Канал за миллион: как ДУМ Татарстана учит тележурналистов работать «ради Аллаха» / «Хозур ТВ» сәясәткә тыкшынмаячак»

86057fd10c23fe51Духовное управление мусульман Татарстана обзавелось своим двуязычным медиапроектом

1 марта в Татарстане началась тестовая трансляция мусульманского телеканала «Хузур ТВ». Стезя для ДУМ РТ и «Таттелекома» новая, поэтому шаги делаются осторожные, но с замахом на долгий путь. Накануне руководители муфтията и компании-провайдера рассказали о потраченном миллионе, наборе сотрудников и целевой аудитории. Подробнее — в материале «Реального времени».

«Надеюсь, вы не будете нас сильно ругать»

1 апреля Духовному управлению мусульман Республики Татарстан и ПАО «Таттелеком» будет не до смеха. Со следующего месяца начнет полноценное кабельное вещание мусульманский телеканал «Хузур ТВ».

К этому времени 300 тысяч домохозяйств республики смогут его смотреть круглосуточно. На сегодняшний день уже 150 тысяч абонентов смотрят его через сеть IPTV «Таттелекома». Тестовое вещание началось 1 марта. В итоге, по словам директора компании по маркетингу Александра Смирнова, около полумиллиона домохозяйств получает возможность смотреть программы и фильмы, предоставленные сотрудниками муфтията.

Канал доступен в пакетах «Базовый» (ежемесячная плата — 270 рублей) и «Оптима» (119 рублей).

Отвечая на вопрос корреспондента «Реального времени», Смирнов сообщил, что на сайте huzurtv.ru и через отдельное мобильное приложение канал будет дублироваться.

Напомним, этот проект создан в рамках соглашения, подписанного руководителями муфтията и IT-компании.

Во время пресс-конференции, посвященной запуску «Хузур ТВ», присутствующим продемонстрировали трансляцию телеканала. На большом экране в течение минуты муфтий Татарстана Камиль Самигуллин читал проповедь.

— Мы хотим охватить людей от 5 до 95 лет. Будут передачи и для взрослых, и для детей. Это не только вагазы (проповеди), будут фильмы на русском и татарском языках, передачи. У нас есть что показать. Надеюсь, вы не будете нас сильно ругать. На русском языке сейчас у нас программ очень много. Мы намерены нарабатывать контент на татарском языке. Пока будем выдерживать 50 на 50, — рассказал председатель ДУМ РТ Камиль Самигуллин во время встречи с журналистами в «Татар-информ».

86057fd10c23fe51Потрачено 1 млн рублей

Телеканал создан с целью просвещения, популяризации духовно-нравственных ценностей, воспитания толерантности. По мнению муфтия, новый информационный ресурс сможет разоблачать идеи религиозных сект (к коим он отнес ваххабитов и членов запрещенной организации «Хизб-ут-Тахрир») и помогать воспитывать патриотический дух.

Свидетельство о регистрации СМИ уже оформлено, лицензия на телевещание получена, организована студия производства программ. На YouTube канал подписано 170 тысяч человек.

Как рассказал директор издательского дома «Хузур», советник муфтия по информационной политике Ришат Хамидуллин, сегодня над проектом работают 12 человек, журналисты и технические работники. В ближайшее время он намерен увеличить количество персонала и привлечь еще 10 специалистов. Ведется закупка оборудования (видеокамер и компьютерной техники), декораций для студии.

На вопрос корреспондента «Реального времени» о бюджете, Хамидуллин попытался ответить уклончиво: «Сотрудники работают «ради довольства Аллаха». Зарплаты у них средние по республике».

Наш журналист снова задал вопрос, попросив уточнить, много ли средств потрачено на сегодняшний день?

— На сегодняшний день потрачено около миллиона рублей, — сообщил Ришат хазрат.

Совместный контент

Телеканал запускался не с целью зарабатывания денег, уверяет директор «Хузура». Однако в перспективе, возможно, будут и рекламные вставки. Этот вопрос пока глубоко не прорабатывался.

Аналогичный мусульманский ресурс «Алиф ТВ», транслирующий передачи в интернете, Хамидуллин не считает своим конкурентом. По его словам, «чем больше мусульманских передач, тем лучше». Тем не менее следует нарабатывать татарскую часть.

