Ул яшәргә тиеш, яшәргә!

rebenok-mladenec-son-5706(Әле күптән түгел генә иремнең энекәше туды, бу шигыремне шушы сабыйга багышладым)

Әле туган бала ята
Үзе генә бүлмәдә.
Шушы кечкенә йомгак та
Тырыша бит яшәргә.
 

Әнисе китми яныннан,
Кочасы килә үзен.
Ярдәм сорап бер Ходайдан,
Үткәрә шунда көнен.
 
Аларның көткән баласы,
Бердәнбер өметләре.
Шатлыклы көннәр буласы
Ерактан ук билгеле.
 
Бөтен булган туганнар да
Телиләр бары шуны:
Булмасын бүтән борчулар,
Сөенеп яшик бары!
 

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено