Татарстан Президенты Олег Табаковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты / Рустам Минниханов выразил соболезнования в связи со смертью Олега Табакова

rrr2Татарстан Республикасы Президенты СССРның Халык артисты Олег Табаковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул Олег Табаковның хатыны – Россиянең Халык артисткасы Марина Зудинага телеграмма юллады. Рөстәм Миңнеханов Олег Павловичның барлык гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең бу олы хәсрәтен уртаклашты. Бу кайгылы көннәрә аларга күркәм сабырлык теләде, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

«Татарстан Республикасы театр сөючеләре исеменнән, шәхсән үз исемемнән ирегез, күренекле Россия мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Олег Павлович Табаков вафат булуга бәйле рәвештә чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам. Аның вафаты – бөтен ил өчен зур югалту, мондый чакта “бөтен бер дәвер китте” диләр. Илебез театр һәм киносәнгатенең танылган корифее, дистәләрчә еллар иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнгән Олег Павлович Табаков, чынлап та, россиялеләр күңелендә даһи актёр, зәвыклы һәм күренекле режиссёр, зирәк һәм игътибарлы педагог буларак урын алды», диелгән әлеге телеграмма текстында.

Татарстан Президенты Олег Табаковның кешелеклелеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизмы, үз эшенә бирелгәнлеге, сәнгатькә тугрылыгы һәм иксез-чиксез тырышлыгы турында искә алган. 

«Ул бик матур, бай гомер кичерде һәм бәяләп бетермәслек мирас калдырды – куәте һәм колачы буенча гаять зур таланты белән тудырылган Олег Табаковның уникаль дөньясы. Бу аның онытылмас театр һәм кинообразлары да, сәләтле укучылары да, соклангыч “Табакерка”сы да, һәм үсешенә Олег Павлович күп көч һәм энергия түккән бөек МХТ та. Шундый күркәм, юмарт һәм тормыш сөючән булып кала ул безнең хәтерләрдә», диелгән Рөстәм Миңнеханов телеграммасында.

«Татар-информ» кичә Олег Табаковны соңгы юлга озату чарасы Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында була, дип хәбәр итте.

«Татар-информ».

* * *

Президент Татарстана Рустам Минниханов выразил соболезнования в связи со смертью актера театра и кино, режиссера, народного артиста СССР Олега Табакова. Соответствующую телеграмму он направил его вдове – народной артистке России Марине Зудиной, сообщает пресс-служба главы республики.

В своем послании Президент РТ попросил ее принять самые искренние соболезнования в связи с кончиной выдающегося деятеля российской культуры и искусства от него лично и от всех татарстанских любителей театра.

«Его уход – это одна из тех редких, по-настоящему невосполнимых для всей страны утрат, когда говорят: «Ушла целая эпоха». Признанный корифей отечественного театрального и киноискусства, за плечами которого – десятилетия ярчайшей творческой деятельности, Олег Павлович Табаков по праву занял место в сердцах россиян как гениальный актер, тонкий и глубокий режиссер, мудрый и внимательный педагог», – констатировал Рустам Минниханов.

При этом лидер республики заметил, что Табаков всегда вызывал восхищение и как человек – «неугасаемым оптимизмом, увлеченностью своим делом, преданностью искусству и потрясающей работоспособностью».

«Он прожил очень красивую, насыщенную жизнь и оставил нам бесценное наследие – уникальный мир, созданный грандиозным по своей мощи и многогранности талантом Олега Табакова», – добавил Минниханов, упомянув и сыгранные актером роли, и его учеников, и «Табакерку» с МХТ имени Чехова, которые тот возглавлял.

«Таким ярким, щедрым и жизнелюбивым остается он в нашей благодарной памяти. Мы глубоко скорбим, разделяем боль этой тяжелой потери с Вами, со всей семьей, родными и близкими, с коллегами Олега Павловича. Сил Вам и стойкости в эти трудные дни», – завершил свою телеграмму Президент Татарстана.

Олег Табаков скончался вчера в одной из московских больниц на 83-м году жизни. Его похоронят 15 марта на Новодевичьем кладбище.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 616

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>