Самими һәм гади булып

image (1)Бүгенге язмабыз героен өлкәбездә белмәгәннәр бик сирәктер. Исеме үк шигъри юлларга, көйгә салырдай аның. Бик якыннан һәм бик күптәннән беләм мин бу ягымлы, гадел, игелекле, изге күңелле ханымны. Уңган-булган, иренә тугры хатын, балаларына һәм бик күпләргә үрнәк ханым. Җәмилә, Җәмиләкәй… Февраль аенда ул гөрләтеп үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Һәр кеше үзенә бер китап. Менә Җәмилә турында да китап язарлык. Уйладым, уйладым да аның үзе белән очрашып, үзе турында үзе сөйләвен үтендем.

- Мин — Җәмилә Мөхтәбәр кызы 1963 елның карлы-буранлы февраль аенда, Иске Ярмәк авылында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз салганмын. Уллары артыннан икенчегә кызлары тугач, әти-әнием бик шатланганнар. Әбием дә бик сөенгән. Үсә төшкәч, мин авылыбыздагы балалар бакчасына, аннан соң мәктәпкә киттем. Дөрес, бик яхшы укыдым дип мактана алмыйм, укуым уртача булды. Колхозларның гөрләп торган чаклары, әнием сыер савучы, әтием терлекче булып эшлиләр иде. Миңа үземнән кече ике сеңелемне, энемне карашырга туры килде. Мал-туар да, кош-корт та күп асрый идек. Эш күп, дәрес эшләргә дә вакыт аз кала иде.

Мәктәптә укыганда барлык чараларда да актив катнаша идем: мәдәни чарамы ул, яисә спортмы. Бигрәк тә чаңгы ярышларын көтеп ала идем. Өйдә эш күп булу сәбәпле, кайчакта мине ярышларга җибәрәселәре килми иде. Спортка “баш-аягы” белән гашыйк кызны кем генә туктата алыр икән соң?! Мин бер дә югалып калмый идем, киемнәремне, чаңгыларымны яшереп кенә чыгарып куям да… Шуннан соң шук, шаян Җәмиләне тотып карагыз инде!

Әле дә исемдә, физкультура укытучыбыз Мөхөммәтнур абый Шириязданов мине бишәр чакрым ераклыкка икешәр тапкыр җибәрә иде. Берсе мәктәп, икенчесе колхоз “Коминтерн” өчен.

Урамыбызда кызлар булмау сәбәпле, җәен малайлар белән туп тибә идем. Малайлар белән уйнап үскән кызга, алар кебек шук булгач, кайчакта тал чыбыгын да татып карарга туры килде…

Менә шулай итеп, гомер сизелми дә үтә торды. Үсмер яшькә җиткәч матур киемнәр киеп кинога, танцыга, төрле бәйрәм чараларын карарга барасы килә башлады. Гаилә зур, әти-әни тапкан акча тормышка кереп бара. Нишләргә? Ялгыз әбиләргә ярдәм нигезеннән коедан су ташып кына калмадым, җәйге каникул вакытларында колхоз амбарына эшкә йөредем. Урып-җыю вакытында эшләргә кеше җитмәү сәбәпле, амбар җитәкчесе Мәгъдән абый Шәфигуллин (мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын) мәктәпкә килеп, директорыбыз Сәхия апа Шәвәлиевадан рөхсәт сорап, мине эшкә алып китә торган иде. Әни белән колхоз суганын да утарга туры килде миңа, атка атланып әтиемә колхоз көтүен көтәргә дә булыштым мин. Менә шулай яшьли кул арасына кереп, акчаның ничек, кайдан килүен аңлап үсәргә туры килде безнең буын балаларына.

Тормышта һәр нәрсә акчага кагыла бит. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортларына кереп уку насыйп булмады миңа. Шулай да, Сергиевскидагы авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы гына тәмамлап, һөнәр үзләштердем. Туган авылымда практика үткәндә, авылыбызның чибәр, эшкә батыр, спортсмен булган Искәндәр Минегалимовны очраттым. Озак та үтмәде, ике яшь йөрәк бергә тибә башлады.

Гаилә корып бергә яши башлагач, Камышлыга килеп төпләндек. Искәндәрем “Мир” колхозына тракторчы булып эшкә урнашты. Бер-бер артлы кызыбыз Гүзәлия, улыбыз Илнар дөньяга килделәр. Колхоз җитәкчесе Саҗит абый Галимуллин ике бүлмәле фатир бирде. Күп итеп терлек асрадык, үз мунчабызны салып куйдык. Дөнья түгәрәк, бар да әйбәт. Мәхәббәт җимешләребез матур гына үсеп килә. Ләкин тормыш юлы гел ак кына булып бетми бит ул. Аның каралары да була, сикәлтәле-чокырлылары да. Көтмәгәндә безнең гаиләгә дә бәхетсезлек килде, эш урынында Искәндәремнең күзенә тимер йомычкасы кереп, ул инвалид булып калды.

