Филүс КАҺИРОВ: “Бүген мин алып килүче дә, алып баручы да”…

Филюс кагировСамараларга мин гел барам,
Гел барам, гөлләр алам.
Таң йокысы татлы була, —
Шунда да уйлап алам, — дип, “Иделләре-күлләре” җырын бо­зып җырлаган Филүс Ка­һировны Самара тамашачысы яратмый нишләсен инде.

Шундый дәрт, шундый моң, тавышының күпкырлылыгы, тирәнлеге һәм киңлеге бу кичне барыбызны да моң өермәсенә төреп, татар сәнгате, татар шигърияте дөньясына алып кереп китте. Әйе, әйе, шигърияте дә. Концерт башында Филүс Каһиров: “Бүген мин төркемебезне Самарага алып килүче дә, концертны алып баручы да, алып китүче дә булырмын инде”, — дип көлдерде. Ул башка артистлар кебек үзе, гаиләсе, туган авылы турында сөйләп тормады, ә татар шагыйрьләренең югары стильдәге иҗат җи­мешләренә мөрәҗәгать итте. Роберт Миңнулинның “Усал булырга кирәк”, Тәс­лимә Кә­римованың “Бәхет кайда?” кебек шигырьләрен бик сәнгатьле итеп укыды. Урынлы гына әйтеп куйган мәзәкләре дә күңелләрне күтәреп җибәрде.

Концерт алдыннан Киров мәйданындагы Иҗат йорты хезмәткәре, татар артист­ларының гастрольләрен оештыручы Флорида Локманованың борчылуы йөзенә чыккан иде. “Юк, башкача Филүс кебек танылган артистларны чакырмыйм! Кара инде, барлыгы сиксән билет сатылган. Оят! Оят!” — дип өзгәләнде ул. Залның партер өлеше халык белән тула башлагач кына, бераз тынычланды.

Ләкин буш урыннар да бар иде. Моның өчен сәхнәгә бүләкләрен күтәреп чыккан Разия ханым Әюпова артисттан гафу үтенде. Ә Филүс берни дә булмагандай: “Борчылмагыз, апа, мин моңа да бик шат. Никадәр кеше минем иҗатымны яратып килгән икән, димәк алар тик минем җырларыма мөкиббән киткәннәр. Барысына да олы рәхмәтләремне әйтеп, һәрберсе өчен җырлыйм бүген”, — диде.

Концерт җанлы, тере тавышлы булуы белән алдырды. Филүс Каһиров «Мирас» инструменталь ансамбленә кушылып, «Җиз кыңгырау моңнары», «Әнкәй теләге», «Керим әле урманнарга», «Иделләре-күл­ләре», “Кайда син?”, «Сагын­ганда», «Сентябрьдә ак кар», «Йөрәк җылысы», “Күп­ме күзләр күреп онытылган”, “Бөрлегән” кебек татар эстра­дасының алтын фондын тәшкил иткән җырларны һәр тамашачы күңеленә илтеп салды.

Зәридә Хәсәншина башкаруындагы “Сарман буйлары”, “Ак чәчәкләр”, гитарачы Руслан Сафинның “Бамболео” латин-америкасы җыры бу музыка бәйрәмен яңа бизәкләргә баетты. Ә инде «Сулар кирегә акмый» җыры Гөлназ Солтанова һәм Филүс Каһиров башкаруында үзәкләрне өзәрлек спектакль кебек кабул ителде. Шул ук вакытта сәхнәдәге зур экранда әлеге җырга төшерелгән клип та күрсәтелеп барды. Филүс үз репертуарына Салават Фәтхетдиновның «Соңгы мәхәббәт» җырын да алган икән. Бу җыр да Филүс башкаруында бөтенләй башкача яңгырады.

Ахырда җырчы: “Күпме булсагыз да, шушы залга җыелып килгәнсез икән, күңелебезне күр­дегез. Сез дә бездән якты хис­ләр алып китәсездер, дип өмет­ләнәбез. Олы рәхмәт барыгызга да”, — дип саубуллашты.

Ә мин, Флорида ханымның күзләренә карап, Филүсне ки­ләсе елда да чакырасын аң­ладым. Аның җырларыннан башка яшәү мөмкин түгел бит.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1380

Комментирование запрещено