Юбилей

Юбиляр Рөстәм НУРТДИНОВ оныклары Алсу һәм Илназ белән.

Юбиляр Рөстәм НУРТДИНОВ оныклары Алсу һәм Илназ белән.

Җир әйләнә кояш тирәсендә,
Вакыт ага, бер дә тукталмый.
Чәчләргә дә ап-ак карлар яуды,
Күңелем яшь — аңа карамый.

Көч-күәтем һаман арта бара,
Җиңүләрем һәр ел күбәя.
Тәмле ризык ашап-эчкәнгәме,
Әллә инде өзелеп сөйгәнгә.

Алтмыш тулды миңа, гомер уза.
Бурычымны илемә түләдем.
Уналты ел бушлай укыганга
Утыз алты елны эшләдем.

imageКүп җирләрдән, хәтта «Туган тел»дән
Җылы сүзләр, кайнар котлаулар..
Ә шулай да җанны өшетерлек
Җирдә мәрхәмәтсез җаннар бар.

«Башта сыйла, аннан карарбыз», дип
Күзләремә карап әйттеләр.
Тагы бер кат агулы ук белән
Йөрәгемә терәп аттылар.

Тормыш юлы чокыр белән тулы,
Борылышлар кинәт, үрләре.
Кара көчләр аяк чалсалар да,
Ак көчләр дә бездә күп әле.

Ә барыбер мин бәхетле кеше.
Әнкәм исән, бөтен туганнар.
Укучылар миңа «бабай» дими,
«Абый диеп кенә дәшәләр.

Ходаемнан бары шуны сорым:
Исәнлек бир, көч бир эшләргә.
Яшь буынны юлда адаштырмый,
Алып менер өчен үрләргә.

поздравление

Рөстәм НУРТДИНОВ.

                                               Денис авылы,
Шенталы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

“Самар татарлары” медиа-порталында хәбәрләре белән уртаклашып торучы Рөстәм Әнәс улы НУРТДИНОВка — 60 яшь!

Просмотров: 1894

Один комментарий

  1. Нуртдинову Рустаму Анасовичу 10 марта исполнилось 60 лет.
    Только в 2017году:
    Он стал обладателем золотого знака Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса готов к труду и обороне 9 ступени.
    Участвовал в Всероссийских соревнованиях по лыжным гонкам » Лыжня России».
    Завоевал 11 призовых мест в областных соревнованиях по лёгкой атлетике( бег),гирям, борьбе на поясах и в областном фестивале ВФСКГТО.
    Занял 2 место в Всероссийской акции «Спорт-альтернатива пагубным привычкам» в номинации «Ведущий за собой» на окружном этапе.