— К нам уже стала обращаться татарская интеллигенция — писатели, историки — с просьбой дать им площадку. Они хотят делать передачи на татарском языке, — добавил он.

Ришат Хамидуллин рассказал корреспонденту «Реального времени», что телеканал активно сотрудничает с подобными ресурсами из Чечни («Прямой путь имени Ахмада-хаджи Кадырова», Дагестана («Наше национальное телевидение»), Турции, арабских стран. Как правило, коллеги охотно делятся своими фильмами и программами с татарстанцами. Но, по его словам, не весь их контент подходит для татарстанской аудитории.

Напоследок муфтий поблагодарил руководителей казанских телекомпаний ТНВ и ГТРК «Татарстан», которые безвозмездно предоставили свои программы работникам «Хузур ТВ».


«Реальное время».

* * *

Яңа ачылган мөселман телеканалы сәясәттән ерак торачак. Кыерсытылган, төрмәгә утыртылган мөселманнар турында да күрсәтелмәячәк. Әмма «Хозур ТВ» ят дини агымнарга каршы көрәшәчәк, патриотик тәрбияне дә максат итеп куячак.

2018 елның 1 мартында Татарстанның беренче мөселман каналы эшли башлады. Әлегә ул сынау рәвешендә генә күрсәтә. 1 апрельдән исә ул аерым тулы канлы кабель каналы буларак эшлиячәк. Тамашачылар аны “Таттелеком” элемтә операторы ярдәмендә карый алачак. “Оптима” пакетын сатып алганда айлык түләү 116 сумга төшсә (биредә 63 канал, “Хозур ТВ” 36нчы төймөдә булачак), “Базовая” пакетын сатып алучыларга 270 сум торачак (бу очракта 121 канал карарга мөмкин, мөселман каналы 44нче төймәдә урнашачак).

Мөселман телевидениесендә әлегә күпчелек тапшырулар рус телендә бара, ара-тирә татарчасы да бар. “Әлбәттә” проектының татар телендәге лекцияләрен, “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе җитештергән дин тапшыруларын, вәгазьләрен карарга мөмкин. 13 мартта узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин татар телендә тапшырулар аз булуы өчен тәнкыйтьләмәскә үтенде.

“Без ул проблемны беләбез, бу юнәлештә эшчәнлегебезне дәвам итәбез. Татарча тапшырулар санын арттырырга телибез, эфир вакыты бертигез бүленәчәк. Әлеге вакытта аерым татар редакциясен туплау эше белән мәшгульбез. Үз тапшыруларыбыз да булачак. Аларны да арттырабыз. Хәзергә Чечнядагы “Прямой путь” мөселман каналы безгә үзенең тапшыруларын бирә, Иран, Төркиядәге кардәшләр белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Кемдер дини тапшырулар, кемдер балалар өчен мультфильмнар белән ярдәм итте. Барысы да бушлай, Аллаһ ризалыгы өчен дип ярдәм итә. Әле бер генә тапшыруны да сатып алмадык. Мин үзем дә атна саен Гали мәчетендә вәгазьләр, лекцияләр укыйм, аны телевидение аша күрсәтәбез, аның өчен акча алып тормыйм бит инде! Башкалар да шулай”, диде Камил Сәмигуллин.

Сәдака рәвешендә эшләү озакка булырмы соң дигән сорауга барысы да Аллаһ кулында дип җавап кайтарылды. Телеканал булдыру, аны эшләтү – чыгымлы эш. Әмма “Хозур ТВ” нинди акчага яши дигән сорауга төгәл бюджеты да, кемнең ярдәм итүе дә ачыкланмады. “Хозур ТВ” телеканалы мөдире Ришат Хәмидуллин Татарстанның мөселман иганәчеләре булыша дип әйтте. Дәүләтнең акчасы юк дип белдерде ул. Алга таба телевидение җиһазлары, декорацияләр дә, компьютер техникасы да алынуы, татар телле көчле коллектив туплау кирәклеге турында да әйтте. Реклам ярдәмендә акча эшләү булачакмы дигәнгә, өмет бар, дигән җавап белән генә чикләнелде.

