Ялгыз мәктәп

news_10112015_172248Буш мәктәпнең коридоры буйлап
Бер мөгәллим килә. Данлыклы.
Авыр итеп аяк атлаганы
Сискәндерә моңсу тынлыкны.
 
Ул үзе дә уяналмый кебек
Ниндидер бер шомлы төшеннән,
Югыйсә бит бәйрәм булмаганын
Барысы да күптән төшенгән.
 

Ә ул һаман ышаналмый әле
Җиз кыңгырау тынып калганга,
Ул укыткан балаларны бүген
Башка җирдә каршы алганга.
 
Менә-менә ишек ачылыр да
Дәррәү керер кебек балалар…
Тик беркем юк, күпме көтсә дә ул,
Бүлмәләр буш килеш калалар.
 
Бер ялгызы мәктәп буйлап йөри,
Бораулыйлар миен сораулар,
Һич кенә дә җавап таба алмый,
Аның монда ни гаебе бар?
 
Ничек болай килеп чыкты әле?
Нигә булмый берни эшләп?
Кырыгынчы яңа уку елын
Ул каршылый ятим мәктәптә…

Әлфия НУРТДИНОВА.

Татар Әбдекие авылы,

Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1311

Комментирование запрещено