько же, если не больше.

Предпочтения потребителей как-то меняются, наблюдается какая-либо тенденция?

— Количество потребляемой водки не снижается, но при этом люди пробуют другие категории: виски, джин, ром и, как я говорил, растет спрос на вино. Поэтому наша компания должна представлять потребителям продукты во всех категориях. Это основная задача Русского Стандарта как крупного глобального игрока на алкогольном рынке.

В настоящее время мы являемся вторым в мире крупнейшим производителем водки. Мы работаем от самого низкого ценового сегмента до самого высокого и хотим быть в каждой категории алкоголя.

Как вы считаете, какие черты характера присущи татарам? Какие из них помогли вам в вашей работе и жизни?

— Я считаю, что самое главное качество татар, это трудолюбие. Второе — скромность. Это помогает построить правильные отношения с коллективом и партнерами. Я бы также сказал что, татары очень ответственные люди, потому что все, что они обещают, они делают. Это качество не всегда присуще людям и в нашей стране и зарубежом. Татары достаточно предприимчивы, это заложено у них в крови. Все это вместе дает хорошие конкурентные преимущества, и я один из тех людей, которые сумели этими качествами воспользоваться.

Вы часто вы бываете на малой Родине, что-то связывает вас?

— Татарстан для меня не малая, а единственная Родина. Родина как и мама, бывает только одна. Я часто бываю, в Мензелинске, где я вырос, и в Буинске. где работаю. Часто прилетаю в Казань, которая стала большим экономическим и культурным центром. Я очень люблю путешествовать по Татарстану, люблю его природу, считаю, что это абсолютно уникальный край. Каждый год бываю там не только по работе, но и просто провожу свободное время. Привожу в Татарстан своих детей, чтобы они так же его понимали и любили, как я.

Как в условиях современного мира можно сохранить национальную культуру и язык?

— С языком, наверное, сложнее, потому что для того, чтобы помнить, на нем нужно говорить. Я, например, уже плохо говорю по-татарски, но при этом хорошо его понимаю. Я знаю, если бы я приехал в Татарстан и прожил там полгода, то опять бы заговорил. Если в Татарстане постоянно не живешь, сохранить язык таким, каким он был у меня в детстве, наверное, сложнее, но он не выветривается. Когда приезжаю в Татарстан и иду по улице, то хорошо понимаю, о чем говорят люди, несмотря на то, что уехал из Татарстана, когда мне было 17 лет.

А как можно сохранить культуру?

— Культура человека не меняется, она заложена с детства. Я свое детство, к счастью, провел в Татарстане, и я думаю, что все классические черты татарского характера я сохранил.

sntat.ru

Просмотров: 1938

Комментирование запрещено