“Таттелеком” акционерлар җәмгыяте акча эшләү максаты бар икәнен яшермәсә дә, «Хозур ТВ» күбрәк социаль проект булганын әйтте, артык акча эшләп булуга алар ышанмый. Бу хакта матбугат очрашуында катнашкан “Таттелеком” ачык акционерлар җәмгыятенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Александр Смирнов әйтте.

Журналистларга таратылган матбугат релизында “Хозур ТВ”ның максаты – халыкка ислам турында сөйләү, әхлак принципларын популярлаштыру, толерантлыкны тәрбияләү дип язылган. Әмма максатлар моның белән генә чикләнми. Дини секталарны, ят дин агымнарын фаш итүгә, патриотик тәрбиягә аерым игътибар биреләчәк дип ассызыклана. Азатлык Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллиннан ят дин агымнары белән ничек көрәшергә җыенасыз, телевидениедә патриотик тәрбия биреп әле тупланып бетмәгән аудиторияне туйдырмассызмы, алар качып бетмәсме?” дигән сорау бирде. Мөфти бу өстән кушылган эш түгел дип әйтте, Татарстан Диния нәзарәте күптән ят дин агымнарына каршы көрәшә дип белдерде.

Татарстанда ят дин агымнары артык күп. Аларның активлашуы сизелә

“Ничек көрәшәбез? Әлбәттә, дәгьват белән! Хәнәфи мәзһәбебез турында күбрәк сөйләп кешеләргә диннең дөрес якларын аңлатырга телибез. Без ят дин агымнарына каршы көрәшне моңа кадәр дә алып бардык. Бүгенге көндә бу зур проблем булып тора, ят дин агымнары артык күп. Аларның активлашуы сизелә. Бу – интернет тәэсире. Анда төрле төркемнәр барлыкка килә. Татарстанда берничә төркем бар, аларның идеяләрен ошатучылар да юк түгел, яшьлек максимализмы белән аларга тартылалар. Без ничек моңа күз йомыйк ди?

Патриотик тәрбия бирү дигәндә, ул туган телгә, ватанга мәхәббәт уяту дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Ватанга мәхәббәт иманнан килә”. Шуңа күрә үз ватаныңны, туган йортыңны һәм үз гаиләңне яклау – һәрбер мөселман өчен намус эше булган беренче бурыч. Үз ватаныңны ярату һәм туган илеңә тугрылыклы булуның ачык мисалын Бөек Ватан сугышы елларында Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлев күрсәткән. Ул мөселманнарны туган илне яклап көрәшергә чакырып фәтва чыгара һәм безнең совет дин кардәшләребезнең бергә туплануында зур роль уйный. Фәтва күп телләргә тәрҗемә ителә һәм газеталарда бастырыла, мәчетләрдә укыла.

Патриотик тәрбиядән тамашачыларның куркып качу ихтималы бар. Тамашачы туеп китәргә дә мөмкин, яшьләр кирәк, тиеш дигән әйберләне турыдан-туры кабул итми. Әмма мондый тәрбиянең дә төрле форматлары бар, кешене ялыктырмаган ысулларын табарбыз ”, диде мөфти.

Ришат Хәмидуллин киләчәктә балалар, хатын-кызлар өчен аерым, психология, фән, тарих, гореф-гадәтләргә багышланган тапшырулар булачак дип әйтте. Әмма сәясәткә кермәячәкләре хакында белдерде. “Сәясәт турында тапшыру булмаячак, аның турында бездән башка да сөйләүчеләр шактый, безнең планга керми” диде Ришат әфәнде Азатлыкка.

Шулай ук мөфтидән нахакка рәнҗетелгән, нахакка хөкем ителеп төрмәләргә утыртылган мөселманнар, аларның гаиләләре турында тапшырулар дөнья күрәчәкме, алар ничек якланачак дип кызыксындылар. Камил Сәмигуллин Татарстанда нахакка рәнҗетелгән, төрмәгән утыртылган мөселманнар барлыгын танымады.

“Республикада мөселманнарга карата караш начар түгел, яулык мәсьәләсендә дә кыерсытылу юк. Әгәр дә намуссыз эш итү, кыерсыту бар икән, Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итсеннәр. Әлегә берсе дә яклау сорап килмәде” дип белдерде мөфти.

«Хозур ТВ»ны эшләтеп җибәрүгә 1 миллион сумга якын акча киткән. Тагын күпме акча тотылачагы билгесез.

azatliq.org

Просмотров: 770

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>