Грудинин об изучении национальных языков: «Все должно решать общество» / Павел Грудинин: «Урыс теле дә, татар теле дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгел»

140690Родители и учителя должны сами решить, как национальные языки будут изучаться в школах. Об этом сегодня на встрече с представителями общественности в ДК им. Ленина заявил кандидат в президенты РФ от партии КПРФ Павел Грудинин.

«Все должно решать общество. Ни в коем случае нельзя командовать. Нельзя насаждать русский язык, нельзя насаждать татарский язык. Люди сами должны принять решение, и тогда все наладится», — сказал Грудинин.

Он привел в пример ситуацию в Финляндии, на которую он ориентировался, создавая школу в совхозе им. Ленина. Там, по его словам, в каждой школе родители и учителя принимают решение о том, какие языки будут в ней изучаться.

Кандидат в президенты РФ подчеркнул, что малым народам надо предоставлять возможность развивать свою культуру, язык и традиции.


business-gazeta.ru

* * *

Русия президенты вазифасына КПРФтан тәкъдим ителгән эшмәкәр Павел Грудинин Казанда үз тарафдарлары белән очрашуда чыгыш ясап, урыс теле дә, татар теле дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгел диде.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда йөзләрчә кеше катнашында узган очрашуда Грудинин, Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе турында сорауга җавап биреп, Финляндия мисалын үрнәк итеп китерде.

«Финляндиядә ата-аналар хәл итә. Әгәр мәктәптә швед телен уку өчен тавыш бирсәләр, барысы да швед телен өйрәнә. Теләмәгән кеше башка мәктәпкә китеп бары фин телен генә өйрәнә. Җәмгыять үзе хәл итәргә тиеш, өстән фәрман белән эшләнергә тиеш түгел. Урыс теле дә, татар теле дә, башка бер тел дә мәҗбүри укытылырга тиеш түгел. Кайсы телне өйрәнүне кешеләр үзләре карар итәргә тиеш. Шул вакытта барысы да җайланачак. Бу турыда бәхәсләшергә кирәкми диде», Грудинин.

Очрашу башланыр алдыннан мәдәният сарае бинасы каршында «Русия коммунистлары» фиркасенең 50ләп активисты Грудининга каршы пикет уздырды. Алар кулларына «Грудунин! Халыкның башын бутама!!! Үз намзәтеңне кире ал!», «Грудинин өчен КПРФка оят», «Олигарх Грудинин КПРФ проектын ябачак», «Татарстанда лыгырдыкларга тавыш бирмиләр», «Ленин: хакимияттәге бай баю турында гына уйлый. КПРФ Ленинга каршы фиркаме?», «Хакимият халыкка булсын, миллиардер Грудининга түгел» дигән плакатлар күтәргән иде.

Русиядә 18 мартта узачак президент сайлауда намзәт буларак Владимир Путин, Павел Грудинин, Ксения Собчак, Владимир димир Жириновский, Григорий Явлинский, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Сергей Бабурин теркәлде.

azatliq.org/a/29096766.html

Просмотров: 819

3 комментариев

  1. Мәктәптә мәҗбүри программа булырга тиеш бит инде. Алайса, математика, физиканы да теләк буенча укытыргамыни? СССРдагы кебек стандарт кирәк, ләкин дәреслекләр милли телләрдә булсын. Мин совет заманында татар мәктәбен бетердем, ул миңа бернинди кимчелек бирмәде тормыш иткәндә.

  2. Изучение национального языка НЕ компетенция учителей или родителей а ОБЯЗАТЕЛЬНО для всех кто себя считает той или другой национальности, на своих национальных территориях и по возможности в местах КОМПАКТНОГО проживание в других территориях .. Это ОЧЕВИДНОЕ, САМО СОБОЙ разумеющиеся ИСТИНА.. Всякая другая отговорка предполагает АССИМИЛЯЦИЮ со стороны…

    • Полностью согласен с Вами, Сардар! Ваше мнение в целом соответствует и нормам международного права. Например, ЕВРОПЕЙСКАЯ ХАРТИЯ*
      региональных языков или языков меньшинств (* Хартия подписана Россией 10 мая 2001 года).
      Но, к сожалению, в России сейчас жизнь определяется не законами России, и даже не международным правом, признаваемом Россией, а оговорками Путина.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>