Бирнә биргән – бикә килен…

Рәс­сам Тәнзилә Мостафина (сулдан уңга), Римма Гали­муллина һәм Камышлы рай­онының үзәк китапханәсе методисты Зөлфия Яруллина.

Рәс­сам Тәнзилә Мостафина (сулдан уңга), Римма Гали­муллина һәм Камышлы рай­онының үзәк китапханәсе методисты Зөлфия Яруллина.

Өлкәбездә бишенче тапкыр үткәрелгән “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале быел “Минем Россия” темасына багышланган иде. Отчет концертлары әле үткән елның октябрендә башланып, иң шәп сәхнәләрдә – Самара һәм Тольятти филармонияләрендә, Самараның опера һәм балет театрында, Тольятти Мәдәният һәм иҗат сараенда узды. Фестиваль 3 мартта зур гала-концерт белән тәмамланды. Анда 611 иҗат коллективы катнашып, бу көнне сәхнәдә 8760 үзешчән артист чыгыш ясады.

Чарада катнашучыларны, тамашачыларны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров сәламләп: “Фестиваль Самара өлкәсенең брендына әве­релде. Аның язмышына зур өлеш кертүчеләргә рәхмәтемне бел­дерәм”, — диде һәм “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.

Өч сәгатькә якын барган концерт искиткеч матур үтте. Ә ахырда җиңүчеләр бүләкләнде. V “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фес­тиваленең “Муниципаль районнар” номинациясендә “Туган ягым — гүзәл җир” (“Хороша земля — мой край родной”) программасы белән Волжский районы беренче урынны яулады. Ә шәһәрләр арасында “Әлифба хакыйкатьләре” (“Азбучные истины”) программасын тәкъдим иткән Отрадный үзешчәннәре җиңеп чыкты. Фестивальнең Гран-при бүләген Сызран шә­һәре алды. Гала-концертта Камышлы районының атаклы “Ак каен” татар халык ансамбле дә чыгыш ясады.

Рожденные1Шушы ук көнне кул эшләре күргәзмәсенә дә йомгак ясалды. Самараның Алабин исе­мендәге музее бинасында үткән күргәзмәдә һәр район, шәһәр, Самараның шәһәр районнары үз “йортларын” булдырып, халкының мәдәниятен күрсәтергә тырышкан. Нәрсә генә юк иде анда! Осталар теккән милли күлмәкләр, агачтан уеп ясалган йорт җиһазлары, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән милли киемнәр – барысы да күз явын алырлык матур. Һәр районның “йорты”нда үзенчәлекле экспонатлар күреп була иде. Пестравка районы күргәзмәсендә Александр Невежин агачтан челтәрләп ясаган сәгать, көзге һәм өстәл шулкадәр нечкә һәм нәфис итеп эшләнгән, сок­ланмый һич мөмкин түгел! Кләүлелеләрнең “дивар”ларын, өстәлләрен ыргак (крючок) белән бәйләгән ап-ак тастымаллар, ашъяулыклар бизи.

Бүген милли элементлар кулланып теккән киемнәр модада. Бу юнәлештә дә осталарыбыз гаҗәпләндерде. Челно-­Вершины (Валентина Новичкова), Сергиевск (Татья­на Скляр), Камышлы (Нурия Мө­хәм­мәдиева) районнары осталары теккән, чел­тәрләп бәй­лә­гән күлмәкләр, киез камзул­лар, пальтолар, аяк кием­нә­ре, Миләүшә Мусинаның (Камышлы районы) никах һәм туй күлмәк­ләре — боларны бергә җый­саң, зур бер мода күр­сәт­мәсе оештырып булыр иде.

“Йортлар” белән танышып йөргәндә төрле милләт ха­лыкларының мәдәниятендә ур­так элементлар булуы күзгә таш­лана. Мәсәлән, һәр йортның диярлек идәннәренә суккан паласлар җәелгән, диварларында — чиккән сөлгеләр эленеп тора, агач сәкеләрдә — корамалы юрганнар. Йон эрләгеч, бала бишеге, тал чыбыгыннан үреп ясаган кәрҗиннәр дә бөтен милләт йортларында да бар. Тик бизәкләре белән генә аерылалар. Бу Самара өлкәсендә төрле милләт халкы гомер-гомергә тыгыз бәйләнеш­тә яшә­вен, кул эшләренә, кәсепкә бер-­берсеннән өйрәнүләрен күрсәтә.

Күргәзмәдә Камышлы йорты, һичшиксез, иң матурларның берсе булгандыр. Камышлылылар жюри әгъзаларына борынгы йолаларыбызның берсен — килен төшү күренешен тәкъдим иттеләр.

