Мәхәллә рәисе исәп-хисап тотты

img_9795Самар Җәмигъ мәсҗидендә исәп-хисәп тоту һәм сайлау җыелышы узды. Утырышта мәсҗид, мәдрәсә биналарында һәм мәсҗид йортында алып барылган хуҗалык эшләре, дини укулар, массакүләм тәрбияви чаралар турында Самар Жәмигъ мәсҗиде рәисе Вәлиәхмәт угылы Җәүдәт Шарапов үзенең исәп-хисап докладында түбәндәгеләрне сөйләде. 

Мәсҗид йортын тәртиптә тоту һәм төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды. Пар казаннары бинасы (котельная) эшкә җибәрелде, ике тәһарәтханә төзекләндерелде, ашханәгә ремонт ясалды, мәсҗид ишекләре алыштырылды, аның йортында балалар мәйданчыгы ясалды. Мәсҗиднең музеен оештыру эшләре тәмамланды.

Янгынга каршы сигнализацияләр куелды. Чисталыкны булдыру өчен өмәләр үткәрелә.

Мәсҗиднең төп вазыйфасы – халыкны дингә чакыру, мөселманнарның дини гыйлемен үстерү, дини йолаларны саклау. Бу юлда күп эшләр башкарыла. Хатын-кызлар өчен оештырылган дини укулар аеруча уңышлы бара. Анда белем алучыларның саны 300 кешедән арта. Ир-атлар өчен кичке укулар алып барыла. Шимбә-якшәмбе көннәрендә төрле яшьтәге кешеләргә белем алу өчен аерым төркемнәр оештырылды.

Балалар өчен “Лучики” исемле интеллектуаль түгәрәк эшли башлады. Биредә милли тәрбиягә зур игътибар бирелә.

Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре, Гаетләре оешкан һәм тантаналы төстә үтәләр. Ифтар мәҗлесләре һәм башка дини мәҗлесләр оештырыла.

img_9795Мәсҗидтә исем кушу, никах уку кебек дини йолалар үткәрелә.

Нур” мәдрәсәсендә укучы шәкертләргә тулы мөмкинлекләр тудырыла.

Корбан чалулар тулы тәртип буенча алып барыла. Анда өстәмә уңайлыклар булдыру күздә тотыла.

Доклад тәмамлаганнан соң, баш бухгалтер Мөхтәсим Үзбәков финанс мәсьәләләр, керем-чыгымнар буенча хисап тотты.

Ревизия комиссиясе рәисе Таһир Мамышев халыкка бухгалтерия эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

Җыелышта каралган чираттагы мәсьәлә — мәсҗид Советына мөтәвәллият әгъзаларын сайлау булды.

Болар:

Вагыйз угылы Талип Яруллин,

Вәлиәхмәт угылы Җәүдәт Шарапов,

Рәфгат угылы Радик Газизов,

Зәкәрия угылы Али Сөләйманов,

Әхмәдулла угылы Җәмил Вәлиуллин,

Туктаргали угылы Рифгат Хуҗин,

Мидхәт угылы Минәхмәт Хәлиуллов,

Әхмәдулла угылы Наил Сөләйманов,

Афзал угылы Мөхтәсим Үзбәков,

Нәбиулла угылы Рәшит Фәхретдинов,

Хәйдәр угылы Наил Мортазин.

Контроль-ревизия комиссиясенә түбәндәгеләр сайланды:

Гобәйдулла угылы Таһир Мамышев,

Хәбибулла угылы Газизҗан Сафиуллин,

Сөнгатулла угылы Әнвәр Гыйззәтуллин.

 

Фәрид ШИРИЯЗДАН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1267

Комментирование запрещено