Өлкәбездә бишенче тапкыр үткәрелгән “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале быел “Минем Россия” темасына багышланган иде. Отчет концертлары әле үткән елның октябрендә башланып, иң шәп сәхнәләрдә – Самара һәм Тольятти филармонияләрендә, Самараның опера һәм балет театрында, Тольятти Мәдәният һәм иҗат сараенда узды. Фестиваль 3 мартта зур гала-концерт белән тәмамланды. Анда 611 иҗат коллективы катнашып, бу көнне сәхнәдә 8760 үзешчән артист чыгыш ясады.
Чарада катнашучыларны, тамашачыларны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров сәламләп: “Фестиваль Самара өлкәсенең брендына әверелде. Аның язмышына зур өлеш кертүчеләргә рәхмәтемне белдерәм”, — диде һәм “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.
Өч сәгатькә якын барган концерт искиткеч матур үтте. Ә ахырда җиңүчеләр бүләкләнде. V “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестиваленең “Муниципаль районнар” номинациясендә “Туган ягым — гүзәл җир” (“Хороша земля — мой край родной”) программасы белән Волжский районы беренче урынны яулады. Ә шәһәрләр арасында “Әлифба хакыйкатьләре” (“Азбучные истины”) программасын тәкъдим иткән Отрадный үзешчәннәре җиңеп чыкты. Фестивальнең Гран-при бүләген Сызран шәһәре алды. Гала-концертта Камышлы районының атаклы “Ак каен” татар халык ансамбле дә чыгыш ясады.
Шушы ук көнне кул эшләре күргәзмәсенә дә йомгак ясалды. Самараның Алабин исемендәге музее бинасында үткән күргәзмәдә һәр район, шәһәр, Самараның шәһәр районнары үз “йортларын” булдырып, халкының мәдәниятен күрсәтергә тырышкан. Нәрсә генә юк иде анда! Осталар теккән милли күлмәкләр, агачтан уеп ясалган йорт җиһазлары, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән милли киемнәр – барысы да күз явын алырлык матур. Һәр районның “йорты”нда үзенчәлекле экспонатлар күреп була иде. Пестравка районы күргәзмәсендә Александр Невежин агачтан челтәрләп ясаган сәгать, көзге һәм өстәл шулкадәр нечкә һәм нәфис итеп эшләнгән, сокланмый һич мөмкин түгел! Кләүлелеләрнең “дивар”ларын, өстәлләрен ыргак (крючок) белән бәйләгән ап-ак тастымаллар, ашъяулыклар бизи.
Бүген милли элементлар кулланып теккән киемнәр модада. Бу юнәлештә дә осталарыбыз гаҗәпләндерде. Челно-Вершины (Валентина Новичкова), Сергиевск (Татьяна Скляр), Камышлы (Нурия Мөхәммәдиева) районнары осталары теккән, челтәрләп бәйләгән күлмәкләр, киез камзуллар, пальтолар, аяк киемнәре, Миләүшә Мусинаның (Камышлы районы) никах һәм туй күлмәкләре — боларны бергә җыйсаң, зур бер мода күрсәтмәсе оештырып булыр иде.
“Йортлар” белән танышып йөргәндә төрле милләт халыкларының мәдәниятендә уртак элементлар булуы күзгә ташлана. Мәсәлән, һәр йортның диярлек идәннәренә суккан паласлар җәелгән, диварларында — чиккән сөлгеләр эленеп тора, агач сәкеләрдә — корамалы юрганнар. Йон эрләгеч, бала бишеге, тал чыбыгыннан үреп ясаган кәрҗиннәр дә бөтен милләт йортларында да бар. Тик бизәкләре белән генә аерылалар. Бу Самара өлкәсендә төрле милләт халкы гомер-гомергә тыгыз бәйләнештә яшәвен, кул эшләренә, кәсепкә бер-берсеннән өйрәнүләрен күрсәтә.
Күргәзмәдә Камышлы йорты, һичшиксез, иң матурларның берсе булгандыр. Камышлылылар жюри әгъзаларына борынгы йолаларыбызның берсен — килен төшү күренешен тәкъдим иттеләр.
Кунакларны татар милли бизәкләре белән челтәрләп бизәлгән “капка” (аны Әмир Сафиуллин ясаган) алдында гармун уйнап каршы алдылар. Гармунның да ниндие диген әле! Виртуоз башкаручы Инсап Сөләйманов Иске Ярмәк авылында яшәгән гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тальян гармунын алып килгән иде.
- Кияү йортына килен бирнә белән килә. Бирнә — кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Зур тормышка яңа гына аяк басучы кызга сөлге, кулъяулыклар, ашъяулык чигәргә өлкән туганнары — әнисе, апалары ярдәм итә. Районыбыз андый осталар белән әле дә дан тота, — дип Камышлы район үзәге китапханәсе җитәкчесе Римма Галимуллина Флюра Галиәхмәтова, Фәния Гайфуллинаның чигүләре белән таныштырды. - Камышлы — күпмилләтле район. Анда яшәгән халык бер-берсенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Менә Ирина Андриякова да “киленебез”гә бирнә җыюда булышты, чалыштырып чигү ысулы белән чигелгән кул эшләрен бүләк итте. Төрле милләт халыклары киемнәренә киенгән курчаклар да (Рушания Диндарова) төбәгебездә төрле милләт халыклары дус яшәвен чагылдыра”, — дип сөйләде Римма ханым.
Айсылу Камалетдинова, Рәзинә Төхбәтшинаның атлас ленталар белән чигеп ясалган картиналары да жюри әгъзаларын хәйран калдырды. “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале күргәзмәсендә даими катнашып, төрле дәрәҗәдәге призларга ия булган 85 яшьлек Рәхбәрия әби Юнысова бу юлы да читтә кала алмаган. Камышлы районы йортында ул суккан яңа паласлар, гарәп телендә сугып язылган догалар белән бизәлгән намазлык эленгән иде. Жюри милләттәшебезнең бу эшләрен дә югары бәяләп, аңа махсус диплом тапшырды.
- Кияү дә тик тормый. Үз куллары белән өй җиһазлары, йорт кирәк-яраклары ясый. Бүген йортыбызда шундый осталарыбызның эшләрен күрә аласыз. Агачтан ясаган бишек, өстәл, чана — Фәнис Гыйззәтовның кул эшләре. Ә Мөхәммәтфәрит Кәримов тал чыбыгыннан савыт-саба, матур-матур кәрҗиннәр үрә, — дип дәвам итте Римма Галимуллина. — Йортыбыз бизәлешендә татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган картиналар (“Чәкчәк”, “Әнием пешергән икмәк”, “Туган ягым табигате”) да зур урын алды. Болар гомере буе география укытучысы булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач, үзен рәсем ясауда тапкан милләттәшебез Тәслимә Мостафинаның иҗат җимешләре.
Жюри әгъзалары барлык презентация мәйданчыклары белән танышып чыккач, җиңүчеләрне билгеләде. Кызганыч, күргәзмәдә шундый матур презентация мәйданчыгы тәкъдим иткән Камышлы районы җиңүчеләр рәтенә кермәде. Муниципаль районнар арасында Борский районы, ә “Шәһәрләр” номинациясендә Чапаевск беренче урынга ия булдылар.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1404
Редактор, thanks a lot for the article post.Much thanks again. Fantastic.