Кунакларны татар милли бизәкләре белән челтәрләп бизәлгән “капка” (аны Әмир Сафиуллин ясаган) алдында гармун уйнап каршы алдылар. Гармунның да ниндие диген әле! Виртуоз башкаручы Инсап Сөләйманов Иске Ярмәк авылында яшәгән гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тальян гармунын алып килгән иде.

- Кияү йортына килен бирнә белән килә. Бирнә — кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Зур тормышка яңа гына аяк басучы кызга сөлге, кулъяулыклар, ашъяулык чигәргә өлкән туганнары — әнисе, апалары ярдәм итә. Районыбыз андый осталар белән әле дә дан тота, — дип Камышлы район үзәге китапханәсе җитәкчесе Римма Галимулли­на Флюра Галиәхмәтова, Фә­ния Гайфуллинаның чигү­ләре бе­лән таныштырды. - Ка­мыш­лы — күпмилләтле район. Анда яшәгән халык бер-берсенең мәдәниятен, го­реф-гадәтләрен хөрмәт итә. Менә Ирина Андриякова да “киленебез”гә бирнә җыюда булышты, чалыштырып чигү ысулы белән чигелгән кул эшләрен бүләк итте. Төрле мил­ләт халыклары киемнәренә киенгән курчаклар да (Рушания Диндарова) төбәгебездә төрле милләт халыклары дус яшәвен чагылдыра”, — дип сөйләде Римма ханым.

Айсылу Камалетдинова, Рә­зинә Төхбәтшинаның атлас ленталар белән чигеп ясалган картиналары да жюри әгъзаларын хәйран калдырды. “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале күргәзмәсендә даими катнашып, төрле дәрәҗәдәге призларга ия булган 85 яшьлек Рәхбәрия әби Юнысова бу юлы да читтә кала алмаган. Камышлы районы йортында ул суккан яңа паласлар, гарәп телендә сугып язылган догалар белән бизәлгән намазлык эленгән иде. Жюри милләттәшебезнең бу эшләрен дә югары бәяләп, аңа махсус диплом тапшырды.

- Кияү дә тик тормый. Үз куллары белән өй җиһазлары, йорт кирәк-яраклары ясый. Бүген йортыбызда шундый осталарыбызның эшләрен кү­рә аласыз. Агачтан ясаган би­шек, өстәл, чана — Фәнис Гыйз­зәтовның кул эшләре. Ә Мөхәммәтфәрит Кәримов тал чыбыгыннан савыт-саба, матур-матур кәрҗиннәр үрә, — дип дәвам итте Римма Галимуллина. — Йортыбыз бизәлешендә татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдыр­ган картиналар (“Чәкчәк”, “Әни­ем пешергән икмәк”, “Туган ягым табигате”) да зур урын алды. Болар гомере буе география укытучысы булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач, үзен рәсем ясауда тапкан милләттәшебез Тәс­лимә Мостафинаның иҗат җи­меш­ләре.

Рәс­сам Тәнзилә Мостафина (сулдан уңга), Римма Гали­муллина һәм Камышлы рай­онының үзәк китапханәсе методисты Зөлфия Яруллина.

Рәс­сам Тәнзилә Мостафина (сулдан уңга), Римма Гали­муллина һәм Камышлы рай­онының үзәк китапханәсе методисты Зөлфия Яруллина.

1

Камышлылар.

Жигулевск шәһәре күргәзмәсе.

Жигулевск шәһәре презентация мәйданчыгы.

Отрадный шәһәре презентация мәйданчы.

Отрадный шәһәре күргәзмәсе.

г.о. Сызрань

Сызран шәһәре презентация мәйданчыгы.

Пестравский район

Пестравка районы күргәзмәсе.

Ставропольский район

Ставропольский районы презентация мәйданчыгы.

Челно-Вершинский район

Челно-Вершины районы күргәзмәсе.

Куклы своими руками. Мастер - Татьяна Шилкина. м.р. Ставропольский

Кулдан ясалган курчаклар.

Жюри әгъзалары барлык презентация мәйданчыклары белән танышып чыккач, җиңү­челәрне билгеләде. Кызганыч, күргәзмәдә шундый матур презентация мәйданчыгы тәкъдим иткән Камышлы районы җиңү­челәр рәтенә кермәде. Муниципаль районнар арасында Борский районы, ә “Шәһәрләр” номинациясендә Чапаевск беренче урынга ия булдылар.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 817

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>