1989 еллар иде. Ялгыз яшәүче картларны карарга кеше кирәк икән, дигән сүзне ишетеп алдым да, эш сорап җирлеидарәгә бардым. Аның җитәкчесе булып эшләгән Фәрит абый Зәйнуллинга рәхмәтлемен. Ул мине бик теләп эшкә алды. Шулай итеп, бала чагымдагы күк, ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм итәргә алындым. Әйтергә кирәк, ул вакытта авылларда газы да, суы да кертелмәгән иде әле. Ялгызлыктан интеккән өлкәннәр мине туң тәрәзәләрен эретеп, зарыгып көтеп алалар иде. Искәндәрем дә ярдәмчем булды: утыннарын кисә, яра һәм башка ир-атлар эшен башкара иде.

Кайберләрен Искәндәрем мунчага күтәреп илтеп куя, мин юындырам, аннан тагын күтәреп кайтарып куя иде. Бу әбекәйләр бу дөньялардан бездән риза булып киттеләр. Миңа Зөбәрҗәт апа Шәрипованың да ярдәме күп тиде, мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын.

Тырышып эшләвемне югары бәяләп, Сәлимә апа Гадельшина (ул да мәрхүмә инде, аның да урыннары оҗмах түрендә булсын) мине бүлек мөдире итеп билгеләп куйды. Читтән торып социаль педагог һөнәрен үзләштердем.

Еллар үтә торды. Мине аңлаучы, һәрвакыт ярдәм кулын сузучы ирем терәгем булды. Яраткан хезмәтем, эшемне күрүче, бәяләүче җитәкчеләрем булганда мин бик бәхетле идем. Гаиләбез белән төрле спорт ярышларында, әдәби-мәдәни чараларда катнашырга да вакыт таптык.

Кеше бит бер урында гына таптанып тора алмый. Минем дә үз өемне, йорт-җиремне, шау чәчкәгә күмелеп утыручы бакчамны булдырасым килде. Бу турыда ирем белән киңәшкәч, Ядъкәр абый Минатдиновтан (йа, Ходам, ул да мәрхүм бит инде, урыны оҗмахта булсын) җир кишәрлеге сорадым. Рәхмәт, гаризамны кире какмады. Үз көчебез белән, бөтен авырлыгын бергә тартып, берничә ел төзедек өебезне, хәзер менә яшибез рәхәтен татып. Балаларның, оныкларның бергә җыелган чаклары-иң бәхетле мизгелләрдер!

Балалар үз тырышлыклары белән белем дә алды, тормышта да үз юлларын тапты, Аллаһыга шөкер, кунакка йөрергә затлы машинабыз да бар, дөньябыз түгәрәк. Ходай Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын да, тигезлектән мәхрүм итмәсен, берүк.

Гомер сизелми дә үтеп киткән, лаеклы ялга чыгар вакыт та килеп җиткән. Коллективымдагы хезмәттәшләрем белән дус-тату яшәдек. Мине аңлаучы, эшемне бәяләүче җитәкчеләремә, хезмәттәшләремә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә.

Бала чагымда Аллаһы Тәгаләдән бәхетле, матур, тигез тормыш, күңелемә хуш килердәй хезмәт сорадым. Минемчә, болар барысы да кабул булды. Рәхмәт сиңа, Ходаем! Миңа мәрхәмәтле булып ярдәм кулы сузучылар барысы да дөньяда рәхмәтле, ә мәңгелек йортта җәннәтле булсыннар иде!

Бу әңгәмәне тагы да дәвам итеп булыр иде. Мин дустым Җәмиләгә “Үзем турында үзем” дигән китап чыгарырга киңәш бирер идем. Ул бит тәмле итеп сөйләп кенә калмый, бик матур, эчтәлекле итеп яза да белә.

image (1)image (2)Әңгәмәбез ахырында Җәмиләнең хезмәтендә, сәнгатьтә һәм спортта казанган уңышлары өчен алган бик күп Мактаунамәләре барлыгын, кыйммәтле бүләкләр яулавын, югары исемнәргә лаек булганын да әйтми булмый. Ул: “Хатын-кыз-җәмәгать эшлеклесе, активистка исемен яулаучы да, “Хезмәт ветераны” медале иясе дә, Татарстан Республикасы мәдәният министры тарафыннан “Татар халык иҗатын үстерүгә, мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм пропогандалауга, яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә лаеклы өлеш керткән өчен” дипломы белән дә бүләкләнгән һәм башкалар, һәм башкалар.

Дустым! Син тормышта да гади һәм самими булып калдың, сәхнәдә уйнаган образларың да гади һәм самими синең.

Калган гомереңдә дә сиңа бары тик сәламәтлек, тигез гомер, уңышлар телисе килә. Яңадан-яңа рольләрең белән дә безне куандырып яшә. Сиңа гаилә иминлеге, мул тормыш телим, гомер бәйрәмең һәм хатын-кызлар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.

Син туганнан шактый карлар яуган,

Иген үскән, яфрак коелган.

Тик нигә соң синең гомер миңа

Мәңгелек яз булып тоела.

Сокланамын сиңа карап

Эшлекле, уңган диеп.

Яшә әле озак еллар

Шулай кешеләр сөеп.

 

Әңгәмәдәш Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсемнәр гаилә архивыннан алынды.  

«Камышлы хәбәрләре».


КОНТЕКСТ:

Спортчы, активист, һәм, ниһаять, чибәр ханым!

* * *

Ул, бер карыйсың, атыла торган вулкан төсле, икенче тапкыр күргәндә, матур гөл-чәчкә…

 

Просмотров: 2221

Комментирование запрещено